04.05.202513:38
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле🌺 «Париж»🎶

04.05.202505:01
🏡Яңа өйгә кергәндә әйтелә торган иман
Бу иманны күңел дәфтәрегезгә күчереп алыгыз:
Эй Коткарыучы Аллабыз! Закхейнеҥ ӧйӧня керергя ризалык итеб, Сиҥа аҥар да, анын бӧтӧн ӧйӧндягеляреня дя котолоулык китергян. Хязер бу урында торасылары килеӱчеляргя дя, без Сиҥа инялеб теляк китергян жараусыз мяндяляреҥ арткылы, ӓр-тӧрлӧ зыяннан, зыян тейермейче саклаб, аларнын бу ӧйлярен Ӱзеҥ бяхилля, аларныҥ тормошларын да арыулыкта сакла, аминь.
Ӓр нейне арыуландырырга укыла торган иман
Эй ӓдям затын Булдыруычы, Тӧзӧӱче! Тын дяулятен Биреӱче, мяҥге котолоуны Биреӱче, эй Ходай жугартын бяхиллеген белян бу нястягя Ӱзеҥнеҥ Святый Тыныҥны жибяр. Ул Синеҥ Кюктян жибяргян кыуатыҥ белян арыуланыб, аны киряккя тотоучыларга, тянняреня дя булышыб, пайда китереб, безнеҥ Ходайыбыз Иисус Христосъ какына котолорга булышсын ыйы, аминь.
Аннары ул ӓйберляргя 3 табкыр арыу сыу сибяляр.
@tuganaylar_2002

03.05.202516:02
🏡Зәйдә яшәүче Ульяна Тихонова чыгышы белән Сармаш-По-Ирне (Апач) авылыннан. Ул Бөек Ватан сугышы чорында күргән газаплары турында сөйләде...
Балачагы авыр елларга туры килгәнлектән, ул бер класс белем дә алмый кала. Үз тырышлыгы белән укый-язарга өйрәнгән. Бер яңалыкны калдырмый укып, карап бара. Барлык ил башлыкларын таный, исемнәрен белә. Хәзер инде куллары да ручка тотмый, аяклары да авырта, шулай да тик тормый, ике таяк ярдәмендә гел хәрәкәттә.
Ульяна Ивановна еш кына оныгының балалары — Ирина белән Евгенийны чакырып янына утырта да, фотоальбомын алып акрын гына сөйли башлый. Һәрбер фото астына үзенең шигырь юллары, кичерешләре язылган. Ульяна түти сөйләгәннәрне сезгә дә ирештерәбез.
Тулырак:👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/93-iaslek-tyl-veterany-uliana-tixonova-ac-kiles-kinat-asap-ulucelar-da-kup-buldy

28.04.202510:31
Карендәшләребез фольклор коллективлары белән очрашу кичәсендә катнашты🤩🤩🤩
Балык Бистәсе районының Күки авылыда «Туган тел мәңге яшәр» дип исемләнгән фольклор коллективлары белән очрашу кичәсе уздырды👏
📚Әлеге кичә Габдулла Тукай туган көненә багышлап оештырылды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективлар җыелган.
Араларында карендәшләребез дә бар:
- Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан «Чулпы»,
- Саба районының Кырбаш авылыннан «Нардуган»,
- Теләче районының Субаш авылыннан да «Нардуган» ансамбльләре килгән.
Алар бәйрәм сәхнәсендә керәшен җыруларын башкарганнар🎶
«Нардуган» ансамбле фойеда милли ризыкларыбыз белән Олы көн бәйрәме өстәле әзерләгәннәр😋
Кичәнең ахырында һәр ансамбльгә дипломнар тапшырылшган💫

28.04.202508:14
V Керәшен яшьләре форумында делегатлар 4 төркемгә бүленеп, керәшен җыруларына клиплар төшерделәр🎬
Йә, ничек сезгә?!😍😍😍 Шәп килеп чыккан бит!🔥 Ай, талантлы да инде безнең керәшен яшьләре! Лайкларны җәлләмик әле аларга!❤️
https://vk.com/video-11373411_456242063?access_key=5f7698734ddfa4fc53

