Э.Х. Кадирова
ДИАЛЕКТОЛОГ ГАЛИМӘ
(Зидә Садыйкова тууына 90 ел булу уңаеннан)
(мәкаләдән өзек)
📜Зидә Рәшит кызыСадыйкова оренбург татарлары сөйләшен өйрәнә, «Татар теленең диалектологик сүзлеге»н (Казан, 1969, 643 б.) төзүдә автордаш буларак катнаша. «Урта Идел буеһәм Урал төбәге татар сөйләшләренең атласы» (I, II томнар) исемле зур хезмәттә Зидә Садыйкованың лаеклы өлеше бар. 2008 елда басылган ике китаптан торган «Татархалык сөйләшләре» (авторлар коллективы: Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова, З.Р.Садыйкова, Р.С.Барсукова) җыентыгында аның оренбург сөйләшләре төркеме, шулай ук камышлы, темников, мәләкәс, шарлык, чүпрәле
сөйләшләре хакында тирән эчтәлекле мәкаләләре урын ала.
📜З. Садыйкова ТӘһСИдә 46 ел эшләү дәверендә иллегә якын экспедициядә катнаша. Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Киров, Оренбург, Пермь, Ульяновск, Түбән Новгород, Новосибирск һәм Төмән өлкәләрендә йөреп, анда яшәүче татарлар сөйләшләренә кагылышлы материаллар туплый.
📜Борынгы заманнардан ук кешелек җәмгыятендә озынлыкны, авырлыкны, күләмне, зурлыкны билгеләү өчен үлчәү берәмлекләре булган. Хәзерге татар әдәби телендә кулланылышта булган, шулай ук борынгы язма истәлекләрдә, сүзлекләрдә теркәлгән, татар сөйләшләрендә сакланып калган үлчәү атамалары турында Зидә Садыйкованың «Татар сөйләшләрендә кайбер озынлык үлчәме берәмлекләре», «Тукучылык белән бәйләнешле
озынлык үлчәме атамалары», «Татар телендә кайбер авырлык үлчәү берәмлекләре атамалары» кебек мәкаләләрендә кыйммәтле тел материаллары урын ала.
📜Институтта эшләвенең соңгы елларында З.Р. Садыйкова татар әдәби телендә һәм татар сөйләшләрендә йорт-каралты һәм хуҗалык инвентарьлары атамалары турында монографик эзләнүләр алып бара. Аның бай фактик материалга нигезләнеп язылган «Названия родника, колодца и пруда в татарских говорах (Татар сөйләшләрендә
чишмә, кое һәм буа атамалары)», «Понятия «улица» и «двор» в татарских говорах (Татар сөйләшләрендә «урам» һәм «ишегалды» төшенчәләре)», «Татар телендә капка» төшенчәсе һәм аны белдерә торган сүзләр» һ. б. мәкаләләре Институтның төрле елларда басылган җыентыкларында дөнья күрә.
📜Галимә 2003 елда «Названия хозяйственных построек и инвентаря (Татар телендә йорт-каралты һәм хуҗалык инвентарьлары)» исемле монографиясен рус телендә бастыра. Татар материаль мәдәниятенең шактый зур катламын тәшкил иткән бу тематик төркем татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре үзенчәлекләре һәм тарихи тәҗрибәсе белән тыгыз бәйләнгән. Китапта татар телендә һәм сөйләшләрендә кулланылган йорт-каралты һәм хуҗалык инвентарьлары лексикасы тәкъдим ителә.
📜Автор диалектологик һәм лексикологик экспедицияләрдә тупланган биш йөздән артык сүзне, сөйләшләрдәге фонетик вариантларын, алардан ясалган кушма сүзләрне үз эченә алган бай материалга синхрон һәм диахрон аспектларда якын килә: иске татар язма әдәби теле истәлекләреннән, хәзерге татар теле һәм башка төрки, төрки булмаган телләрдән мисаллар белән чагыштырып, әһәмиятле нәтиҗәләр ясый. Мәсәлән, урам һәм аның аерым өлешләре төшенчәләрендә йөргән сүзләрне өйрәнү барышында Зидә Садыйкова бу төркем лексиканың (урам, тықырық, тыгырык, оч, чуқ, аймақ, аумақ, аумак, төбәк, җыйын, курмыйш, кисәк, атау, канат, аwыл, улча) халыкның тарихы, этнографиясе, тормыш-көнкүреше белән бәйле икәнлеген ассызыклап, тарихчы, этнограф галимнәрнең дә хезмәтләренә мөрәҗәгать итә, сүзләрнең этимологиясенә туктала, монгол, төрки, фин-угор телләрендә очраганлыкларына мисаллар китерә, татар сөйләшләрендә кулланылу ареалларын ачыклый.
Материал галимәнең тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге турында «Фәнни Татарстан» журналының 2 санында (2025 ел) басылган ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Энҗе Кадирова мәкаләсеннән алынды.