Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Azatlıq Radiosı avatar
Azatlıq Radiosı
Azatlıq Radiosı avatar
Azatlıq Radiosı
Мөөнөт
Көрүүлөрдүн саны

Цитаталар

Посттор
Репостторду жашыруу
22.04.202515:40
22 апрельнең кичке хәбәрләре:

🔻Владимир өлкәсенең Киржач районында хәрби бүлектә шартлау булган. Якындагы авыллардан кешеләрне чыгаралар. Саклану министрлыгы хәрби бүлектә корал детонацияләгән дип белдерде.

🔻Эрзә халкының баш аксакалы Сыресь Болеяньне (Александр Болькин) Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегенә керткәннәр. Ул шулай ук федераль эзләүдә.

🔻«Новая газета Евроап» баш мөхәррире Кирил Мартыновны Русиядә алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны «теләнмәгән» оешмада катнашуда гаепле дип таныган. Мартынов Русиядә яшәми.

🔻Русия һәм Гоман (Оман) визаларны бетерү турында килешкән. Визасыз 30 көн яшәргә мөмкин.

🔻Мәскәүгә бу атнада АКШ президентының Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Стив Уиткофф килергә тиеш. Бу хакта Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтанып «Интерфакс» яза.
21.04.202509:52
Башкортстан белән Татарстан сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар саны буенча – беренчелектә

Русиядә сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар җыю төгәлләнеп килә — бу эш Русия төбәкләренең 90%да тәмамланган. Гаризалар саны ягыннан лидер — Башкортстан. Биредә "Башкортстан каһарманнары" програмына 2026 кеше теркәлгән. Татарстан бишенче урында: "Батырлар. Татарстан каһарманнары" программына 1604 намзәт гариза биргән, дип санап чыкты "Коммерсантъ".

Укуны тәмамлаганнан соң, програмда укучылар дәүләт һәм муниципаль хакимият оешмаларына, шулай ук эре сәнәгать ширкәтләренә эшкә урнаша алачак.

Татарстанда сугышта катнашучылар өчен бу програм 18 февральдә башланды. Ул сугышта катнашучыларны дәүләт структураларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшкә әзерләүне күздә тота.

▪️Украинадагы сугышта кешеләрне югалту саны белән дә Башкортстан белән Татарстанда – беренче урыннарда. Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан сугышта кимендә 4714 исем ачыклап булды.

▪️Узган атнада Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше үлгәне билгеле булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
20.04.202516:07
Атна вакыйгалары фотоларда 📸

1 – Башкортстанның Әлшәй районында башкорт келәме (башҡорт аҫалы балаҫы) сугу осталары җыелды. Мондый фестиваль сигезенче тапкыр узды.
2 – Иерусалимда христианнарның Олы көн бәйрәме алдыннан "изге ут иңелүе".
3 – Төмән өлкәсе Муллаши авылында "Бакцар боткасы" ("Сыерчык боткасы") бәйрәме узды. Ботканы он һәм сөттән пешерәләр.
4 – Украинаның Сумы шәһәре Русия һөҗүменнән соң.
5 – Русия журналистлары Сергей Карелин, Константин Габов, Антонина Фаворская һәм Артем Кригер ФБК белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Атнаның башка фотосурәтләре – безнең җыелмада, кереп карагыз!
19.04.202512:02
Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау дәвам итә.

Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
АКШта яшәүче удмурт активисты Артем Медведевны Русиядәге мәхкәмә читтән торып кулга алган.

Удмуртиянең Можга район мәхкәмәсе 14 майда активист, “Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы” катнашучысы Артем Медведевка ачылган административ эшне караячак.

Аңа карата “ят агент” эшчәнлеге тәртибен бозу турында беркетмә төзелгән. Бу хакта Удмуртия мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Шулай ук бу хәбәрдә Медведевның читтән торып кулга алынуы турында да язылган. Можга районы мәхкәмәсе бу карарны 29 мартта чыгарган.

Активистны эзләүгә бирү турында Медиазона 28 мартта хәбәр иткән иде. Аны нидә гаепләүләре билгеле түгел.

Артем Медведев милләте белән удмурт, соңгы елларда АКШта яши. Эшкуарлык белән кәсеп итә. Үз-үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә пикетларга чыга, деколониаль хәрәкәтләрне яклый.
16.04.202511:34
Казанда татар шагыйрьләре ясалма интеллект белән шигырь язуда ярышачак

"Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем" дип аталган бу чара 22 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында узачак.

