27.04.202512:18
Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Зөһрә СӘХӘБИЕВАны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Ягымлы тавышы, моңлы җырлары белән халкыбызны гел сөендереп торсын!
Ә сез Зөһрә Сәхәбиеваны яхшы беләсезме? Дөрес җавапларны билгеләп, үзегезне тикшереп карагыз әле 👇👇👇

26.04.202510:58
Бүген Камилә Вәлиеваның туган көне! Аңа 19 яшь тулды🎊
26.04.202504:43
Туган тел көне белән!
Бөек Тукаебызның туган көне бүген!
Сердечно поздравляю с Днем родного языка и 139-летием со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая!
Бөек Тукаебызның туган көне бүген!
И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле!..
Сердечно поздравляю с Днем родного языка и 139-летием со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая!

22.04.202511:40
Татар милли элементларыннан файдаланып эшләнгән күлмәк үрнәкләре.
«Азат хатын» журналы. 1958 ел.
#Сөембикәжурналыархивыннан
«Азат хатын» журналы. 1958 ел.
#Сөембикәжурналыархивыннан

21.04.202508:04
Әтисенә охшаган кыз бәхетле була, диләр.
😍
😍
17.04.202511:25
Карагыз әле нинди шәп коллаборация!
Николай Николаевич Дроздов Казан марафоны дөньясына алып керә😍👍

27.04.202511:05
Кайгылы хәбәр
Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат. Аңа 77 яшь иде.
Туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

25.04.202518:25
Ана мәхәббәте – бәхетле тормышның нигезе. Әнинең кызына яратып әйткән сүзләре аның хәтерендә җуелмас. Ул сүзләр ышаныч тудыра, авыр минутларда тормыш сынауларында ярдәм итә һәм җылыта.
Бүген кызлар көне. Шул уңайдан матур эчтәлекле сүзләр бирергә булдык:
«Син минем матур кызым!»
«Син булганга, мин бик бәхетле!»
«Бервакытта да үзеңне башкалар белән чагыштырма!»
«Син – минем горурлыгым...»
«Әти-әни йортында сине һәрвакыт аңларлар һәм көтәрләр».
Кызларыгызга бу сүзләрне әйтергә онытмагыз.❤️

22.04.202509:52
Руслан Кираметдинов сөйгәне белән төшкән фотосын урнаштырган.
Нинди матур пар!😍
Нинди матур пар!😍

18.04.202509:36
Көнне матурлый торган вак нәрсәләр бар... Тик, туктап, күрә белергә генә кирәк… Мәсәлән, язгы бөреләр арасында тирбәлгән кечкенә генә курчакны...

17.04.202511:08
Бүген Халыкара каһвә көне!

26.04.202519:55
Казанда кар ява…

26.04.202509:41
Бәйрәм башлана
Яңа Камал театры бинасында Татарстанның рәсми булмаган гимны яңгырый.

25.04.202512:45
Фәхрутдинова Луиза Фәгыйм кызы. Эскиз.
«Астрахан татары хатыны». XIX гасыр урталарындагы шәһәрнең күренекле заты.
XIX гасыр уртасы – XX гасыр башы татар халкының төрле этнотерриториаль төркемнәре киемнәрен реконструкцияләүгә багышланган эскизлар сериясеннән.
Светлана Владимировна Суслова (этнограф) материаллары нигезендә.
Казан шәһәре, 1995 ел.
Саклану урыны: Казан шәһәре музей комплексы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре).

22.04.202508:19
Каһвә – күпләр ярата торган эчемлек. Әмма аны артык кулланганда, ул йөрәк тибешен ешайта, йокысызлык, борчылу кебек проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, зыянны киметү өчен, түбәндәгеләрне истә тоту мөһим.
👉Каһвәне ашар алдыннан түгел, ашаганнан соң гына эчегез. Ач карынга каһвә ашказаны кислотасын арттыра, ә ул ашказаны-эчәк трактына зыян сала дигән сүз.
👉Су белән тигезләгез. Һәр чынаяк каһвәгә җавап итеп, бер стакан гади су эчегез — бу организмны сусызлыктан саклый.
👉Көненә 1-2 чынаяктан арттырмагыз. Йөрәк һәм нерв системасына зыян китермәс өчен, бу иң куркынычсыз күләм.
👉Көндезге 3 тән соң эчмәскә тырышыгыз. Каһвә йокыга тәэсир итә, ә яхшы йокы — сәламәтлек нигезе.
👉Сөт өстәп эчсәгез, ашказанына җиңелрәк була. Ләкин лактозага сизгерлек булса, бу да уңай килмәскә мөмкин.
👉Каһвәнең сыйфатлысын сайлагыз. Арзан, эшкәртелгән каһвә организмга тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин.
Иң мөһиме — чаманы белү. Каһвә үзе начар эчемлек түгел, тик артык күп булса — файда урынына зыян китерергә мөмкин.
Сәламәт булыгыз!

17.04.202515:38
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Г. Тукай премиясен яшьләргә бирергә, яшь буын арасында танытырга кирәк дип саный.
Сез ничек уйлыйсыз? Кемгә бирер идегез?
Сез ничек уйлыйсыз? Кемгә бирер идегез?

16.04.202507:37
Түбән Кама татар дәүләт драма театры премьерага әзерләнә.
Апрель ахырында театр сәхнәсендә Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» спектакле куелачак. Аны театрның яңа баш режиссеры Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә.
«Борһан йорты» – гаилә язмышы аша татар фаҗигасен сурәтли торган тирән эчтәлекле драма.
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов «Борһан йорты»н Илгиз Зәйниевнең иң көчле әсәрләренең берсе дип саный.
Актер Юра Павлов спектакльнең тирән эмоциональ йогынты ясавын билгеләп үтә:
«Бу спектакльгә шәхсән үзем шикләнеп алынган идем, чөнки ул тормыш баткаклыгы турында. «Матурлык алырга килгән идем, чирләп кайтып киттем», – дип әйтер тамашачы дип уйладым. Тәрбияви роль уйный торган, бик тетрәндергеч әсәр. Мәхәббәттә яшәргә кирәклеген аңлата ул», – ди ул.
Сезон ахырына кадәр труппа тагын бер премьера тәкъдим итәргә җыена — Айдар Җәббаров режиссурасында Таһир Таһировның «Галия» әсәре сәхнәләштереләчәк. Спектакль сугыш темасына мәхәббәт күзлегеннән карау булачак.

26.04.202515:05
26 апрель — Тукай көне.
Бүген — халкыбызның йөрәгендә тирән эз калдырган бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу көне.
Ә Тукай бүген арабызда яшәсә, безнең белән аралашса?
Габдулла Тукай белән интервью үткәрергә булдык (ясалма интеллект безгә булышты).

26.04.202508:27
❗️Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле

23.04.202510:40
21.04.202514:20
Авыл авазлары күңел төпләреннән чыккан сагыну сыман...
видео: Гөлүсә Закирова
видео: Гөлүсә Закирова

17.04.202513:30
Энҗе Кадыйрова блогыннан

15.04.202511:36
Өчпочмакны матурлап бөгәргә яратасызмы?😍
显示 1 - 24 共 73
登录以解锁更多功能。