Аят дня - Сура «Ан-Наджм», 32-й аят 🤲🏻
• «Они избегают великих грехов и мерзостей, кроме мелких и немногочисленных проступков. Воистину, твой Господь обладает необъятным прощением. Ему было лучше знать о вас, когда Он сотворил вас из земли и когда вы были зародышами в утробах ваших матерей. Не восхваляйте самих себя, ибо Ему лучше знать тех, кто богобоязнен» (Коран, 53:32).
• «[Ул һидаять ителгәннәр ширек кылу, кеше үтерү, сихер эшләтү, ятим малын ашау һәм намуслы хатыннарга яла ягу кебек] Зур гөнаһлардан һәм [зина, ливата кебек] кабахәтлекләрдән сакланалар, мәгәр [Аллаһы Тәгалә кичерерлек] кече гөнаһлар булмаса гына. Һичшиксез, синең Раббыңның мәгъфирәте бик киң. Сезне [атагыз Адәмне] туфрактан яралткан чагында, һәм сез аналарыгызның карыннарында яралгылар хәлендә чакта, Ул сезне иң яхшы белүче иде. Шулай булгач [«Зур гөнаһлардан сакланабыз, кече гөнаһларны болай да гафу итәр инде», – дип, үзләрегезне гөнаһсыз дип санап] үз-үзләрегезне чиста дип санамагыз. [Бөтен гөнаһлардан сакланып] Тәкъвалык иясе булган кешене Ул яхшырак белә» (Коръән, 53-нче сүрә 32-нче аят).