Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
TATFORUM avatar
TATFORUM
TATFORUM avatar
TATFORUM
23 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында квиз узды!

Җиңүчеләр:
1 урын – "Барабыз" такымы
2 урын – "Сабын и Ко" такымы
3 урын – "Яз гүзәлләре" такымы
МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ АКЦИЯСЕНЕҢ МУЗЫКАЛЬ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМ!🎶🎉

Бәйгенең шартларында без иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм!" сәхнәсендә чыгыш ясаячак дип язган идек. Быелгы катнашучыларның иҗаты гаҗәеп көчле, һәрберсе үзенчәлекле, бер генә кешене сайлап алу безнең өчен бик авыр булды — һәркем җиңүгә лаек! Шуңа күрә без сәхнәгә тагын берничә музыкантны чыгару турында карар кылдык.

Һәм менә алар — сәхнәбезнең йолдызлары:
Илнар Сибгатуллин (AIGYR)
Ләйлә Хафизова
Мәликә Юнысова
Гүзәл Сабирова

Алар барысы да «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак! 💫

🎁 Иң күп тавыш җыйган катнашучы Гүзәл Сабировага «Мин татарча сөйләшәм!»нән мерч һәм партнерлардан бүләк!

Барлык канташучыларга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Татарча иҗат итүдән туктамагыз!
Бүген Татар китабы йортында мәктәп укучылары өчен оештырылган «Казан квест»ның бер тукталышы эшләячәк. Уен «Мин татарча сөйләшәм» 🤩 акциясе кысаларында үтә, ә оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы 🤩

💬 Катнашучылар комментарийларда Шәриф Камал әсәрләренә үзләренең иллюстрацияләрен калдырачаклар. Әйдәгез, алар нәрсә ясаганын бергәләп карап барыйк!

🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩
«Мин татарча сөйләшәм!» дизайнерлар һәм рәссамнар өчен плакатлар лабораториясе оештыра! Лабораториядә студентлар һәм ирекле иҗатчылар катнаша ала, иң мөһиме: теләк һәм график редакторларда эшли белү.

Тема: «Татар теле – ассоциацияләр». Бу – татар теленә иҗади якын килеп, тел белән бәйле ассоциацияләрне һәм күзаллауларны плакат формасында чагылдыруны күздә тота.

19 һәм 22 апрель – лабораториягә килеп эшләү көннәре. Катнашу өчен, 15нче апрельгә кадәр түбәндәге гаризаны тутыру сорала: https://forms.yandex.ru/u/67f397845056902c5bf92e6f/

Нәтижәдә, әлеге эшләрдән аерым бер күргәзмә оештырылачак. Ә 26нчы апрель көнне тамашачылар күргәзмә белән таныша алачак.
Repost qilingan:
Театр Камала avatar
Театр Камала
📢Рәдиф Кашаповның "Татар җыры ханбикәләре" лекциясенә чакырабыз

27 апрель көнне 18.00 сәгатьтә яңа бинаның Кече залында «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррире урынбасары, Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашаповның "Татар җыры ханбикәләре" дигән лекциясе була.
Татар музыкасы - ул, бер яктан, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зиннур Нурмөхәммәтов, Гали Ильясовлар.
Икенче яктан ул - Зифа Басыйрова, Мөнирә Булатова, Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Флера Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Мәрьям Рахманкулова,
Гөлсем Сөләйманова, Римма Ибраһимова.
Аларның тормышларын өйрәник, тавышларын тыңлыйк, моң серләренә төшенергә тырышыйк.


➖➖➖➖➖➖➖➖➖

📢Приглашаем на лекцию Радифа Кашапова "Царицы татарской песни"

27 апреля в 18.00 в Камерном зале нового здания состоится лекция заместителя главного редактора интернет-газеты «Реальное время», креативного директора лейбла Yummy Music Радифа Кашапова "Царицы татарской песни".
Татарская музыка – это, с одной стороны, Рашид Вагапов, Ильхам Шакиров, Хайдар Бигичев, Зиннур Нурмухамметов, Гали Ильясов.
С другой стороны, это Зифа Басырова, Мунира Булатова, Сара Садыкова, Альфия Авзалова, Вафира Гиззатуллина, Флера Сулейманова, Фарида Кудашева, Марьям Рахманкулова, Гульсем Сулейманова, Римма Ибрагимова. Давайте изучим их жизнь, послушаем их голоса, попробуем понять секрет их "мон".

ЛЕКЦИЯ ПРОЙДЕТ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

🎫КУПИТЬ БИЛЕТ
05.04.202512:19
12 апрель көнне Казан федераль университетында ачык ишекләр көне булачак
20.04.202517:19
Төрле буыннарның татар теленә карашлары нинди? Бүген иң кечкенәләрдән башлыйк

«Мин татарча сөйләшәм!»гә кил.
26 апрель 15:00 сәгатьтә Г. Камал театрының яңа бинасы янында очрашабыз 🤩

#минтатарчасөйләшәм2025
«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем»

22 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үзенчәлекле шигъри кичә – «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» узачак. Тамаша Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырыла.

