14.04.202513:59
Борнай

12.04.202512:07
Советская власть освободила тебя от царя, богача, сбрось с себя последний гнет суеверие и косность, встань в ряды революционных пролетарок.

08.04.202514:35

02.04.202508:11
Габдуллаһ Тукай да рубубия өйрәтүче аналар турында язган, рәхмәт төшкере...
Ана илә бала
— Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
Вә һәртөрле үсемлекләр бизәнгән чәчәкләр берлә,
Вә төрле күбәләкләр дә күңел ачкан алар берлә.
Агар су, татлы, салкын, саф гаҗәиб чишмәләр, күлләр,
Куаклыкларда сайрар сандугачлар һәм дә былбыллар.
Суда йөзгән балыклар һәм үсеп торган бу зур таулар,
Чебен, черки вә ерткычлар, кәҗә, ат, барча җанварлар?
— Яраткан, әйләгән мәүҗүд боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.
Г. Тукай

27.03.202511:39

23.03.202509:54

14.04.202508:00
Буа мәхдүме - Гаясетдин Нургали задә Хәсәни, 1923

09.04.202507:07
Кадимче йөрәгенә хәнҗәр
Беренче иглан - Русча Коръән тәрҗемәсе.
Икенче иглан - Пианино очен ноталар
Беренче иглан - Русча Коръән тәрҗемәсе.
Икенче иглан - Пианино очен ноталар
08.04.202508:30
Переслав з:
ДУМ РФ татарча

29.03.202500:23
Татар хафизын президент бүләкләде
Сөләйман Бикмаев 2024 елның декабрь аенда Мисырда узган Коръән укучыларның Халыкара ярышында «Коръәнне тулысынча яттан уку» номинациясендә III урынны алган иде
Изге Рамазан аенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды һәм Сөләйман Бикмаевка бүләкне Мисыр Гарәп республикасы президенты Абделфәттах Сиси үзе тапшырды.
Татар хафизы 60 илнең иң көчле хафизлары белән ярышкан иде.
Сөләйман Бикмаев Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туган, хәзер Казанда укый. Коръәнне 5 яшендә өйрәнә башлап, 13 яшенә ятлап бетергән. Аның беренче укытучысы – әтисе Ислам хәзрәт, ул хәзер Чаадаевка бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы. Бикмаевлар имамнар нәселеннән.
Сөләйман Бикмаевның Коръән укуы төшерелгән видеоөзек быелгы Рамазанның соңгы тәравихы алдыннан уздырылган авыз ачу мәҗлесендә төшереп алынды. Сыйфаты хафизга лаеклы булмаса да, Коръән укуны тыңлау өчен яхшы форсат.
Милләттәшебез Сөләйманны халыкара уңышка ирешүе белән котлыйбыз!
@DUMRF_TAT

100 ел элек

25.03.202507:19
Морад Рәмзи Мәккәдә Рамазан күренешләре турында:
Иштә бу шигырьләр Хәрәмәйни мөхтәрәмәйнидә сәхәр алдыннан күркәм көй һәм яхшы тавыш белән манара башларында укылыр. Җәнабе Хакның илаһи әмерләренә буйсынганнарның тырышлыклары арта, шуңа күрә, шулкадәр эсселектә, озын көннәрдә руза тотулары белән бергә һәр көн бер-ике тапкыр гомрә дә кылалар.
Хак Сөбханәһү вә Тәгалә җөмләмезгә хәерле эшләргә тәүфыйк биреп, шайтани вәсвәсәләрдән сакласын, әмин.
Мөхәммәдморад Рәмзи
1916 ел 26 март
Шигырьнең тәрҗемәсе:
Әйа гафил, руза төннәре уза,
Хатаң артты, ела килеп капкасына!
Ычкындырма айның калган өлешен –
Гәр изгелек чәчсәң – табарсың җимешен!
Тәүбә ит син, шаять ки кабул булыр,
Нәфсең исә тәкъвалыкка юлын салыр.
Әйт: “Илаһи, мин Синең зәгыйф колың,
Эзлим барып мин котылу Синең яның!
Минем гыйлем-гамәлгә син тапшырма,
Гарык булдым мин гөнаһка – Син ярлыка!”
Шигырьнең әйтелеше аудиода ⏬⏬⏬

22.03.202511:25
Мәскәү мәчетендә тәравих

13.04.202513:24
Морт авылы, 1906

08.04.202514:49
Переслав з:
ДУМ РФ татарча

03.04.202514:17
Муса Бигиев хезмәтләрен тәкъдим итү
Теләгән һәркем өчен
Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты иртәгә — 4 апрельдә мәшһүр татар галиме Муса Бигиевкә багышланган чарага чакыра.
Программада:
•М.Бигиев хезмәтләрен өйрәнүче һәм тәрҗемә итүче, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов чыгышы,
• китапларны сатып алу мөмкинлеге.
«Халкыбызның мәдәни һәм интеллектуаль мирасын саклауга һәм танытуга зур өлеш кертәчәк мөһим вакыйгада шатланып каршы алачакбыз», — диелә чакыруда.
Үткәрү урыны:
Казан шәһәре, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты
Батурин ур., 7 йорт
II кат, актлар залы.
Башлана: 14:00

28.03.202514:25
Шигырь:
Илне сагыну һәм теләк.
Бер вакытка ташладым мин, и туган илем, сине,
Саф күңелдән чын мәхәббәт һич онытмыйм мин сине.
Күк әһали, ай, кояшым, йолдызым, болытларым,
Төрле чәчәк, гүзәл хуш ис, тауларым, яланнарым
Синдә тудым, синдә үстем, синдә өйрәндем телем,
Синдәге нур, синдәге наз, синдәге милли гыйлем.
Белмәдем бит синдә вакыт, и мөкаддәс туган ил,
Зур җиһанда тапмадым мин синдәй матур туган җир.
И Тәгалә, бирмә форсат, сузмасын кул дошманым,
Үз илемдә мәңге яшә милләтем һәм иманым.
Амин

24.03.202511:28
Менә бин, муллалар зинһар сүзен кулланганнар:
"Сез ки, әгаззе-лголәмә вә әкраме-ссуләха әгълә мәртәбәле хәзрәтләрдән хәер-фатихаларыгызны үтендем, һәр ничек фатихада булыгыз, зинһар".

20.03.202507:36

13.04.202508:56
Түбән Әлки авылында вәкилләр сайлау алдыннан, 1928 ел.

08.04.202514:49
03.04.202510:25
27.03.202511:39
Төрекләрнең иске имләләре
Переслав з:
100 ел элек

19.03.202512:48
Мәрҗани мәчетендә тәравих намазы, 1950-60 нче еллар
Тәравих – намаз арасында ял итү дигәнне аңлата.
Димәк, арыр дәрәҗәгә җитәр өчен никадәр озак басып торырга кирәк булган намазда!
Элек шулай булган да, хәтта авылларда да тәравих намазында хәтем кылганнар, ягъни, Коръәнне тулысынча укып чыга торган булганнар. Хафизлар да күп булган, димәк; Коръәннән карап укымаганнар бит, яттан укыганнар.

Показано 1 - 24 із 50
Увійдіть, щоб розблокувати більше функціональності.