Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
ТУ
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
ТУ
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Azatlıq Radiosı avatar
Azatlıq Radiosı
Azatlıq Radiosı avatar
Azatlıq Radiosı
Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүен рәсми саннар – Русиядә үткәрелгән җанисәп тә күрсәтә.

🟠2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.

🟠2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

🟠Әлбәттә, рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
01.05.202511:37
🤩 ЮНЕСКО: Татар теленә юкка чыгу куркынычы янарга мөмкин

"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" белгечләре татар теленә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

Телләрнең хәлен бәяләү өчен ЮНЕСКО белгечләре яңа, катлаулы методология булдырган. Ул телләрне һәм алар яшәгән шартларны тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Атлас һәр тел өчен махсус билгеләр куллана: кайда, кем тарафыннан, нинди шартларда кулланылуын, телнең кулланыш дәрәҗәсен, статусы һәм саклану мөмкинлеген ачыклый.


Азатлык Радиосы атлас авторлары татар теленә биргән статус турында тәфсилрәк сөйләшү өчен ЮНЕСКО белән элемтәгә керде. Кызганычка, әлегә алар төгәл фикер белдерергә әзер түгел булып чыкты.

▪️"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя. Проект БМО каршындагы ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан башлап җибәрелде һәм беренче тапкыр 1996 елда тәкъдим ителде.

Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
30.04.202515:44
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 30 апрель киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Дональд Трамп үзенең икенче президентлык мөддәтендәге беренче йөз көнен Мичиган штатында, Детройт шәһәре янындагы митингта билгеләп үтте. Өч меңләп тарафдары алдында чыгыш ясап, Трамп бу чорны "илебез президентлары тарихында иң уңышлы йөз көн" дип атады.

🔸Путин Волгоград һава аланын “Сталинград” дип атау турында фәрман имзалаган. Бу “совет халкының җиңүен мәңгеләштерү” өчен башкарыла диелә.

🔸Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы Русиягә HP һәм Fujitsu ноутбукларын һәм компьютерларын кертүне тыйды. Ил җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен әлеге тауарлар параллель импорт исемлегеннән чыгарылган.

🔸АКШ һәм Украина арасында файдалы казылмалар турындагы килешү янә көрчеккә терәлгән, соңгы мизгелдә каршылык туган дип хәбәр итә FT. Аерым алганда, американнар чәршәмбе үк Украина ягыннан төп килешүне дә, фонд төзү турында килешүне дә имзалауны сораган. Әмма Киев әлегә ике документны да имзаларга әзер түгел, чөнки фонд төзү килешүен башта Украина парламенты ратификацияләргә тиеш.

🔸“Дождь” телеканалының баш мөхәррире Тихон Дядконы Русиядә эзләүгә биргәннәр.

🔸“Камаз” ширкәте быелның өч аенда 12,45 млрд сумлык чиста зыянга эшләгән диелә эмитент хисабында. Былтыр гыйнвар-март аенда “Камаз” 1,4 млр сумлык чиста табыш алган иде.
30.04.202506:09
АКШта хөкемдар Азатлык Радиосын финанслануны торгызырга боерды

Сишәмбе Вашингтонда федераль хөкемдар АКШның Глобаль медиалар агентлыгына (USAGM) Конгресс тарафыннан бүленгән акчаларны Азат Европа/Азатлык радиосына (RFE/RL) күчерергә боерды.

Хөкемдар Ройс Ламберт вакытлыча тыю карары чыгарды. Анда "Конгресс карары белән бүленгән акчалар RFE/RL-га тапшырылырга тиеш", — диелгән. Хөкемдар белдеренчә, әлеге канунга президент Дональд Трамп та кул куйган. Мәхкәмә карарында апрель аенда бүленергә тиешле 12 миллион доллар турында сүз бара.

Ак йорт вәкилләре мәхкәмә карарына бернинди дә аңлатма бирмәде.

"Бүгенге карар — USAGM-га Конгресс бүлеп биргән еллык бюджеттан айлык өлешне тапшыруны йөкләү — безнең журналистларга үз эшләрен дәвам итәргә, диктаторларны һәм золымчыларны җавапка чакырырга мөмкинлек бирәчәк", — диелә RFE/RL президенты Стивен Капусның белдерүендә. — "Без апрельдә күчерелмәгән акчаларны кичекмәстән алуга өметләнәбез, чөнки бу айда без хезмәткәрләрне мәҗбүри ялга җибәрергә, АКШ милли иминлеге өчен мөһим булган төбәкләргә карата тапшыруларны киметергә мәҗбүр булдык."