27.04.202517:01
🏡Ленино авылы түтиләре керәшен халык җыруы «Солдат озату»ны башкара😍
🎶Бу җыр, халыкның традицияләрен һәм йола-гадәтләрен чагылдыра, элгәре ул солдатны армиягә озатканда башкарылган.
📝Җырның сүзләре һәм көе халы күңелендә тирән хисләр уята, туган якка, гаиләгә һәм дусларга булган мәхәббәтне, шулай ук, солдатка яңа тормышка атларга дәрт бирә.
Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле солистлары Раиса Митрюхина, Раиса Леонтьева, Татьяна Яковлева, Галина Шишкина бу җырны үзенчәлекле һәм эмоциональ итеп башкара. Ансамбльнең башкаруында халык җырының традицион элементлары сакланып калган.
⭐️«Солдат озату» җыры — бу гади генә бер җыр түгел, ә халыкның тарихын, мәдәниятен һәм рухын чагылдырган бер әсәр.
ВИДЕО🎥:
https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/lenino-avyly-tutilare-kerasen-xalyk-yruy-soldat-ozatuny-baskara-video

04.05.202512:02
📸Фотоларда — керәшен тарихы.
📍Түбән Кама шәһәренең 47нче балалар бакчасы күп еллар дәвамында «Керәшен халкының тарихы һәм мәдәнияте» юнәлешендә актив эшләп килә. Бакчада Елизавета Михайлова җитәкче булган елларда ук бу эшкә тотынган булганнар. Хәзерге бакча мөдире Зөлхиҗә Галимҗановна да керәшен бәйрәмнәрен, уен-йолаларын өйрәнүгә аерым игътибар бирә😍
🎞️Балалар бакчасында шушы җирлекнең узган тарихына багышланган альбом саклана. Ә анда тормыш китабы булырлык фотосурәтләр тупланган. Вакыт агышы үз эзен калдырган сурәтләрнең берсендә өч мөлаем керәшен кызын күрергә мөмкин. Ул заман инде тарихта гына калса да, бәлки бу кызларны танучылар булыр?🙏🏽
‼️47нче бакча хезмәткәрләре аларның үзләренә 8(855)30-16-56 номеры белән телефоннан шалтыратуларын көтәләр. Әлбәттә, «Туганайлар» редакцияcе (тел.:+7-917-250-97-95) белән дә элемтәгә керерсез, дип өметләнәбез❤️

04.05.202503:12
🌺Ару-имин иртәләр белән, туганайларыбыз!🌺
Урамда салкын булса да, иң мөһиме – күңелегездә рәхәт, җылы булсын!🙏
Йөзегез кояш кебек балкып торсын!☀

03.05.202513:37
Казан шәһәреннән Фәсхетдинова Малика гөсләдә уйный. Җитәкчесе - Шәмсемөхәмәтова Рамилә. «Суда балык йөзәдер»🎶
28.04.202509:03
✅25 апрельдә Казан шәһәрендә Россия мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан «Этномириада» фестиваль-конкурсы
оештырылды💫
Халыкара «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең максаты - традицион сәнгать мәдәниятен саклап калу һәм үстерү💚
«Этномириада» фестивалендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк карамагында эшләүче «Казансу»🌺фольклор ансамбле һәм «Тумар»🌸 вокаль-инструменталь ансамбле катнашты.
🏆«Казансу» – беренче, 🏆«Тумар» икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды👏👏👏

28.04.202507:31
🎖️Югары Әрнәштән 96 яшьлек Раиса Владимировага Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырылды
2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла 💫
🎖️ Раиса Петровнага бу медальне Албай авыл җирелге башлыгы Иван Крешков тапшырган.
🏡Раиса Петровна Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан. Гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә. Бәләкәй чагында аның уң күзе шешеп чыга. Аңа игътибар итмәгәннәр күрәсең, дәваламыйлар. Ә табибка күрсәткәндә инде соң була. Шулай итей, бәләкәй Раиса күзсез кала. Чирнең колакка күчүе билгеле була. Сәламәтлеге какшаган булуына карамастан, ул хуҗалыкта булыша, авырткан әтисен дә карый.
Раиса Петровна мәктәптә укымаган, шуңа да, хәреф танымый, яза белми. Сугыш башлангач, аның бертуган абыйсы фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Ике апасы, үсеп җиткәч, кияүгә чыгып, читкә китәләр. Аны егетләр дә ошатып йөри, ләкин әнисе кияүгә бирергә риза булмый...
ТУЛЫ ЯЗМА 👈

27.04.202513:52
Карендәшебез Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан Наталья Чепкасова. Гармунда аның тормыш иптәше Асаф Шигапов уйный💞

