25 апрель киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә автомобиль шартлавы нәтиҗәсендә генерал-лейтенант Ярослав Москалик һәлак булган. Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлаткыч куелган машина хәрби узып барганда шартлаган. 2024 елның декабрендә шулай ук Мәскәүдә генерал-лейтенант Игорь Кириллов үтерелгән иде.
🔸Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф очрашуы тәмамланды. Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, сөйләшү «конструктив һәм файдалы» булган. Анда Киев белән Мәскәү арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңарту мөмкинлеге турында сүз барган. Очрашу 3 сәгать дәвам иткән.
🔸Владимир Зеленский белдерүенчә, Киевта 12 кешенең гомерен өзгән ракет — Төньяк Кореяныкы, әмма андагы күпчелек детальләре АКШныкы.
🔸Русия Юстиция министрлыгы "чит ил агентлары" реестрын яңартты. Яңа исемлеккә музыкант Василий Гончаров (Вася Обломов), «Всем Иран» китабы авторы, журналист Никита Смагин, экология активист Владимир Сливяк, журналист Константин Сусолкин (Березин), блогер Дмитрий Чернышев кергән.
🔸Биткоин бәясе 2025 елның 24 февраленнән бирле беренче тапкыр $95 меңнән артып китте. Моны Binance мәгълүматлары күрсәтә.