Чарада шагыйрьләр ясалма интеллектка үз шигырьләрен тәкъдим итәчәк, нейрочелтәр исә аңа татарча җавап язарга тиеш булачак. Дөнья татар яшьләре форумы "иҗади көрәш" дип атаган бу чараны тамашачылар күзәтеп бара алачак.

Үзенчәлекле ярышта Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим һәм башка иҗатчылар катнашыр диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
21.04.202517:02
Татарча күз тиюдән нинди гыйбарәләр, сүзләр беләсез?

Безнең Әйдә! Online проекты тел өйрәнүчеләр өчен мондый гыйбарәләр туплады, аларны аңлатты һәм мисаллар китерде.

1. Күз тимәсен
2. Алла/Аллаһ сакласын
3. Бисмилла белән башла
4. Тфү-тфү, күз тимәсен
5. Яман күзләрдән сакла
6. Аллага/Аллаһка тапшырдык
7. Берүк үзеңне сакла


Ә сез бу исемлеккә тагын нинди сүзләр, гыйбарәләр өстәр идегез? Фикерләрегезне языгыз 👇
21.04.202508:53
Алга таба Ватиканда һәм, гомумән, католик дөньяда ни көтелә?

Рим папасы үлүе белән Ватиканда "sede vacante" дип аталган, папалык тәхетенең вакант дәвере башлана. Бу чорда кайбер вәкаләтләр Кардиналлар коллегиясенә күчә.

Папаны җирләү, гадәттә, аның үлгәннән соң 4-6 көн эчендә уза. Папа вафат булгач, Ватиканда тугыз көнлек матәм вакыты (novemdiales) игълан ителә. Шулай ук яңа понтификны сайлау вакыты билгеләнә: ул үлем көненнән соң 15–20 көн эчендә узарга тиеш.

Яңа папаны сайлау конклавта – кардиналларның махсус җыенында уза. Ул тышкы дөньядан тулысынча изоляцияләнгән бинада үтә. Тавыш бирү яшерен рәвештә көненә ике тапкыр башкарыла; сайлап куелу өчен өчтән ике тавыштан да күбрәк җыелырга тиеш. Папа сайланганчы бина ябык кала. Яңа понтифик сайлануы турында хәбәр Ватиканның Сикстин капелласы миченнән чыккан ак төтен аша игълан ителә (әгәр папаны сайлап булмаса – төтен кара төстә була).

Ә милли активистлар Рим папасы Францискны ни өчен тәнкыйтьләп килде? Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
20.04.202512:03
Украинадагы сугышта Башкортстанның Бөре районыннан тагын 29 хәрби үлеме турында билгеле булды

27 февраль көнне Бөре районында ел нәтиҗәләрен барлау вакытында сугышта һәлак булган район кешеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул вакытта экранда аларның исемнәре язылган видео күрсәтелде.

Видеода барлыгы 109 кеше исеме күрсәтелде. Азатлык Радиосы исемлекне өйрәнеп, элек тапмаган 29 хәрби исемен ачыклады. Алар арасында – 4 сержант, 1 өлкән сержант, 2 ефрейтор һәм 22 рядовой хәрби.

▪️Бу – җирле хакимиятләр тарафыннан сугышта үлүчеләрнең зур исемлеген ачуның сирәк күренеше. Гадәттә, Русия хакимиятләре сугышта үлүчеләрнең санын яшерергә тырыша. Шуңа күрә Азатлык радиосы ачык чыганаклардан аларның исемнәрен барлый.

▪️Хакимиятнең бу исемлекне күрсәтүе шулай ук ачык чыганакларда күп кенә һәлак булган хәрби исеменең чыкмавына тагын бер дәлил булып тора. Бу видео чыкканчы, Азатлык Радиосы исемлегендә Бөре районыннан 103 исем булган. Бу үлүчеләрнең чын саны безнең статистикада җыелган саннардан чынлыкта күпкә зуррак булуын күрсәтә.

▪️Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан кимендә 4714 исем ачыклап булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Башкортстаннан да Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә

Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:

🔵35-44 яшь: кимендә 1354 кеше,
🔵45+ яшь: кимендә 1029 кеше,
🔵25-34 яшь: кимендә 1004 кеше,
🔵18-24 яшь: кимендә 365 кеше.

