Мәшһүр татар авыллары: Татар Каргалысы (Каргалы бистәсе, Сәгыйть бистәсе)
Оренбург өлкәсендәге бу авыл 1744 елда Оренбург крае наместнигы И.И.Неплюев карары белән Урта Азия һәм Шәрекъ илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу максатында нигезләнә. Монда Казан губернасыннан татар сәүдәгәрләре күченеп утыра башлый. Баштарак, беренче нигез салучы Саба ягы кешесе Сәгыйть Хәялин исеме белән, Сәгыйть бистәсе дип атала. 1897 елда бистәдә 13 меңнән артык кеше яшәгәне билгеле. Халкы һөнәрчелек, сәүдә, игенчелек белән шөгыльләнгән.
Бистә үз чоры өчен Оренбург ягы татарларына мәдәни мәркәз ролен үтәгән. Монда бай татар сәүдәгәрләре катлавы яшәгән, шунлыктан мәктәп-мәдрәсәләр ачу, мәчетләр салдыру да киң колач алган. 20 гасыр башында авылда 10 мәчет булган, алар каршында мәдрәсәләр, шул исәптән, татар дөньясында дан казанган уку йортлары эшләгән.
Каргалы мәдрәсәсендә булачак атаклы мөгалимнәр, дин әһелләре, язучылар – Г.Утыз-Имәни, Ә.Каргалый, Г.Рахманколый, Һ.Салихов, Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуат, мөфтиләр – М. Хөсәенов, Г.Габрәхимов, Г.Сөләйманов һ.б. укыганнар, «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салучы сәүдәгәр Хөсәеновлар яшәгән.
Бүген Татар Каргалысы элекке традицияләрне саклап үсеш алган алдынгы, төзек авыллардан санала. Музыка һәм спорт мәктәпләре, «Эра» иҗади коллективы эшли. Үзләренең «Урал бройлеры» исемле кошчылык фабрикасы бар. Игенчелек белән берничә фермер хуҗалыгы шөгыльләнә, «Каргалинская» токымлы мөгезле эре терлек селекциясе буенча эш алып барыла, халык шәхси эшмәкәрлек белән мәшгуль. 1500 хуҗалыкта 5 мең тирәсе кеше яши. Куш-Манара (1749), Ак мәчет, Ас-Сәлам мәчетләре авылга ямь өсти.
Авыл читендәге иске зиратта тарихи истәлекләр – дөрбәләр, кабер ташлары авылга Казан арты, Уфа, Бәләбәй, Касыйм, Сембер якларыннан һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, мөгаллимнәр күченеп килгәнлеген раслый.