🔹Март аенда RFE/RL-га USAGM якынча 75 миллион долларлык финанслануны туктатып тору турында белдерде. Бу акчалар Конгресс тарафыннан быелгы финанс елы өчен бүленгән иде. Әлеге карар USAGMны вакытлыча җитәкчелеге АКШ президенты Дональд Трампның салым түләүчеләрнең акчаларын нәтиҗәсез куллануны туктату турындагы боерыгына нигезләнеп кабул ителде.

🔹Азат Европа/Азатлык Радиосы USAGM җитәкчелегенең гамәлләренең канунлы булмавын Вашингтонның федераль округ мәхкәмәсенә шикаять итте. 25 мартта хөкемдар Ламберт RFE/RL файдасына карар чыгарды, ләкин агентлык акчаларны күчермәде һәм аларны бирү өчен кабул итеп булмый торган шартлар куйды. Нәтиҗәдә, Азатлык Радиосы янә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. "Без мәхкәмә эшен дәвам итәчәкбез һәм калган финанс елы өчен акчаларны алу максатыннан USAGM белән хезмәттәшлек итәргә әзер", — диде Стивен Капус.

👉Тулырак монда укыгыз.
29.04.202510:20
❗️Татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат

Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Берлек мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

Дөньяда матди байлыктан да кыйммәтрәк рухи байлык бар. Менә шулай яшәешнең күрке акчага гына кайтып калмасын иде. Әдәбият кешеләрне матурлык аша явызлыкка каршы торырга өйрәтә, — дип сөйләгән иде шагыйрә укучылар белән очрашуларның берсендә.


Клара Булатованың тормыш юлы һәм кайбер сүзләре белән 👉 монда таныша аласыз.

#югалту
@azatliqradiosi
28.04.202514:41
Татарстанның Бөгелмә райны башлыгы Линар Закиров бүген вазифасыннан китте.

Үз теләге белән. Район депутатлары аны мактап озатты. “Үзем һәм командам алдына бай заманча район төзү максатын куйдым. Күп нәрсәдә моңа ирештек”, диде үз чыгышында Закиров.

Ләкин Татарстанның дәүләт басмалары бер әйберне искә алмады: Татарстан прокуроры Алберт Суярголовның Линар Закировның байлыгын тикшерүне сорап язган шикаятен.

Былтыр ноябрьдә прокуратура мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, Закировның гаиләсеннән хатыны әтисенә теркәлгән Сочидагы фатир һәм йортны, хатынының әнисе исеменә язылган ике Porsche Cayenne машинасын тартып алуны сорады.

Прокуратура мәгълүматынча, Линар Закиров боларның барысын хатынының әти-әнисенә акчасын яшерер өчен яздырган. Баштарак шикаять күләме 60 млн сум торса, февраль аенда дәгвъләр күләме 121 млн сумга җитүе билгеле булды.

Мәхкәмә прокуратура шикаятен карый башлады. Линар Закиров бөтен гаепләүләрне кире кага.
01.05.202516:17
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 1 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Доналд Трамп хакимияте Украинага корал сатуны рөхсәт итте. Киев коралны җитештерүчеләрдән, ягъни АКШ ширкәтләреннән турыдан-туры сатып алачак.

🔸Коммунистлар фиркасе быел сентябрьдә узачак Татарстан президенты сайлавына үз намзәтен чыгарачак. Бу хакта "БИЗНЕС Online"га партиянең рәис урынбасары Юрий Афонин әйткән.

🔸Журналист Константин Эггерт Русия ватандашлыгыннан баш тарткан. Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язган. Эггерт Литвада яши һәм Deutsche Welle-да эшли. Русия аны 2023 елны “ят агентлар” исемлегенә керткән иде.

🔸Израилдә инде икенче көн урман яна. Премьер-министр Беньямин Нетаньяһу янгын чыгаруда шикләнелгән 18 кешенең тоткарлануын әйтте.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский үзенең элекке киңәшчесе Алексей Арестовичка каршы санкцияләр керткән. Арестович киңәшче вазифасыннан 2023 елны киткән иде.

