#цифрлытатар 🖥
Телеграм-каналда үзем өчен яңа рубрика ачып җибәрергә булдым. Бу хештег астында татар телен цифрлы киңлеккә тагын да ныграк кертү буенча фикерләрем белән уртаклашачакмын.
Февраль ахырында без бу темага белгечләр белән җыелып түгәрәк өстәл уздырган идек. Төрле кызыклы фикерләр яңгырады. Шуларның кайберләрен монда язып китәргә булдым.
Татар телле интернет-проектлар өлкәсендә соңгы 10 ел эчендә яңа кызыклы проектлар барлыкка килде. Әмма аларның төп проблемасы – кулланучыларның алар турында белмәве. Моның сәбәбе – проектларга кирәкле дәрәҗәдә упаковка һәм маркетинг җитмәү. Бу мәсьәләне үзгәртү буенча нәрсә эшли алабыз? Барлык татар телле интернет-проектларны бер урынга туплый торган платформа булдырырга мөмкин. Безгә “точка входа в татарский интернет” кирәк. Әлбәттә, мондый сайт-каталог гадәти кулланучы өчен бик кызык булмаска мөмкин. Шулай да, татар теле өчен янып йөрүчеләр, журналистлар бу сайт аша үзләре өчен яңа проектлар ача алыр дип өметләнәм. Ә алар, үз чиратында, әлеге проектларны киң җәмәгатьчелеккә таратырга ярдәм итәр иде.
Һәр проектның упаковкасына да игътибар бирергә кирәк – ул эстетик яктан матур һәм user-friendly булырга тиеш. Әгәр кеше сайтка яки мобиль кушымтага кереп, интерфейсын аңламаса, ул аны кулланмаячак. Әлбәттә, контент сыйфаты да югары булырга тиеш.
Татар телен тулысынча цифрлы киңлеккә актив кулланы өчен 20-30, хәтта 100 генә проект та җитми. Түгәрәк өстәл вакытында татар телле интернет һәм IT-проектлар өчен махсус грантлар бәйгесе кирәк дигән фикергә килдек. Шул ук вакытта «Грантлар фонды күпме булырга тиеш?» дигән сорау туа. Әгәр уртача мобиль кушымта эшләү 3-5 миллион сумга төшә, һәм бер конкурста 20-30 проект катнаша икән, димәк, безгә 60-90 миллион сумлык фонд кирәк дигән сүз. Шул очракта гына татар теле цифрлы киңлектә активрак кулланылачак дип фаразлыйбыз.
Шулай итеп, татар телен цифрлы мохиттә ныгыту өчен дүрт төп фактор: финанслау (грантлар булырга мөмкин), сыйфатлы контент, маркетинг һәм заманча, кулланучылар өчен уңайлы упаковка кирәк дигән фикергә килдек.