Письма с фронта. К 80-летию Великой Победы
Поэт Мухаммед Хабибуллович Садретдинов (Мухаммед Садри) родился в 1913 г. в г. Казани. Окончил школу ФЗО, работал на заводе им.М.Вахитова слесарем, был рабочим корреспондентом многотиражной газеты. В 1935 г. окончил Московский институт театрального искусства, работал научным сотрудником кабинета музыкального фольклора в Управлении искусств при СНК ТАССР. В годы Великой Отечественной войны воевал в артиллерийских, танковых, автотранспортных частях. После ранения служил военкором фронтовой татарской газеты «Ватан намусы өчен». Участвовал в боях за освобождение Польши, Чехословакии, Румынии, Венгрии, во взятии Берлина. Награжден орденом Красной Звезды, медалями.
9 мая 1945 года оставил на рейхстаге надпись: «Мы дошли до Берлина победителями!» и подписался от имени всех сотрудников газеты. На берегах р.Тисса (Венгрия) написал стихотворение, посвященное жене Махруй:
Исендә тот, бәгърем! Маһруйга
Кошлар очып җитмәс җирләрдән,
Тисса җәелеп аккан илләрдән,
Сәламемне, иркәм, кабул ит
Туган илгә искән җилләрдән.
Дулкынласа Идел иртән-иртүк,
Назлы җилләр искән чагында,
Дулкынлана, диген, иркәм, иртүк,
Мине уйлап, Тисса янында
Сайрар кошлар әгәр моңланып
Тал тибрәтсә кояш нурында,
Солдат, солдат, шулай сызланып
Җырлый, диген, дусты турында.
Тәрәзәңнән назлы җил кереп
Иркәләнсә алсу битендә,
Сагынуымны, җаным, шуннан белеп
Исендә тот мине, исендә!
***
Мин Берлинны алдым
Юаш кына малай идем,
Чебен дә үтермәдем,
Усал кеше булырмын дип,
Уйга да китермәдем.
Ярата идем шау-шулы
Язгы сабан туйларын,
Мәш килгән кырмыскаларны,
Яшел Идел буйларын.
Осланның тавына менеп,
Иделгә карый идем,
Пароходлар, көймәләрне,
Салларны саный идем.
Иртән үк Идел өстеннән
Таралып беткәч томан,
Күренә иде Казаным
Миңа зур завод сыман...
Сокланып күзәтә идем
Ял иткән минутларда
Ак күбәләкләр очуын
Зәңгәрсу болытларга...
Балалар йортыннан чыккан
Бер юаш бала идем,
Үлгән песине күрсәм дә
Гаҗәпкә кала идем.
Үзгәреп киттем кинәт мин:
Булдым ут, булдым болыт,
Яшеннәр кебек яшьнәдем,
Күкрәдем күкләр булып.
Якладым Мәскәү җирләрен
Янар утларга кереп,
Җан тетрәде фашист дигән
Шакшы ерткычны күреп.
Дошманга утлар яудырып,
Сугышта усалландым,
Әсир һәм кол булмас өчен
Берлин каласын алдым.
«Казан» исемен язып куеп
Рейхстаг диварына,
Ашкындык танк өстендә
Прага юлларына.
Җиңеп кайттылар Иделнең
Ир-егет агайлары;
Сезгә булсын якты дөнья,
Илебез малайлары.
Курку белмәс солдат булдым
Дошманның өннәрендә...
Тагын тыныч төзүче мин
Туган як җирләрендә!