Ясалма фәһем шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләргә җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк. Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара алачак.

Катнашалар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.

Керү – бушлай, әмма теркәлү сорала: https://forms.yandex.ru/u/67fd4be6eb6146bd2baa1a39/
13.04.202509:53
Кичә Казан үзәгендәге Тирмәдә узган фатирник мизгелләрен искә төшерик!😍

Рәхмәт, @tamyrlar_kazan !

#минтатарчасөйләшәм2025
10.04.202508:33
Бездә яңалык! 🤩

"Мин татарча сөйләшәм!" өчен махсус телеграм эмодзилар ясадык! 🤩

Хәзер инде чатларда да татарча vibe тарата алабыз —
эмодзиларны йөклә, куллан, дусларыңны да кушылырга чакыр!

⭐️ Telegram Premium кулланучыларына — аерым миссия:
исемегез янына "Ә" хәрефен куегыз!
Кем татарча сөйләшә — күренеп торсын! 🤩

Эмодзилар монда: https://t.me/addemoji/MTS2025_by_TgEmodziBot
📌 11 апрельдә иске шәһәрне танып белергә өйрәтә торган сәяхәткә чакырабыз. «Ханнар Казаны эзләреннән: көньяк капкалар һәм татар утраулары» маршрутына кушылыгыз!

Татар китабы йорты һәм «Ачык университет» тарихчы, урбанчы Айрат Фәйзрахмановның махсус җәяүле сәяхәтенә чакыра. Ханнар чоры Казанының көньяк чикләреннән барып, Аталык, Нугай, Хан капкалары торган урыннарны, борынгы һәм хәзерге шәһәрнең «татар утраучыкларын» күрербез. Биш гасырны сәгать ярымда кичеп чыгарбыз.

Сәяхәт Татар китабы йорты янында башлана һәм Милли китапханә бинасы янында тәмамлана.

11 апрель, 17:00
Түләүсез, ләкин теркәлергә кирәк

📍Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15. @tatbookhouse
02.04.202517:33
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤  🔤🔤🔤🔤

📖 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Бу бәйрәм 1967 елда атаклы балалар язучысы Һанс Кристиан Андерсен туган көндә билгеләп үтелә башлый. Быел Андерсенның 220-еллыгы да дөнья күләмендә бәйрәм ителә.

🔵Издательство Теория
🔵Сәлам, микроб!
🔵Тыз-быз
🔵Юлбасма
🔵Барслар гаиләсе
🔵Таткультресурсцентр
🔵Татарстан китап нәшрияте

📖 Балаларыгыз китап укыймы?

@tatardesign_official
🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩гә 1 атна калды!

🤩 Кайчан ❓
26 апрель 15:00 сәгатьтә

🤩 Кайда
Г. Камал театрының яңа бинасы янында (Һ. Такташ урамы, 74 йорт)

#минтатарчасөйләшәм2025
14.04.202510:19
Шәрык клубы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә кушыла!

Сез Шәрык клубы белән танышмы? Шәрык клубы — татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы. Быелгы акциягә алар да үз өлешен кертәчәкләр.

“Мин татарча сөйләшәм!” серсүзен әйтеп, бушлай экскурсия уза алачаксың!

Экскурсия вакытлары:
22 апрель 15:00
23 апрель 17:00
25 апрель 19:00

Шәрык клубына рәхмәт! ✨

#минтатарчасөйләшәм2025
🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤

26 апрель көнне Камал театрының яңа бинасында (Һади Такташ ур., 74) 10:00 башлап, 20:00 кадәр
ПЕЧӘН БАЗАРЫ милли дизайн-маркеты эшлиячәк
⚱️👒😴🏡👢💅☕️🟰🧰

Дусларыгызга, туганнарыгызга, якыннарыгызга җибәрегез, белми калмасыннар! 💐

❤️БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ❤️

@tatardesign_official
07.04.202510:18
🎧 ФАТИРНИК vs. ФАТИРЛЫК

Гитара, җыр, чәй, шигырь, дуслар һәм микрофон – боларның барысы да бер урында. Мондый чара сиңа кызыклымы? Бездә аның исеме дә бар — ФАТИРНИК.

фатирНИК? ФАТИР-НИК?! Хммм...

Татар телендә яңа сүзләр кайдан килеп чыга дисезме? Кайчак – китаплардан, кайчак – галимнәрдән, ә кайчак – гитара чиртеп утырган егеттән. Бүген сүзебез шундыйларның берсе турында.

🛋 Фатирник – ул татарча квартирник.
Фатирник дигәндә, гадәттә кечкенә генә фатирда, дуслар белән җырлашып утыру, үзенә күрә бер иҗади кичә күз алдына килә.

📖 Ә хәзер аз гына этимология:
• фатир – «квартира» сүзенең татарча варианты;
• -ник – рус телендә исем сүз төркемен ясаучы кушымча.
Мәсәлән, квартирник, тусовщик, дневник...

Шулай итеп: фатир + -ник = ФАТИРНИК
Татар мохитенә җайлашкан, җиңел, колакка ятышлы, заманча сүз.

🤯 ә фатирЛЫК?

