Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ avatar

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал
TGlist 评分
0
0
类型公开
验证
未验证
可信度
不可靠
位置Росія
语言其他
频道创建日期Трав 07, 2020
添加到 TGlist 的日期
Лют 10, 2025
关联群组

记录

08.03.202523:59
1.7K订阅者
29.03.202523:59
300引用指数
06.02.202501:21
7.6K每帖平均覆盖率
19.04.202513:18
0广告帖子的平均覆盖率
07.03.202523:59
9.43%ER
05.02.202510:41
464.84%ERR

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ 热门帖子

Ләйлә Вәлиуллина СТС каналындагы «Батыр уеннары» шоуда күктә әйләнүче бүрәнәдә бер сәгатьтән артык тоткарланып, гаҗәеп ныклык күрсәтте!

Ул тагын бер кат татар хатын-кызының чын көч-егәрен һәм чыдамлыгын исбатлады!

Без горурланабыз! Ләйләгә яңа үрләр яулауны телибез!
Бүген Халыкара каһвә көне!
Кадыйр Сибгатуллин

Әни

Тавышлары булмаса да,
әллә каян ишетәм:
аяк очларына басып
керә әни ишектән.

Уянмасын ди ул мине,
таң йокысын бүлмәсен.
Күзләремне йомып ятам,
уянганны күрмәсен.

Куанып ятам әнинең
исән-сау көннәренә.
...Аяк очларына басып
су сибә гөлләренә.


Атасы, дип, балалар, дип,
үзе дә сизми бугай,
аяк очларында йөрде
гомере буе шулай.

Тыңлап ятам: мин әнинең
бар гомерен ишетәм.
...Аяк очларына басып
чыга әни ишектән.
14.04.202509:31
Ләйсән Гыймаевадан тәмле һәм җиңел «тәмлүшкә» рецепты!

Сезгә дә ошар дип уйлыйбыз — әзерләве бик җиңел!

Кирәк булачак:

Камыр өчен:
– 2 кап 5% лы эремчек;
– 1 йомырка + 1 йомырка агы;
– 2 аш кашыгы шикәр;
– 1/3 чәй кашыгы тоз;
– 1/2 аш кашыгы ванилин;
– 1/2 чәй кашыгы разрыхлитель,
– 100–150 г дөге оны.

Эчлек өчен:
– 200 г грек йогурты;
– 1 аш кашыгы шикәр пудрасы (тәменә карап артыграк та салып була);
– 1 йомырка сарысы;
– Теләсә нинди туңдырылган җиләк (мәсәлән, көрән җиләк).

Әзерләү тәртибе:

Эремчекне, йомырканы, шикәрне, тозны, ванилинны, разрыхлительне һәм онны болгатып, йомшак камыр ясыйбыз.
Камырдан шариклар ясап, онга батырабыз һәм уртасында азрак уемтык ясыйбыз.
Эчлекне әзерлибез: йогурт, пудра шикәрне һәм йомырка сарысын бутыйбыз.
Камыр чокырларына йогурт массасын салабыз, өстенә җиләк тезәбез.

180–200 градуслы мичтә 20–25 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!
Ураза гаете көнне Казанда җәмәгать транспортының эшләү тәртибендәге үзгәрешләр.

Ураза гаете көнне Казанда җәмәгать транспорты эшендә үзгәрешләр көтелә. Иртәнге сәгать биштән түбәндә күрсәтелгән шәһәр транспорт маршрутлары эшли башлый.
Автобуслар: 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91.
Троллейбуслар: 1, 2, 12;
Трамвайлар: 5 һәм 5а.
Мөнәсәбәтләрдә салкынлык башланса...

Психолог Зиләрә Бережных киңәшләре

1. Үзара ераклашу – табигый күренеш. Сез һәм сезнең теләкләр, мәхәббәт телегез, карашларыгыз үзгәрә.

2. Вакыт үтү белән хисләрне белдерү ысулы үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, элек җылы сүзләр сезне сөендерсә, хәзер игътибар, бүләкләр һәм бергә вакыт үткәрү мөһимрәк.

3. Кайвакыт партнерлар бала һәм ата-ана роленә керә. Ә бу ара салкынаюга китерә.

