Рәхмәт белдерү.
Каюмия мәдрәсәсе тирәсендә мәрхүм Мөхәммәтҗан Галиев варисларының якынча 10 мең сум торырлык 350 сажень җирдә амбарлары белән бер катлы өч бүлмәле агач өе һәм ике катлы агач мәдрәсә вә бер таш ашханәдән гыйбарәт күчми торган милекләре бар иде.
Моннан берничә ел элек әлеге мәдрәсә Казанның Салихҗан хәзрәт идарәсендә иде. Казанның иң кара вакытында анда йөздән артык шәкерт яңа ысул белән укып килгән иде вә аннан байтак кешеләр укып чыкканнар иде.
Узган җомгада Галимҗан хәзрәт Баруди җәнабләре мәзкүр биналарны Галиев варисларының Каюмия мәдрәсәсенә вакыф иткәнлекләрен белдерде.
Бүгенгә кадәр Каюмия мәдрәсәсенең мал ягы бөтенләй үк тәэмин кылынып беткәне юк иде. Хәзер исә тәэмин ителде дип әйтергә мөмкин. Бу көндә әлеге Каюмия мәдрәсәсендә ир вә кызлардан гыйбарәт йөз иллегә якын шәкерт тәрбия ителә. Мәхәллә халкы һәм мәдрәсәдә укучы шәкертләр андый зур һиммәтләре өчен мәрхүм Мөхәммәтҗан Галиевның рухына дога кылалар һәм варисларына рәхмәт белдерәләр.
“Йолдыз” 1913 ел №932