06.05.202511:28
✅200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга.
✅Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга.
✅Томалап, тәүлек буе төнәтергә.
✅Аннан, сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга.
✅Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга.
Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы.
Тузганактан ясалган бал витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә.

05.05.202515:38
Сорау: ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме нәрсә?
Минемчә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме:
1. Үзара хөрмәт һәм бер-береңнең кызыксынуларына, бер-береңнең шәхси чикләренә хөрмәт белән карау.
2. Уртак кызыксынулар, бергә уздырган мизгелләр.
3. Барысын да уртага салып сөйләшү һәм бер-береңне ишетә белү.
4. Бер-береңә соклана белү. Бу исә ике арадагы җылылыкны һәм якынлыкны сакларга ярдәм итә.
5. Ышаныч, бер-береңә карата хис, кичерешләр, уйлар турында ачыктан-ачык әйтә алу. Бу очракта кеше үзен эмоциональ яктан ышанычлы хис итә ала.
Минем өчен гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең сыйфаты аларның бер-берсенең йомшак якларына булган мөнәсәбәтеннән чыгып бәяләнә. Ул эмоциональ яктан җитлеккән һәм дөрес корылган мөнәсәбәтләрнең индикаторы булып тора. Бу – бер-береңнең авырткан җиренә «басмаска» кирәген аңлау, аларны читләтеп үтәргә тырышу. Менә шул чакта гына ике арада ышаныч һәм иминлек сакланачак.
Аккредитацияле психолог Зиләра Бережных

Кайра бөлүшүлгөн:
Рустам Минниханов

01.05.202505:03
С Праздником Весны и Труда, друзья!
1 Май бәйрәме белән!
1 Май бәйрәме белән!

30.04.202507:17
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов Җиңү поездын каршылауда беренче тапкыр катнаша.

29.04.202508:47

27.04.202512:18
Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Зөһрә СӘХӘБИЕВАны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Ягымлы тавышы, моңлы җырлары белән халкыбызны гел сөендереп торсын!
Ә сез Зөһрә Сәхәбиеваны яхшы беләсезме? Дөрес җавапларны билгеләп, үзегезне тикшереп карагыз әле 👇👇👇

06.05.202507:50
«ТАТМЕДИА» галереясында «Татарстан» журналы Минзәләнең мактаулы гражданы, фотохәбәрче Виктор Тёминның *«Сугыш. Беренче көннән ахыргы көнгә кадәр»** дигән күргәзмәсен тәкъдим итә.
Виктор Тёмин — СССРда *«фоторепортаж короле» дип танылган оста. Аның *«Җиңү байрагы Рейхстаг өстендә» дигән сурәте 1945 елның 1 маенда, Берлиндагы сугышлар вакытында төшерелгән һәм дөньяның иң зур газеталарында басылган.
Виктор Тёмин үзенең беренче фотосурәтен 7 яшендә Минзәлә мәктәбендә укыганда төшерә. Ул — барлык сугыш байракларын төшергән бердәнбер фотограф.
Аның фотосурәтләре Минзәләнең Туган якны өйрәнү музеенда саклана.

05.05.202509:53
Килешәсезме?😁
видео: @aliyusika
видео: @aliyusika

30.04.202517:00
Гүзәл белән Илдарның бу бәләкәч балаларының кайсысы дип уйлыйсыз?
Эллари, Камилла, Самир, Ариана?😌
Эллари, Камилла, Самир, Ариана?😌
30.04.202506:29
Казанга Җиңү поезды килде

29.04.202508:19
Бүгенге көн тагын кайгылы хәбәр китерде.
Күренекле татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат.
Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

27.04.202511:05
Кайгылы хәбәр
Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат. Аңа 77 яшь иде.
Туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

05.05.202519:11
«Приехал голодный татарин из Казани в Москву».
Элвин Грей Газмановта кунакта булып кайткан.