@azatliqradiosi
Азатлык Татарстан белән Башкортстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемнәрен җыюны дәвам итә. Бүгенгә 10 308 үлемне раслый алдык.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
30.04.202511:42
Быел Татарстанда корбан чалу нисабы 53 000 сум булачак

2025 елда Корбан гаетенең беренче көне 6нчы июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Корбан чалу нисабы 53 мең сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Былтыр нисаб күләме 51 мең сум иде.

Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Казанда Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
3.30 – гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.
Корбан чалу 8нче июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.
29.04.202516:16
29 апрель, сишәмбе дөньяда булган төп вакыйгаларга күз салыйк:

🟠Европада һәм Украинада Доналд Трампның Киев һәм Мәскәү белән тынычлык сөйләшүләреннән чыгу ихтималына борчылалар — Financial Times.

🟠Русия Эчке эшләр министрлыгы үз илләрендә "гаилә кыйммәтләрен саклый алмаган" яки "русофобиягә очраган" кешеләргә Русиядә сыену бирүне тәкъдим итте.

🟠Маҗарстан парламенты илнең Халыкара җинаять мәхкәмәсеннән чыгуы өчен тавыш бирде.

🟠Пермь шәһәрен тәүлек эчендә кар күмде – синоптиклар XXI гасырда мондый көчле кар яву булмаганын әйтә.

🟠Европа Берлеге мәхкәмәсе Мальтага "алтын паспортлар" бирү программыннан баш тартырга кушты.

🟠Кытайның төньяк-көнчыгышында ресторанда чыккан янгында 22 кеше һәлак булды.

Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм хәерле кичләр телибез!

@azatliqradiosi
Башкортстанның Әбҗәлил районы халкы карьер төзелешенә каршы чыга. Әмма карар инде кабул ителгән кебек күренә

Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды.

— Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау гына калып килә. Учалыда бөтен җирдә казып бетергәннәр, анда берни үсми. Сукаладылар да, киттеләр. Минем җиремне казуга мин каршы. Без каршы! — дип сөйләде очрашуда катнашучыларның берсе. Аның сүзләрен җыелган халык алкышларга күмде.


Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды.

▪️Элегрәк РМК Крыктытау тау сыртында геология эзләнү эшләрен игълан итте. Җирле халык бу табигать һәйкәленең юкка чыгуына һәм эчәр су чыганакларын югалтуга китерәчәк дип борчыла. Алты ел элек ширкәт бу урынны үзләштерергә теләгән иде, ләкин ул чакта проект халыкның көчле каршылыга аркасында туктатылган.

▪️Халык Крыктытауны үзләштерүгә каршы чыгып, үзара элемтә өчен чатлар оештыра, мөрәҗәгатьләргә имзалар җыя. Әмма хакимият басым ясый башлады: чатларның берсен оештырган ханымны инде полициягә "профилактик әңгәмәгә" чакырганнар. "Хәзер мин дә, чат та күзәтү астында", дип кисәткән ул.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
28.04.202513:47
Көнбатыш Европаның берничә илендә электр тәэминәте өзелгән

Бөтен Испания, Португалия һәм Франциянең кайбер районнары инде берничә сәгать утсыз утыра. Барселона, Валенсия, Лиссабонда метро эшләми, Мадридта – “Барахас” һава аланы. Күп җирдә светофорлар сүнде, поездлар тукатап калды.

Мадридтагы җирде радио хәбәр иткәнчә, җир астында метрода, биналарда лифтта калучылар бар.

Испаниянең Red Eléctrica электр челтәрләре ширкәте электр тәэминәтен торгызу эшләре бара, сәбәпләренә анализ ясала дип белдерде.

Португалия хөкүмәте әгъзасы Кастро Алмейда электр челтәрләренә киберһөҗүм булырга мөмкин диде.

Reuters һәм AP фотолары.
01.05.202514:52
Русия тынычлык сөйләшүләрен өзгән очракта, АКШ Сенаты санкцияләр кертергә әзерләнә

Канун өлгесе беренчел һәм шулай ук икенчел чикләүләр кертүне күздә тота. Аерым алганда, Русия нефте, газы, ураны яки нефть продуктларын сатып алучы илләргә импорт өчен 500% күләмендә җыем (пошлина) кертеләчәк.

