Реальна Війна

Лёха в Short’ах Long’ует

Україна Сейчас | УС: новини, політика

Мир сегодня с "Юрий Подоляка"

Труха⚡️Україна

Николаевский Ванёк

Лачен пише

Анатолий Шарий

Реальний Київ | Украина

Реальна Війна

Лёха в Short’ах Long’ует

Україна Сейчас | УС: новини, політика

Мир сегодня с "Юрий Подоляка"

Труха⚡️Україна

Николаевский Ванёк

Лачен пише

Анатолий Шарий

Реальний Київ | Украина

Реальна Війна

Лёха в Short’ах Long’ует

Україна Сейчас | УС: новини, політика

Azatlıq Radiosı
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
TGlist рейтинг
0
0
ТипАчык
Текшерүү
ТекшерилбегенИшенимдүүлүк
ИшенимсизОрдуРосія
ТилиБашка
Канал түзүлгөн датаSep 05, 2016
TGlistке кошулган дата
Oct 20, 2024Тиркелген топ

Azatliq Radiosi - фикерләшү
40
Рекорддор
05.04.202523:59
2.6KКатталгандар18.03.202523:59
100Цитация индекси02.04.202523:59
4321 посттун көрүүлөрү15.04.202519:48
4661 жарнама посттун көрүүлөрү19.04.202522:39
22.92%ER02.04.202523:59
16.76%ERR

02.04.202512:17
Башкортча "Һомай" җыры дөнья чартында беренче унлыкка керде
Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры Shazam дөньякүләм чартында беренче унлыкка чыккан. Җыр хәзер җиденче урында һәм, аерым алганда, Леди Гаганың “Абракадабра” җырын да узып киткән. Русия күләмендә “Һомай” беренче урында.
AY YOLA башкаруында бу башкорт җыры социаль челтәрләрне берничә атна элек яулап алды.
Җыр аеруча Казакъстанда популярлык казанды. Шулай да башкорт тел активистлары җырчыны һәм җырны тәнкыйтьләп чыкты. Башкаручының башкорт теле начар, сүзләрне дөрес әйтми дип язучылар да җитәрлек.
Былтыр АИГЕЛның татар телендә "Пыяла" җыры популярлашып киткән иде. Ул дөнья һәм Русия чартларында беренче урыннарга менде

27.03.202507:41
Төнлә Русия Украинага һөҗүмнәрен дәвам итте, 20дән артык кеше яраланган дип белдерә Украина ягы.
Харьков өлкәсендә 18 кеше яраланган, алар арасында балалар да бар, диелә. Бер йорт тулысынча җимерелгән, тагын 12 йортка зыян килгән.
Харьковның үзендә атышлар аркасында 12 яшьлек кыз-бала яраланган.
Днепропетровски өлкәсендә — 4 кеше, Сумы өлкәсендә бер кеше яраланган.
Украина президенты Владимир Зеленский шушы һөҗүмнәрдән соң "Русиягә барган басымны киметү турында сүз алып бару урынсыз" дип белдерде.
Русиянең саклану министрлыгы бүген иртән Русия территориясендә бер украин дроны юк ителгән дип хисап тотты.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты. АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын туктатам дип вәгъдә биргән иде, әлеге вәгъдәсен тормышка ашырырга тырышып ул һәр ике як белән дә сөйләшүләр алып бара.
@azatliqradiosi

01.04.202511:24
Флера Ганиева: хөкүмәт Татар дәүләт һуманитар институтын саклап кала алмады
Татар дәүләт һуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева институт оешмаганлык аркасында милли университетка әйләнеп китә алмады дип саный. Бу хакта ул Интертатка биргән интервьюсында әйткән.
Шулай ук ул хөкүмәт тотынса, бу эшне башкарып чыга алыр иде дип уйлый:
🔸Милли университеты идеясы Татарстан парламентында 1994 елда күтәрелә башлаган иде. Ләкин әлегә кадәр аның тормышка аша алганы юк. Соңгы елларда Мәскәү басымы белән Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту да чикләнде.

