Ураза бәйрәме котлы булсын!
Кадерле милләттәшләр, дин кардәшләр! Кадерле дуслар!
Сезне ихлас күңелемнән Рамазан Гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен иде! Озын көннәрдә Аллаһ ризалыгы өчен, җәннәт өмет итеп тоткан уразаларыбыз җәһәннәм утына пәрдә, явызлыкка калкан булсын иде! Шушы гамәл-гыйбадәтләребез бәрабәренә Раббыбыз Аллаһ безгә ике дөньяның да һидәятен насыйп итсен! Үзебезне, гаиләләребезне, балаларыбызны, нәселебезне Аллаһы Тәгалә рәхмәтләре белән сакласын һәм якласын иде!
Әйе, дөньялар борчулы, әмма аңа карап Рамазан үзенең кыйммәтен югалтмый, Ураза бәйрәме иң кадерле бәйрәмебез булып кала, ай буе кылган изге гыйбадәтләребез, фәрештә канатлары белән, гамәл дәфтәрләренә языла бара... Дөньяга иминлек теләп ай буе кылган догаларыбыз кабул булсын иде!
Ниндидер сәбәпләр белән быел ураза тота алмаган кешеләргә киләсе ел Рамазанын фарыз уразалар тотып уздырырга язсын! Милләтемә хак дин-ислам юлларына чыгып, Аллаһ кушканча яшәргә насыйп итсен! Раббым, халкыбызга ике дөньяның да бәхетен бир, аны хәвеф-хәтәрләрдән сакла, адашу-саташулардан сакла, ачлыктан-ялангачлыктан сакла, башка халыкларга кол булудан сакла, телсез-динсез калудан сакла! Татар халкына үз илендә, үз җирендә, иманлы имин тормышта, хәерле бәрәкәтләр белән, бәхет-сәгадәттә яшәргә насыйп булсын, ул моңа лаек!
Хуш, 2025 елның өмет белән узган онытылмас Рамазаны! Хуш, Рамазан! Безне күләгәңдә сыеныдырып, көннәребезне - мәгънә, төннәребезне - нур белән тутырганың өчен, без сине сагынып искә алырбыз һәм киләсе елда да сагынып көтеп торырбыз, ин шәә Аллаһ!
УРАЗА БӘЙРӘМЕ КОТЛЫ БУЛСЫН, ДУСЛАРЫМ!!!
Фәүзия Бәйрәмова-Аймал
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
Б Ә Й Р Ә М Б Ү Г Е Н!
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!