Шулай ук АКШ банкларына Русия хөкүмәте белән бәйле структураларга инвестицияләр кертү, ә АКШ ватандашларына Русия дәүләт облигацияләрен сатып алуны тыю тәкъдим ителә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Башкортстан башлыгының элекке киңәшчесе Ростислав Морзаголовка дәүләтара эзләү игълан ителде

UTV телеканалы тикшерү органнарындагы чыганакларга һәм республика прокуратурасына сылтанып, эшнең мәхкәмәгә җибәрелүен хәбәр итә. Морзаголовка ике җинаять эше ачылуы турында узган елда хәбәр ителгән иде. Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.

2024 елның сентябрендә аны федераль эзләүгә чыгарганнар иде. Ул чакта Морзаголов "Idel.Реалии"-га, үзен эзләүгә кагылып, бу эш белән шөгыльләнүчеләр киләчәктә үзләре аларны алыштырачагын, аерым алганда "эзләү исемлекләрендә, ШИЗО камераларында һәм башка шундый нәкъ алар лаеклы урыннарда булачаклар," дигән иде.

▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте.

@azatliqradiosi
30.04.202509:36
Татар теле язмышы: милли чаралар күп, әмма сөйләшүчеләр саны кими

Татарстанда татар теленә багышланган чаралар гөрләп узса, ЮНЕСКО Дөнья телләре атласында авторлары татар телен "куркыныч янарга мөмкин" телләр рәтенә куйган. Социолингвист Влада Баранова милли телләрдә сөйләшүчеләр кимүнең төп сәбәбе булып федераль тел сәясәтен атый.

— Башка милли телләр белән чагыштырганда, татар теле азрак зыян күргән, әмма зыян юк түгел. Беренче чиратта, бу – федераль сәясәт нәтиҗәсе. Республика тел сәясәте белән федераль сәясәт арасында каршылык бар. Мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кертелгәч, республикаларда туган телләрне укыту мәҗбүри түгел, ә сайлау нигезендә генә калгач, бу, әлбәттә, татар теле өчен тискәре фактор булды.

Тукай туган көненнән соңгы тел темасына язуны дәвам итәбез, әлеге мәкаләне монда кереп укый аласыз.
Казанда "Навальный" белән "Путин – сугыш һәм фәкыйрьлек!" дигән граффити язуда гаепләнгән яшүсмернең иреген бер елга чикләү хөкем карары чыгарылды

— Миңа җәмәгать чараларында катнашу, кичке 22:00дән иртәнге 06:00гә кадәр өйдән тышта булу, шәһәрдән хәбәр итмичә чыгып китү тыелды, — дип язды Севастьян Султанов үзенең Telegram-каналында.

Ул "сәяси маддә нигезендә аклау карарына бик шат" булуын да язды.

Солтанов сәяси нәфрәт максаты белән кылынган вандализм (Русия Җинаять кодексының 214 маддәсе, 2нче өлеше) нигезендә гаепләнгән. Ул гаебен таныган.

2024 елның 21 октябрендә "Навальный такымы" "Навальный" белән "Путин – сугыш һәм фәкыйрьлек!" дип язылган граффити фотоларын бастырып чыгарган иде. Активистлар бу эшне штабларның волонтерлары тарафыннан башкарылган протест буларак бәяләгән.
29.04.202505:15
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 29 апрель, сишәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләр:

🔵Русия президенты Владимир Путин җиңү көне уңаеннан сугышта берничә көнгә ут туктатуны игълан итте. Моңа җавап биреп Украина президенты Владимир Зеленский җиңү көнен көтмәскә, утны кичекмәстән туктатырга чакырды.

🔵Испаниядә электр белән тәэмин итү 92%ка торгызылган. Транспорт министры бүген тимер юл хәрәкәте яңадан башланачагын вәгъдә итте. Кичә Пиреней ярымутравының бөтен диярлек өлеше утсыз калды, блэкаут сәбәбе әлегә кадәр билгелесез.