Башкортстанда да 45 яшьтән олырак булучылар үлемнәр саны белән икенче урынга менде. Әмма 25-34 яшь төркеме белән аерма зур түгел.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,3. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1157 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 787) һәм 1970нче (кимендә 681) елларда туучылар.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
16.04.202516:16
Уфа гарнизон мәхкәмәсе бер хәрбине 23 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Аны кеше үтерүдә, дезертирлыкта, җитәкчесенә карата көч куллануда һәм башка җинаятьләрдә гаепләгәннәр.

ASTRA телеграм каналы язуынча, хөкем карары 18 мартта ук чыккан.

Мәхкәмә хәбәрендә хөкем ителүченең исеме аталмый, әмма мәхкәмә сайтындагы карточкадан күренүенчә, бу Замалюк Владимир Александрович.

Журналистлар ачыклавынча, мондый исем-фамилияле кеше моңарчы ике кеше үтерүдә, караклыкта (төрле елларда берничә очрак), талау, машина урлап китү, документлар урлау кебек җинаятьләрдә берничә тапкыр хөкем ителгән.

Ике кешене үтерү өчен хөкем карары 2018 елда чыккан. Башкортстан Югары мәхкәмәсе Замалюкны 21 ел да бер айга кырыс тәртипле колониягә җибәргән булган.
Казанда Салих Сәйдәшевка багышланган Татар музыкасы йорты ачылачак 🎻

Ул Горький урамында урнашкан Сәйдәшев музее кысаларында эшләячәк. Татар музыкасы йорты ачылышына 7,3 млн сум акча бүленгән, дип белдерделәр Мәдәният министрлыгында.

Татар музыкасы йорты XX гасырда татар профессиональ музыкасының үсеш тарихын һәрьяклап күрсәтәчек диелә — аңа нигез салган композиторлар иҗатыннан башлап, хәзерге музыкаль юнәлешләр һәм жанрларга кадәр.

Татар музыкасы йортын ачуны 2025 елның 3 декабренә планлаштыралар. Ул көнне Салих Сәйдәшев тууына 125 ел булачак.

#Татарстан
@azatliqradiosi
21.04.202513:16
Казанда Ирина Хакамаданы чыгыш ясаттырмадылар. Аның остаханәсен үткәртмәскә Украинадагы сугышта катнашучылар таләп иткән

Казанда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Ирина Хакамаданың "Тормыш даосы: уңышка өч адым" исемле остаханәсе үткәрелми калды. Чара 20 апрельдә узарга тиеш иде. Шаһитләр "Бизнес Online"га сөйләвенчә, остаханә узарга тиешле Korston сәүдә үзәгеннән кешеләрне билгесез сәбәпләр аркасында эвакуацияләгәннәр. Үзәкнең администрациясе исә журналистларга эвакуация булмавын белдергән.

Бераздан соң Хакамада чарага килүчеләр янына урамга чыгып, бинага этләр ярдәмендә тикшерү үткәрелгәннән соң кертеләчәген әйткән.

Якынча ярты сәгатьтән соң Хакамада залга чыгып, чараның гамәлдән чыгарылуын хәбәр иткән. Ул гафу үтенеп, остаханә уздыруга рөхсәт бирелмәвен аңлаткан.

Хакамада чыгышы алдыннан, 19 апрельдә, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шарафиев һәм Казан шәһәр думасы депутаты Альфред Вәлиев (икесе дә Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан) республика прокуроры исеменә Хакамада чыгышын үткәртмәскә дип таләп итеп мөрәҗәгать иткән.
⚡️Рим папасы Франциск вафат

Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.

Мәрхүмнең туганда бирелгән исеме Хорхе Марио Бергольо иде. Ул элекке понтифик Бенедикт XVI идарәдән баш тартканнан соң, 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайланды.

Соңгы вакытларда ул каты авырды. 14 февральдә аны бронхит диагнозы белән хастаханәгә салганнар иде, бер айлап ул хастаханәдә дәваланды. Март башында аны ясалма сулыш алдыру җиһазына да тоташтырып тордылар.
19.04.202506:21
Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"

18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде. Шул әңгәмәне бүген кабатлап бирәбез.

Шуннан бер өзек:

—​ Соңгы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Тел, шартнамә өлкәсендә оттырулар булды. Республиканың сәясәтен ничек бәялисез?

Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми
— Аның сәясәте юк. Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми. Аның мәдәниятен яклар өчен нәрсә башкарыла? Мәскәү Татарстанны бетереп ташлар иде. Ләкин бездә күп халыклар яши дип дөньяда күз буяр өчен ярап тора инде. Ни өчен татар мәктәпләре юк соң? Казан халкының яртысы татар, ә нигә теле дәүләт теле булып кулланылмый? Тел белмәгәннәрне ни өчен эшкә алалар?

—​ Моңа кем гаепле? Татарстан үзе бит? Нинди хаталар булды?

— Моңа халык гаепле дип әйтеп булмый. Мәскәү гаепле. Халыкның үзаңын бетерергә, томаларга тели. Мәскәү оештырган махсус оешмалар бар. Алар тырышып эшли инде. Тукайның бер сүзен беләсезме? Ул 20 миллионлы татар халкы бар ди. Бу юктан чыккан сүз түгел. Бу турыда мин башка чыганаклардан да укыдым. Без 20 миллионлы татар халкын 4 миллионга калдырабызмы? Ничә ел инде 4 миллионлы татар бит. Нигә артмый? Мәгълүматлар буенча, 40 ел эчендә халык ике тапкырга арта. Без бүген 8 миллион булырга тиеш идек. Статистика катып калырга тиеш түгел.

Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.
16.04.202514:12
Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүгә бәйле Татарстан мәдәният министрлыгы аңлатмасы: төп бәйрәмнәр шунда узачак

26 апрельдә Тукай туган көнне уздырыла торган Шигырь бәйрәменең үзәктән ераграк Камал театрының яңа бинасына күчерү татар җәмәгатьчелеге арасында шау-шу тудырды.

Моңарчы Язучылар берлегеннән дә, мәдәният министрлыгыннан да хәтта дәүләт басмаларына да аңлатма булмаган иде.

Бүген «Ватаным Татарстан» газеты министрлык аңлатмасын чыгарды. Хәзер төп бәйрәмнәр театрның яа бинасы янында узачак диелгән анда:

«Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсештә. 2014 елга кадәр Тукай премиясе лауреатлары әдипнең һәйкәле янында игълан ителеп, бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылды. Шул рәвешле бәйрәм дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды.

Хәзерге вакытта Камал театрының яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, төп бәйрәмнәр яңа дәрәҗәдә нәкъ менә шунда узачак. Бинадагы мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер дип өметләнәбез»


Татар журналистлары, әдипләре, әдәбият белгечләре Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүне «татарны тагын үзәктән куу» дип атады.
16.04.202507:57
"Татарны тагын үзәктән куалар". Шигырь бәйрәме быел Тукай һәйкәле янында булмаячак

Моңарчы Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында узучы Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында узачак. Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде.

— Бәйрәмне шәһәрнең үзәгеннән башка мәйданчыкка күчерү татар халкы өчен үзәктән "сыгу", читләштерү булып кабул ителә. Сезне шушы тарихи хатага юл куймаска чакырабыз! — дип язды Татарстан президентына әдәбият тәнкыйтьчесе Миләүшә Хабетдинова.


▪️Казанда беренче Шигырь бәйрәме 1964 елда Кабан күле янындагы Тукай һәйкәле янында узган. Һәйкәл алдыннан агач вагонлы трамвай йөргәнлектән, бәйрәмне Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр.

Бу хакта көн язмасын Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
21.04.202511:23
"Мин үз җиремнең ватанпәрвәре". Баймактагы протестларда катнашкан Самат Дәүләтов тарихы — тикшерү аны "оештыручы" дип саный

Русия Тикшерү комитеты Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үскән 35 яшьлек Самат Дәүләтовны "Баймак эше" нигезендә киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе дип саный. Эш материалларында көч структура вәкилләренең күпсанлы шәһадәтләре бар.

"Idel.Реалии" активист Самат Дәүләтов тарихын сөйли — ул "Баймак эше" нигезендә иң кырыс җәза алырга мөмкин кешеләрнең берсе санала. Азатлык Радиосы язманы татарча тәкъдим итә.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан #Баймак_эше
@azatliqradiosi
21.04.202506:06
Хәерле иртә! 21 апрель, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләр:

🟠Русия төнлә дроннар белән Киев, Одесса, Николаев, Черкасски һәм Днепропетровски өлкәләренә һөҗүм иткән – җирле хакимиятләр һәм матбугат чаралары. Кичә Владимир Зеленский Мәскәүгә 30 көн дәвамында ерак арадагы дроннарны кулланудан тыелу тәкъдиме белән чыккан иде.