04.05.202510:31
💞Федотовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте🎉
Максим Михайлов 🌾Тукай районының Калинино авылында, Нина Михайловна 🌾Авлаш авылында туып-үскән.
📽Юбилярларның танышу тарихы кызыклы. Дуслары оештырган бер очрашуда алар беренче тапкыр күрешәләр. Очрашу бик күңелле үтә. Күпмедер вакыт узгач, аларның аралашулары көчле дуслыкка әверелә. Кояшлы матур көнне алар Яр Чаллы шәһәре ЗАГСында язылышып, гаилә коралар. Дусларының таныштыруы алар өчен тормышта гомерлек мәхәббәт булып кала.
Дәвамы 👈

03.05.202518:01
Интересные факты о кряшенах🌻🌻🌻
Для кряшен, как и для других народов России, характерны свои особенности. Рассказываем о некоторых из них.
1. По разным данным, число кряшен может составить до двухсот тысяч человек. Согласно переписи населения, проведённой в 2010 году, число кряшен в России составило 34 822 человек.
2. Подавляющее большинство верующих кряшен – православные. Однако среди них встречаются и язычники, преимущественно в Кайбицком районе, которые с древнейших времён соблюдают характерные для них обряды.
3. Алфавит для кряшен на основе кириллицы создан Н.И.Ильминским. Он разрабатывался с 1862г., окончательно оформился в 1874г. Для кряшенского алфавита добавили четыре буквы, отличные от русской азбуки, - ҥ, ӓ, ӧ, ӱ, которые обозначают специфические звуки тюркского языка. В 1930 г. с введением яналифа алфавит для кряшен “убрали в долгий ящик”. Использование кряшенского алфавита возобновилось лишь в 90-е годы 20 века при выпуске богослужебных книг на церковно-кряшенском языке.
ДРУГИЕ ФАКТЫ 👈

28.04.202512:01
15 апрель көнне Түбән Каманың 35нче лицей укучылары уку-фәнни эш проектларын яклаганнар👍
9нчы класс укучысы Егор Гайнетдинов «Наследие предков»🌏 темасына әзерләгән проектын яклаган👏
💥Егор, туган тел укытучысы Рәсимә Кәримова җитәкчелегендә, үз гаиләләренең керәшеннәр яклап нәсел тамырларын өйрәнгән. Шулай ук ул, үз проекты кысаларында, «Керәшеннәр кемнәр алар?» дигән сорауга да фәнни җавап эзләгән. Теманы ачканда, Егор керәшеннәрнең бай традицияләренә, милли киемнәренә, бәйрәмнәренә дә зур урын биргән. Үз гаиләсенең нәсел агачын барлаган, гаилә мирасына да тукталган. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары турында да язган.
Сүз уңаеннан, Егор – Красный Ключ поселогы керәшеннәреннән торган «Баш чишмә» ансамбленә йөрүче Роза Степановнаның туганының улы.
Укытучылары җитәкчелегендә, укучыларның мондый проектларга алынулары халык культурасының, традицияләренең киләчәктә дә сакланып калачагына ышаныч уята. Ә боларны белгән яшьләрнең чын патриотлар булып үсәчәгенә өмет зур❤️🙏🏽

28.04.202508:49
Көлсәң - көл, еласаң - ела инде монда 😂😭
Сездә ничек обстановка? Казанда буран дулый ❄️❄️❄️
Фото, видеолар көтеп калабыз 😏
"Кыш бабай, Кыш бабай -
Ул безне ярата,
Олы кон атнасында
Җомырка тарата" - дип яза бер укучыбыз...

28.04.202505:15
⛪️Үлене искә алганда эчү – үле өчен дә, исәннәргә дә файдасыз
Дөньядан киткән кешенең кабере өстенә ниндирәк таш куярга? “Родительский”да үлеләр өстенә баргач, аларны искә алып эчәргә ярыймы? Үле ашы табынын ничек әзерләргә? Керәшен священниклар белән элемтәгә кереп, бу сорауларга аларның җавапларын әзерләдек. Ул җаваплар барчабызга да кирәкле һәм файдалы булыр, дип уйлыйбыз.
– Хәзер күпчелек мул яши, һәрхәлдә, ипигә тилмерүчеләр юк. Аллага шөкер. Үле ашында өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора, туй өстәленнән калышмый. Үле ашы өстәлен әзерләү буенча чиркәүнең үз таләпләре бармы?
– Үле ашы ризыклары гына дигән аерым таләпләр юк. Һәркем булдыра алганча әзерли. Әмма, беренче чиратта, ашау гына түгел, үле өчен иман уку тиеш. Болар 17нче кафизма (118 псалом) һәм Псалтирь. Өсте-өсте ризык әзерләп, ашалып бетмичә калып, аларны әрәм итү үзе зур җазык.
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/lene-isk-alganda-ech-le-chen-d-isnnrg-d-faydasyz