📚 Кайберәүләр бу чараны «фатирлык» дип тә атый. Татарча -лык кушымчасы безгә таныш, ул да исем сүз төркемен ясый: дуслык, татарлык, чынбарлык. ФатирЛЫК – шулай ук татарча, ләкин бу сүзгә азрак романтика гына җитми кебек...

Кайчандыр бу сүз юк иде. Бүген бар. Ә бәлки иртәгә бу сүзне «Татар сүзлеге»нә дә кертерләр?

🎶 Ә син кайсы яклы: фатирНИКмы, фатирЛЫКмы?
02.04.202511:54
Мәчетләргә ярдәм итүнең яңа ысулы - Halal card системасына кушылу.

Halal card МӘЧЕТЛӘРГӘ һәм ФОНДЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ, махсус садакаматлар ясау, хәләл кешбэк системасын, хәләл рассрочка булдыру белән шөгыльләнә.

Halal card кушымтасы ярдәмендә:
🔸
шәригать кануннарына туры килә торган карта чыгартырга, хәләл кешбэк алырга,
🔸 МӘЧЕТЛӘРГӘ СӘДАКА (бер тапкыр яки даими рәвештә) күчерергә мөмкин. Авто-садака ярдәмендә айга бер, атнага бер яки көн саен садака күчерү системасын ясап куеп була.
🔸 ҮЗ МӘХӘЛЛӘҢНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАРЫ белән танышып барырга мөмкин.

❗️ Әлеге проект Диния нәзарәте тарафыннан расланган.

Без бу проектка үз өлешебезне кертә, ЯРДӘМ ИТӘ АЛАБЫЗ. Өч ысул бар:
1️⃣ сылтама аша күчеп, сәдака күчерә алабыз - https://goo.su/eBEVPz
2️⃣ аларның телеграм каналларына язылып, аларга танылырга, эшләрен алга җибәрергә булыша алабыз - https://t.me/halalcard_ru
3️⃣ әлеге язманы танышларыбызга, дусларыбызга җибәреп, мәгълүматны таратырга булыша алабыз.
«Мин татарча сөйләшәм!»гә 20 ел!

Бу еллар дәвамында татар теленә мәхәббәт уяттык, шәһәр урамнарын татарча яңгыраттык.

Быел — юбилей! 20нче тапкыр! Күбрәк чаралар. Күбрәк татарча.

Без татарча сөйләшәбез. Ә син?
#минтатарчасөйләшәм2025
14.04.202510:19
Бездә яңа бәйге!

#минтатарчасөйләшәм2025 хэштегын куллан һәм худи от 🤩
Ә Син кем?

#минтатарчасөйләшәм2025
Музыкаль бәйгенең тавыш бирү этабына узган музыкантлар катнашында фатирник узачак.

Кайчан❓
12 апрель көнне 16:00 сәгатьтә;

Кайда❓
Каюм Насыйри урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан Тирмәдә.


Урыннар чикле!
Билетлар – сылтамада 📲
05.04.202512:19
⚡️Единый День открытых дверей в Казанском федеральном!

Абитуриенты и их родители! Впервые в один день вы сможете посетить все институты и факультет КФУ – заглянуть в аудитории и научные лаборатории, встретиться со студентами, задать вопросы директорам и даже пообщаться с будущими топовыми работодателями.

Отличная возможность уже сегодня погрузиться в мир науки, познакомиться со всеми возможностями, выбрать сферу и уже сегодня построить свою карьерную траекторию 😎

Мы построили расписание так, чтобы вы могли получить максимум информации и положительных эмоций. Рассказываем подробнее 👇

🔹Экскурсии по институтам Казанского университета
Вы сможете пройтись по кампусу, заглянуть в лаборатории, где совершались выдающиеся открытия, оценить современное оснащение и примерить на себя роль студента.

🔹«Студенческая болталка»
Здесь можно будет неформально пообщаться с самыми яркими студентами вуза – активистами, победителями олимпиад, стартаперами и просто классными ребятами.

🔹Открытый диалог с директором
Готовьте свои вопросы, чтобы задать их непосредственно директору института/декану факультета, который рассматриваете для поступления.

🔹Научно-популярные лекции
Отличная возможность почувствовать себя студентом и посмотреть на преподавателей Казанского федерального «в деле».

И многое другое!

📆12 апреля, 10:00 – 15:00
📍Казанский федеральный университет

👉Подробное расписание и обязательная регистрация по ссылке.

❗️Программа дорабатывается. Пожалуйста, отслеживайте изменения.

#поступайвФедеральный
Музыкаль бәйгенең тавыш бирү этабына узган катнашучыларны каршы алыгыз!😍🎶

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм!" сәхнәсендә чыгыш ясаячак!

📌Тавыш бирү безнең ВКонтакте төркемендә 13 апрель 23:59 кадәр дәвам итәчәк. Үзеңә ошаган башкаручыны сайла!

🎶ТАВЫШ БИРЕРГӘ🎶
Ko'rsatilgan 1 - 24 dan 54
Ko'proq funksiyalarni ochish uchun tizimga kiring.