🟠"Пасха тынлыгы" төн уртасыннан соң дәвам итмәде — моңа карата Владимир Путин яңа күрсәтмә бирмәде, дип белдерде ТАССка президент сүзчесе Дмитрий Песков.

🟠Wall Street Journal язуынча, Вашингтон Украинага сугышны тәмамлау өчен берничә шарт тәкъдим итә: Кырымны Русиянеке дип тану, НАТОга керүдән баш тарту һәм Запорожье АЭСы тирәсендәге җирләрне АКШ контроленә тапшыру. План нигезендә, электр станциясе ике якка да энергия белән тәэмин итәргә тиеш. Украина ягының бу тәкъдимгә реакциясе әлегә билгеле түгел.

🟠Уфада хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы яна башлаган. Салонда бары тик йөртүче генә булган. Ул хастаханәгә озатылган диелә.

🟠Казанда җәмәгать туклану урыннарының җәйге верандаларын 1 майда ачарга җыеналар. Шәһәр мэры җәйге верандалар санының өч тапкыр артканын хәбәр итте.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
19.04.202516:07
Әйдә!Online проектыннан башкорт теленең 19нчы дәресе!

Ул "Көнөм нисек уҙа?" дип атала.

Кереп, диалогларны тыңлап, квиз узып чыгыгыз.

👉Төп сылтама.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
18.04.202521:59
Bloomberg: АКШ Русия һәм Украина арасында тынычлык килешүе өчен Кырым аннексиясен танырга әзер

Әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән дип яза Bloomberg аноним чыганакларга сылтанып.

Басма АКШ администрациясе риторикасына игътибар итә: бүген президент Доналд Трамп та, дәүләт секретаре Марко Рубио да килешүгә ирешергә омтылабыз диде, ләкин сөйләшүләр озакка сузылса, тырышлыклардан баш тарта да алабыз дип белдерделәр.

Трамп Кремльгә ултиматум куйды - һөҗүмнәрне туктату тәкъдименә җавап бу атна ахырына кадәр бирелергә тиеш.

Украина президенты Владимир Зеленский оккупациядәге җирләрен тану мөмкинлеген кире кага.

Bloomberg Кырым аннексиясен тану чит җирләрне көч белән басып алуны тыючы халыкара хокукларга һәм килешүләргә каршы килүен искә төшерә.
16.04.202512:33
Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде.

Ә бүген нинди хезмәтләрдә рәхәтләнеп татар һәм башкорт телләрен кулланып була соң? Аларны ни рәвешле кулланып була? Азатлык Радиосы бу хакта ике IT-белгечтән сорашты.

👉 Безнең язмадан белә аласыз.

@azatliqradiosi
16.04.202505:55
Хәерле иртә! 16 апрель иртәсе нинди хәбәрләр китергән, укып алыйк!

🔵Русия дроннары төнлә Одесса шәһәренә һөҗүм иткән, өч кеше яраланган. Кичә Одессага НАТО генераль сәркатибе Марк Рютте рәсми сәфәр белән килгән иде.

🔵Түбән Новгород һәм Ярославль шәһәрләрендә һава аланнары вакытлыча ябылды, ди Росавиация. Моңа кадәр Русия Саклану министрлыгы алты төбәк һавасында 26 украин дронын юк итү турында хәбәр иткән иде.

🔵Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Казанда самокатлар сезонына юл куймау тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангычны Казанның Дәүләт автоинспекциясе хуплады, ә башкала мэриясе аңлатма хаты әзерли.

🔵АКШ хакимияте дөньяның 70 иленнән Кытай белән сәүдәне чикләүне тәкъдим итәчәк. Моның өчен Вашингтон дәүләт җыемын киметергә әзер, дип яза Wall Street Journal. АКШ тәкъдим иткән чаралар арасында — Кытай ширкәтләренә әлеге илләрдә эшчәнлек алып баруны тыю.

🔵АКШ алдагы ике ай дәвамында Сүриядән гаскәрләрне чиратлап чыгара башларга җыена. Узган ел ахырында Пентагон белдергәнчә, Сүриядә якынча 2 мең американ хәрбие урнашкан.

Азатлык сезнең өчен эшли, хөрмәтле укучыларыбыз. Безне укыгыз, белгән кешеләрне чакырыгыз, хәбәрләрне башкаларга да сөйләгез. Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
Көрсөтүлдү 1 - 24 ичинде 298
Көбүрөөк функцияларды ачуу үчүн кириңиз.