27.04.202512:57
💒 Бүген керәшеннәрнең Тәре утырган көне
Пасха атнасының соңгы көнен керәшеннәр Тәре утырган көн дип билгеләп уза. Быел ул 27 апрельгә туры килде.
Бу нәрсә бөтен керәшен авылларында да булмаган. Чиркәү булган җирләрдә батюшка үзенең бала-чагалары яки дьяконы белән, тәре күтәреп, Пасхадан соң бер атна өйдән-өйгә йөргәннәр. Алар Христос терелеп торуын данлап, Пасха җыруларын җырлаганнар, иманнар укыганнар. Батюшканы күчтәнәчләр белән дә сыйлый торган булганнар. Тәре утырган көн булуы турында керәшеннәрнең духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов та искәртә.
Бу - бик электән булган. Урыслар аны крестный ход дип йөрткәннәр, ләкин аларда тәре утыру дигән көне булмаган. Керәшеннәрдә өйдән-өйгә субботага кадәр йөргәннәр. Ә менә атнакөнне (воскресенье) болай йөрмәгәннәр, тәреләр кабат чиркәүгә, үз урыннарына кайткан. Менә шушы көнне элгәре керәшеннәр Тәре утырган көн дип билгеләп үткәннәр, таба исе чыгарганнар. Хәзер инде бу күренеш авылларда күзәтелми, өлкән әбиләр генә Тәре утырган көн, дип искә ала.

04.05.202509:01
🎶В Доме культуры села Мелекес Тукаевского района состоялся гала-концерт муниципального этапа республиканского фестиваля детских и юношеских театров «Сайяр»🤩
📄Организаторами выступили Управление образования и Центр внешкольной работы, объединив таланты юных артистов.
21 творческий коллектив из школ района представил свои работы, превратив сцену в мир волшебства и вдохновения. Зрители насладились красочными театральными постановками на родном татарском языке, а коллектив «Яшьлек» подарил всем незабываемый концертный номер!👏
Победителями фестиваля стали:
💫Детский сад «Ак каен»,
💫Старо-Абдулловская школа,
💫Калмиинская школа,
💫Мелекесская школа.

03.05.202517:01
⭐️⭐️⭐️Бессмертный полк. Кряшены. Прокопий Афанасьев
🎞️Афанасьев Прокопий Степанович родился в 1925 году в Нурлатском районе в селе Чурабатыр.
В годы Великой Отечественной войны был рядовым. Его подвиг и мужество были отмечены медалью ВОВ 1 степени. Вернувшись с фронта, он остался примером стойкости, несмотря на полученные ранения.
Его жизнь — символ мужества и самоотверженности, вдохновляющий для последующих поколений💫

28.04.202511:02
V Керәшен яшьләре форумында делегатлар 4 төркемгә бүленеп, керәшен җыруларына төшергән икенче клип🎬
Йә, ничек сезгә?!😍 Лайкларны җәлләмик әле аларга!❤️
https://vk.com/video-11373411_456242065?access_key=9cba0f8c06f3b30c0d

Кайра бөлүшүлгөн:
ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана

28.04.202508:43
🎖🎖Искусственный интеллект оживил памятник воинам-связистам
@tatmediaofficial
@tatmediaofficial

28.04.202503:12
Хәерле иртәләр, Карендәшләр!❤
Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!!!
Менә шулай матур өстәл арты утыруларына ни җитә?Килешәсезме?!☺️

25.04.202513:27
V керәшен яшьләре форумының пленар утырышыннан матур мизгелләр 🔥
Менә шулай ешрак очраштыргалаштырып торырга кирәк, карендәшләр!❤️
Яшьләр бер-берсен белеп, тату булып үссен! Безнең әллә нинди талантлы яшьләр бар, таралышып йөрмәсеннәр!
Юл күрсәтүче өлкәннәр барда, өйрәнеп калырга кирәк!
Һәм бу тәрбия гаиләдән башланырга тиеш!
Күмәк көч тау күтәрә!💪
#Vкерәшеняшьләрефорумы

Көрсөтүлдү 1 - 24 ичинде 164
Көбүрөөк функцияларды ачуу үчүн кириңиз.