4. Партнерыгыз өметегезне акламый икән, бу канәгатьсезлеккә китерә. Ләкин нәкъ шушы мизгел бер-берегезне битлекләрсез күрергә мөмкинлек бирә.

5. Үпкәләмәгез. Сөйләшмичә йөрисез икән, ике арада салкынлык тагын да көчәячәк.

6. Ихлас, ачыктан-ачык, тыныч кына сөйләшегез. Үз хисләрегезне күрсәтергә курыкмагыз.

7. Үзегезгә «нәрсә телим?», «нәрсә үзгәрде?» дигән сораулар бирегез.

8. Яңа чор башлануын кабул итегез. Бу үзгәреш мөнәсәбәтләрегезне үстереп җибәрергә дә мөмкин.
Өчпочмакны матурлап бөгәргә яратасызмы?😍
Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина һәм Виктория Барс «Туган як» җырын башкара.

Бу җырның яңача башкарылуы сезгә ошыймы?
Рамазан биремнәре - 27 нче көн

📌 Бүгенге бирем: Өйдәге кирәксез әйберләрне мохтаҗларга тарату өчен әзерләү.

✅ Өйдә кирәк булмаган, әмма яхшы хәлдә булган әйберләрне җыеп алыгыз (кием, китап, уенчыклар һ.б.).
✅ Аларны мохтаҗларга тапшырырга әзерләгез.
✅ Үзегезнең әйләнә-тирәдәге кешеләргә яки игелекле оешмаларга тапшырыгыз.

📖 Бу бирем баланы нәрсәгә өйрәтә?

💖 Мохтаҗларга ярдәм итү һәм шәфкатьлелек сыйфатын тәрбияли.
🤲 Җитешсезлекләрне күреп, шөкер итәргә өйрәтә.
🌍 Җәмгыятькә файда китерүнең мөһимлеген аңлата.
15.04.202510:31
Дубайда Сабантуй узды. Ул дүрт мең ярымнан артык кешене җыйды.
10.04.202510:41
37 ел бергә…
Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов - татар эстрадасының иң матур парларның берсе.😍
Балык Бистәсе кызы «Авыл гүзәле» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады!

Яңа Арыш авылында яшәүче Аделина Зиннәтова «Авыл гүзәле» исеменә лаек булды! 🏆

Бу бәйгедә катнашучыларга илнең мәдәни кодын чагылдырган фотосурәт тәкъдим итәргә кирәк иде. Аделина үзенчәлекле образ тудырып, жюриның күңеленә хуш килгән.

🌿 Аделина – табиб һәм укытучы!
Ул кардиохирургия бүлегендә балалар табибы булып эшли һәм 7-11 нче сыйныф укучыларына химия фәнен укыта.

🩺 «Мин йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә сәламәтлекләрен кайтарырга ярдәм итәм. Һәр операция – ул медицина процедурасы гына түгел, ә кеше өчен яңадан тормышка сөенү, яраткан эшләре белән шөгыльләнү һәм якыннары белән вакыт уздыру мөмкинлеге», – ди ул.

Аделинага яңа уңышлар телибез! ✨
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Г. Тукай премиясен яшьләргә бирергә, яшь буын арасында танытырга кирәк дип саный.

Сез ничек уйлыйсыз? Кемгә бирер идегез?
Рамазан биремнәре - 26 нчы көн.

📌 Бүгенге бирем: Берәүне рәнҗеткән булсаң, аннан гафу үтен.

🤲 Гафу итү – күңелне чистарта, дуслыкны ныгыта. Аллаһ Үзе дә гафу итәргә ярата һәм безне дә шуңа өйрәтә:

"Гафу ит, яхшылыкка өндә, наданнардан читләш." (Әл-Әгъраф, 199)

✅ Балагыз белән кичерүнең мөһимлеге турында сөйләшегез.
✅ Кемнедер рәнҗеткән булсагыз – гафу үтенергә өйрәтегез.
✅ Үпкәләрне онытып, күңелләрне чистартыгыз.
Арчага кыш кире кайткан бүген. Иртәдән үк буранлый, диләр.
登录以解锁更多功能。