🔵Һиндстанның Кашмир төбәгендә 26 туристны үтерүдә шикләнелүчеләрнең кимендә 10 йорты җимерелгән. Якынча 1500 кеше тоткарланган. Исламабад сугыш башлану куркынычы турында белдерде.

🔵Канадада парламент сайлаувында Либерал фирка җиңде. Аның җитәкчесе, премьер-министр Марк Карни үз урынында калачак. Берничә ай элек хөкүмәт фиркасенә җиңелү фаразланган иде, әмма АКШ президенты Доналд Трампның Канадага янавы вазгыятьне үзгәртте.

🔵АКШның Amazon ширкәте үзенең беренче интернет-иярченнәрен Җир әйләнәсенә чыгарды. Kuiper проекты кысаларында 27 җиһаз җибәрелгән.

Азатлык Радиосы сезнең өчен эшли. Көн дәвамында безнең белән калыгыз!
@azatliqradiosi
28.04.202512:01
Истанбулда Тукайга багышланган балалар бәйрәме узды

Иртәнге якта татар шагыйренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы булды, биредә җирле татарлар һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллек хәзмәткәрләре катнашты. Төп бәйрәм чарасы исә Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды. Биредә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте балалар өчен шигърият бәйрәмен оештырды.

Бәйрәмдә төрле яшьтәге егермеләп бала катнашты. Гомумән катнашучылар саны иллеләп кеше булды.

Кунакларның бер өлеше татар милли киемнәрдә иде. Шигърият бәйрәмен Истанбулда яшәүче татар яшьләре Алсу Рәхмәтуллина белән Әмирхан Нәҗипов алып барды.

Балалар шигырьләр сөйләде, Тукай турында TRT каналы төшергән фильмнан өзек карады, татар шагыйренең тормышына, иҗатына багышланган квизда, татар бизәкле кул эшләнмәләре ясау остаханәсендә катнашты.

Шулай ук түгәрәк татарча биюләр дә оештырылды.

👉Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
Фатыйх Сибагатуллин гаиләсе Казандагы берәр урамга аның исемен бирүне тели

Бу хакта "БИЗНЕС Online" басмасына Рәдифә Сибагатуллина хәбәр иткән. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итүләрен әйткән.

— Без Казандагы урамнарның берсенә Фатыйх Сибагатуллин исемен бирүне тәкъдим иттек. Хатыбызны апрель уртасында җибәрдек, хәзер ул каралу этабында, уңай җавап булыр дип өметләнәбез, — дигән ул.


Аның сүзләренчә июнь аенда Сибагатуллинга багышланган китап та басылып чыгачак. Шулай ук сәнгать әһелләре катнашында искә алу кичәсе үткәрергә ниятлиләр. "Ярдәм" мәчетендә мәҗлес уздырачакбыз, диде Сибагатуллина.

▪️Фатыйх Сибагатуллин – Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат. 2014 елда ул Тукай премиясенә дә дәгъва кылды, шуның аркасында гауга купты, "бу - беренче чиратта әдәби әсәрләр өчен бирелә торган премия"дип аның намзәте төрле сәнгать эшлеклеләре тарафыннан тәнкыйтьләде. Сәясәтче 2022 елда вафат булды.
01.05.202505:53
Хәерле иртә! 1 май, атнакич иртәсе нинди хәбәрләр китерә?

🔵Төнлә Русия күпсанлы дроннар белән Одессага һөҗүм иткән, ике кеше һәлак булган, биш кеше яраланган. Шәһәрдә берничә янгын чыккан.

🔵АКШ һәм Украина файдалы казылмалар турында килешүне имзалады. Документка ярашлы, сугыштан соң илне торгызуны финанслау өчен махсус фонд булдырылачак. Килешүдә Киевның Вашингтон алдында бурыч йөкләмәләре турында әйтелми, ди чыганаклар.

🔵Башкортстанда җенесне үзгәртү рөхсәт ителгән илләрдән булган кешеләргә балаларны уллыкка алу тыелды. 30 апрельдә республика Гаилә кодексына кертелгән үзгәрешләр канунын Радий Хәбиров имзалады.

🔵Соңгы ярты елда 200дән артык адвокатка Русиядән чыгу тыелган. "Первый отдел" хокук яклау проекты хәбәр итүенчә, чикләүләр дәүләт сере белән бәйле эшләрне алып барган юристларга кагыла.