"Ул вакытта Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев институт ректоры Васил Гарифуллинга: «Менә бу милли университет булачак, шуңа дип төзелгән бина, шулай дип кабул итегез», – диде. Күз алдына китерегез, нинди мөмкинлекләр, теләкләр бар иде, әмма мөмкинлекнең килеп җитмәгән бер ягы бар иде: милли университетның нигезен салырлык укытучылар коллективы, базасы оешып җитмәгән иде", ди Ганиева.
Шулай ук ул хөкүмәт тотынса, бу эшне башкарып чыга алыр иде дип уйлый:
– Ул вакытта Туфан Миңнуллинга бик үпкәләп йөрдем. «Татар теле» дип сөйләшәсез. Әгәр трибунага чыгып, Һуманитар институтны һичьюгы институт буларак кына да саклап калуны син сөйләгән булсаң, Туфан, бу мәсьәлә кузгалган булыр иде», – дидем. Кызганыч, шул дәрәҗәдә кузгатылмады. «Без яшик әле, безне үстерегез әле», – дип чакыру гына җитми. Ул – хөкүмәт вазифасы, аның бурычы. Без үз бурычыбызны бик теләп дәвам итәр идек. Әле берзаман югарырак дәрәҗәдә бу фикергә кире кайтылыр, дип уйлыйм. Технологлар берзаман гуманитар белем кирәк икәнен аңлар.
🔸Милли университеты идеясы Татарстан парламентында 1994 елда күтәрелә башлаган иде. Ләкин әлегә кадәр аның тормышка аша алганы юк. Соңгы елларда Мәскәү басымы белән Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту да чикләнде.

26.03.202516:53
🎶 Социаль челтәрләрне инде берничә көн AY YOLA башкаруында башкорт җыры яулап алды.
Җыр аеруча Казакъстанда популярлык яулады. Русия тыңлаучылары да күп, бу күренеш АИГЕЛнең "Пыяла" җыры уңышын кабатлый дип санаучылар да бар.
Тик башкорт аудиториясеннән бу җырга мөнәсәбәт каршылыклы. Социаль челтәрдә башкаручының башкорт теле начар, сүзләрне дөрес әйтми дип язучылар да җитәрлек.
Сезгә бу җыр ничек, ошыймы? Фикерләрегезне языгыз, кызык бит 😄
Безнең Әйдә! Online проекты бу җыр мисалында татар һәм башкорт телләре якынлыгын күрсәтә, видеода текстны ике телдә күрә аласыз.

19.04.202516:07
Әйдә!Online проектыннан башкорт теленең 19нчы дәресе!
Ул "Көнөм нисек уҙа?" дип атала.
Кереп, диалогларны тыңлап, квиз узып чыгыгыз.
👉Төп сылтама.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.

10.04.202514:28
Казанның Бишбалта бистәсендә «Шәймиев үзәге» барлыкка килергә мөмкин, ләкин кайбер экспертлар каршы
Әлеге рәсемдә милли авыл, ягъни Татарстан халыкларының кунакчыллыгы, мәдәнияте һәм тарихи мирасы үзәге концепциясе күренә. Аны Казанның Бишбалта бистәсендә төзергә телиләр. Бүген ул президент Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән.
Комплексны Зилант тавы, Изге Успение монастыре һәм яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк мәйданчык янәшәсендә Казансу елгасы тугаенда урнаштыру планлаштырыла.
Шушында ук “Шәймиев үзәге” проекты да тәкъдим ителде.
Социолог, Казанның урбанистика үзәге җитәкчесе Марья Леонтьева моңа каршы: тарихи яктан да, экологик яктан караганда да бу җирләрдә этник авыл төзү дөрес түгел диде ул үзенең телеграм каналында.
Җәмигъ мәчетенә килгәндә, аны башта Кырлай паркында төземәкчеләр иде, ләкин соңрак Бишбалта бистәсе турында сөйли башладылар. Әмма бүген мәчет турында берни ишетелми.