04.05.202505:39
Яңа саныбыз басыла... Көтегез😍

30.04.202511:40
Ринара Нагаева һәм Дарина Ерохинаның «Татарларның мифик затлары» китабы иллюстрацияләренең берсе.
Тагын нинди мифик затларны атый аласыз?
Тагын нинди мифик затларны атый аласыз?
29.04.202517:56
Ягъкуб Хәлили – татар мәдәнияте тарихында эз калдырган шәхес!
Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туган, шунда ук данлыклы мәдрәсәне тәмамлап, анда укытучы булып эшләгән Ягъкуб Хәлили 1913 елда татар хатын-кызлары өчен беренче «Сөембикә» журналын нигезләгән.
Видеода Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәп-тарихы музее җитәкчесе Алсу Фаат кызы Хисмәтуллина журналыбызга нигез салган шәхес турында сөйли.

28.04.202508:17
Ничек сезгә, кызлар-ханымнар?😍
видео @phmlk
видео @phmlk

26.04.202519:55
Казанда кар ява…

05.05.202516:22
Май башында җыярга мөмкин булган үләннәр һәм аларның файдасы
Кычыткан (крапива) Җыю вакыты: чәчәк атканчы өске яшь яфракларын. Файдасы: канны чистарта, ялкынсынуга каршы тора, чәчне ныгыта. С һәм К витаминнарына, тимергә бай. Куллану: ашларда, салатларда, чәйдә, судагы төнәтмәсе, чәчне чайкау өчен төнәтмә.
Бака яфрагы (подорожник) Файдасы: яраларны төзәтә, ялкынсынуны киметә, ютәл вакытында ярдәм итә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Куллану: согы, судагы төнәтмәсе.
Тузганак (одуванчик) – яфрак, чәчәк, тамыр. Файдасы: үт һәм сидек кудыручы, бавырны чистарта. А, С, К витаминнарына бай. Куллану: салатлар, чәйләр, төнәтмә, кайнатмалар, сироплар ясау өчен.
Сәрдә үләне (сныть) Файдасы: җиңелчә чистарту үзлегенә ия. Матдәләр алмашын яхшырта. В төркеме витаминнары һәм С витаминына бай. Куллану: ашлар, салатлар, бәлеш эчлегенә салалар.
Күкебаш (медуница) Файдасы: салкын тигәндә, ютәл вакытында файдалы. Иммунитетны ныгыта. Куллану: чәй, төнәтмә, ингаляция өчен.

01.05.202517:55
Бүген хезмәттәшебез Динара Әхмәт, күршеләрен җыеп, Карга боткасы пешереп сыйлаган. «Шәһәрдә яшәү телне, гореф-гадәтләрне, үткәнне оныту, тормыштан сызып ташлау өчен сәбәп була алмый», – ди ул.
Тагын кайсы якларда сакланды бу матур йола? Сездә ничек уза?

30.04.202509:18

29.04.202509:49
Азамат Гафаров:
- Атай матур итеп ята. Аңа: «Обед вакыты, тор инде!» - диясе килә... Әмма, кызганыч, шулай килеп чыкты.
Тышта - кубәләкләп кар ява. Табигатьнең дә әти
белән хушлашасы килми. Урамда - «Кышкы романс».
Әти бөек кеше булды. Иң шәп атай! Ул мине күп әйбергә өйрәтте. Атай, тыныч йокла! Мин синең эшеңне давам итәчәкмен.

27.04.202517:11
Сөн буйларына аккошлар кайтты.
Видеоны укучыбыз Әлфия Усманова җибәрде.

26.04.202515:05
26 апрель — Тукай көне.
Бүген — халкыбызның йөрәгендә тирән эз калдырган бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу көне.
Ә Тукай бүген арабызда яшәсә, безнең белән аралашса?
Габдулла Тукай белән интервью үткәрергә булдык (ясалма интеллект безгә булышты).

Көрсөтүлдү 1 - 24 ичинде 93
Көбүрөөк функцияларды ачуу үчүн кириңиз.