🔵Бразилиядә дөньяның иң өлкән кешесе – Ина Канабарро Лукас вафат булган. Июньдә аңа 117 яшь тулган булыр иде. Америкадагы Геронтология тикшеренүләре төркеме мәгълүматына күрә, "иң өлкән кеше" исеме хәзер 115 яшьлек инглиз ханымы Эдит Кеттеремга күчә.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык Радиосы белән калыгыз, безнең сайтка да керергә онытмагыз!

@azatliqradiosi
30.04.202507:57
Көньяк Корея күзләве: Русия өчен сугышта Төньяк Кореядән 600ләп солдат һәлак булган.

Күзләү хәбәрен Reuters китерә.

Төньяк Корея Украинадагы сугышка барлыгы 15 меңләп кеше җибәргән диелә. Гомум югалтулар - 4,7 мең кеше - күпчелеге яраланган дип саныйлар күзләү хезмәтендә.
29.04.202511:56
Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына намзәтләргә таләпләр турында канунны имзалады

Татарстан сайлау кодексына үзгәрешләр керткән канунны Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Хәбибуллин тәкъдим иткән иде. Аерым алганда, төзәтмәләрдә "Татарстан президенты вазифасына илдә даими нигездә яшәүче ватандашлар гына" дәгъва кыла алачак диелә.

Яңа канунда чит ил ватандашлары һәм Русиядә "ят агентлар" дип танылган кешеләргә карата кырыс чикләүләр кертелә. Аларга үз намзәтләрен тәкъдим итү, сайлау кампанияләренең нәтиҗәсенә тәэсир итә ала торган эшчәнлектә катнашу тыела.

▪️2023 елда Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә күрә, хәзер Татарстан президенты вазифасына намзәтләргә татар телен белү дә мәҗбүри түгел. Элек намзәтләргә ике дәүләт телен белү шарты булган куелган иде.

▪️Шул ук Конституциясе үзгәрешләренә ярашлы, республика президентына намзәткә Татарстанда яшәү таләбе дә юкка чыкты. Татарстан белән Русия ватандашы, ягъни башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.

Конституция үзгәрешләре турында элегрәк тәфсилләп язган идек.

#Татарстан
@azatliqradiosi
28.04.202515:57
Тукай туган көне уңаеннан Төркиянең башка шәһәрләрдә чаралар узды. Ә Парижда Фәрит Зәкиев пикетка чыкты.

Быел Әнкара татарлары Әмәк районында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелды. Аны искә алдылар, чәчәкләр китерделәр, шигырьләрен укыдылар.

Бер төркем татар активистлары татарлар күпләп яшәгән Анталия, Алания һәм Искешәһәр шәһәрләрендә Габдулла Тукай исемен паркларга, урамнарга бирүне сорап, әлеге шәһәрләрнең мэрларына мөрәҗәгатьләр тапшырган. Бу хакта үзенең Телеграм каналында активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Татар милли хәрәкәте ветераны, хәзерге вакытта Франциядә сыену алган Фәрит Зәкиев Парижда, Эйфел манарасы яныда Габдулла Тукайга багышланган плакат тотып пикетка чыкты.
27.04.202514:47
🇫🇮 Финляндиядә бүгенге көндә күпме татар яши?

Узган елны Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә "Финляндия Ислам җәмгыяте" җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин сүзләренчә, бүген Финляндиядә якынча 700-750 татар яши. Заманында аларның саны 1 мең кешедән арткан иде.

— Бүген җәмгыятьтә ана теле, дин дәресләре, өлкәннәр өчен әдәбият курслары бар. Күптән түгел мөһаҗирләр турында китап укыдык. Хәзер бездә 8 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар өчен төрле төркемнәр эшли. Дәресләр аларга мәктәптән тыш кулай вакытта оештырылган. Бүген 25 бала курсларга йөри. Якшәмбе көнне 3-6 яшьлекләргә дүрт сәгатьлек балалар бакчасы эшли, — дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.


Быел "Финляндия Ислам җәмгыяте" үзенең 100 еллыгын билгели. Тулырак 👉 монда укыгыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
显示 1 - 24 338
登录以解锁更多功能。