28.03.202510:18
Тарихчы Айдар Ногманов вафат
Бүген, 28 мартта тарих фәннәре кандидаты,
Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Ногманов вафат булган.
Бу хакта институт сайтында хәбәр ителә.
Аңа бүген 60 яшь тулган иде.
Айдар Ногманов Казанның Яңа бистә зираты тарихын өйрәнде, каберләрнең каталогын булдырды. "Яңа бистә зираты" ("Ново-татарское кладбище") дип аталган китап чыгарды.
Ул Русия империясендә татарларның хокуклары һәм мөселманнарга карата дини сәясәт тарихын өйрәнүгә зур өлеште кертте.
Тулырак монда укыгыз.

17.04.202515:06
АКШта яшәүче удмурт активисты Артем Медведевны Русиядәге мәхкәмә читтән торып кулга алган.
Удмуртиянең Можга район мәхкәмәсе 14 майда активист, “Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы” катнашучысы Артем Медведевка ачылган административ эшне караячак.
Аңа карата “ят агент” эшчәнлеге тәртибен бозу турында беркетмә төзелгән. Бу хакта Удмуртия мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Шулай ук бу хәбәрдә Медведевның читтән торып кулга алынуы турында да язылган. Можга районы мәхкәмәсе бу карарны 29 мартта чыгарган.
Активистны эзләүгә бирү турында Медиазона 28 мартта хәбәр иткән иде. Аны нидә гаепләүләре билгеле түгел.
Артем Медведев милләте белән удмурт, соңгы елларда АКШта яши. Эшкуарлык белән кәсеп итә. Үз-үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә пикетларга чыга, деколониаль хәрәкәтләрне яклый.

25.04.202510:42
Иртәгә татар дөньясы Тукай көнен билгеләячәк. Татар шагыйренә 139 ел тулу уңаеннан Азатлык аның тормышы турында билгеле булмаган кызыклы фактлар барлады.
Күбрәк кызыклы фактларны монда укый аласыз.
#татардөньясы
@azatliqradiosi
Күбрәк кызыклы фактларны монда укый аласыз.
#татардөньясы
@azatliqradiosi
19.04.202506:21
Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"
18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде. Шул әңгәмәне бүген кабатлап бирәбез.
Шуннан бер өзек:
— Соңгы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Тел, шартнамә өлкәсендә оттырулар булды. Республиканың сәясәтен ничек бәялисез?
Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми
— Аның сәясәте юк. Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми. Аның мәдәниятен яклар өчен нәрсә башкарыла? Мәскәү Татарстанны бетереп ташлар иде. Ләкин бездә күп халыклар яши дип дөньяда күз буяр өчен ярап тора инде. Ни өчен татар мәктәпләре юк соң? Казан халкының яртысы татар, ә нигә теле дәүләт теле булып кулланылмый? Тел белмәгәннәрне ни өчен эшкә алалар?
— Моңа кем гаепле? Татарстан үзе бит? Нинди хаталар булды?
— Моңа халык гаепле дип әйтеп булмый. Мәскәү гаепле. Халыкның үзаңын бетерергә, томаларга тели. Мәскәү оештырган махсус оешмалар бар. Алар тырышып эшли инде. Тукайның бер сүзен беләсезме? Ул 20 миллионлы татар халкы бар ди. Бу юктан чыккан сүз түгел. Бу турыда мин башка чыганаклардан да укыдым. Без 20 миллионлы татар халкын 4 миллионга калдырабызмы? Ничә ел инде 4 миллионлы татар бит. Нигә артмый? Мәгълүматлар буенча, 40 ел эчендә халык ике тапкырга арта. Без бүген 8 миллион булырга тиеш идек. Статистика катып калырга тиеш түгел.
Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.

04.04.202509:12
Татарстан Югары мәхкәмәсе Энгел Фәттаховны йорт сагына җибәрмәгән
Әмма Югары мәхкәмә аның үтенечен канәгатьләндермәде.
19 мартта Чаллыдагы мәхкәмә Фәттаховны тикшерү изоляторында тотуны 21 майга кадәр озайткан иде.
▪️Энгел Фәттаховны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп, былтыр майда тоткарладылар. Шуннан бирле ул Чистайның 5нче тикшерү изоляторында утыра.
"Мин инде 10 айдан артык СИЗОда утырам. Мондагы шартлар минем сәламәтлегемне какшата. Еш чирлим, миңа бит инде 64 яшь. Авыр, әлбәттә. Мәкхкәмәнең беренче баскычы чыгарган карарны кире кагып, мине йорт сагына чыгаруны сорыйм", дигән ул утырышта.
Әмма Югары мәхкәмә аның үтенечен канәгатьләндермәде.
19 мартта Чаллыдагы мәхкәмә Фәттаховны тикшерү изоляторында тотуны 21 майга кадәр озайткан иде.
▪️Энгел Фәттаховны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп, былтыр майда тоткарладылар. Шуннан бирле ул Чистайның 5нче тикшерү изоляторында утыра.
21.04.202517:02
Татарча күз тиюдән нинди гыйбарәләр, сүзләр беләсез?
Безнең Әйдә! Online проекты тел өйрәнүчеләр өчен мондый гыйбарәләр туплады, аларны аңлатты һәм мисаллар китерде.
1. Күз тимәсен
2. Алла/Аллаһ сакласын
3. Бисмилла белән башла
4. Тфү-тфү, күз тимәсен
5. Яман күзләрдән сакла
6. Аллага/Аллаһка тапшырдык
7. Берүк үзеңне сакла
Ә сез бу исемлеккә тагын нинди сүзләр, гыйбарәләр өстәр идегез? Фикерләрегезне языгыз 👇

28.03.202515:59
Вәкаләтләрен югалткан "таянычлы төбәк": Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан ничек үзгәрде?
Бу атнада Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифасына керешүгә 15 ел тулды.
👍Бу еллар дәвамында республика икътисад өлкәсендә һәм халыкара чараларны үткәрүдә шактый зур уңышларга иреште
👎Шул ук вакытта Миңнеханов вазифасы хәзер рәсми рәвештә "рәис" дип атала, федераль бюджетка салымнарның яртысы түгел, ә инде өчтән ике өлеше китә.
👎Татарстанда көч структуралары, сәнәгать оешмалары һәм мәктәпләрдә татар теле укытылу сәгатьләре "федераллар" кулында.
Миңнеханов идарә иткән чорда Татарстан тагын нәрсәләрне югалтты?
👉Бу хакта Азатлык Радиосында чыккан бүгенге мәкаләдән укыгыз.

11.04.202508:11
Йосыф Акчураның вафатына — 90 ел. Кем ул һәм кайсы хезмәте белән кыйммәтле?
Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә.
Быел мартта сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, интеллектуал, Төркиянең республика буларак барлыкка килүендә актив эшчәнлек алып барган Йосыф Акчураның вафат булуына 90 ел тулды. Ул Төркиядә иң танылган татарларының берсе булып санала. Ни өчен? Бу татар Төркиягә нинди файда китергән? Бүген без аның биографиясеннән мөһим фактларны барлыйбыз.
Бу эштә безгә профессор, Йосыф Акчураны аркылы буйга өйрәнгән тарихчы Исмаил Төркоглы ярдәм итте.
👉 Мәкаләне Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

05.04.202515:43
"Баймак эшенең" 9 фигуранты хөкем карарларын шикаять иткән
Дүрт ел колониягә хөкем ителгән Миңзия Әдъгамова Самар өлкә мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Утырыш 9 апрельгә билгеләнгән. Мәхкәмә Әдъгамовага бирелгән җәзаны кичектереп торды, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган.
Халит Ишкуәтов (5,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем ителгән), Илфат Ишморатов һәм Закир Колахмәтов (4,5 елга) шулай ук Самар өлкә мәхкәмәсенә хөкем карарларын шикаять иткән. Утырыш 10 апрельдә булачак.
Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаев (Ижау шәһәрендәге мәхкәмә 8,5 ел колониягә хөкем итте), Фәнүр Хажин (6 ел) һәм Фәнгиз Шәрифгалиев (5,5 ел) Удмуртия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Шикаятьне 10 апрельдә караячаклар.
Әлеге вакытта бары тик Илшат Ульябаевның гына хөкем карары гамәлгә керде. Былтыр җәй Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/6721B

Канал өзгөрүүлөр тарыхы
Көбүрөөк функцияларды ачуу үчүн кириңиз.