Дәвамы. Башы ⬆️
Рамазан ае - Аллаһ кушканнарны тырышып үтәү һәм Ул тыйганнардан аеруча читләшү вакыты. Аллаһның рәхмәте белән, бу Рамазан ае ураза тотуда, Коръәнне өйрәнүдә, хәйрия эшләрен башкаруда ихлас тырышкан кардәшләребезнең күп игелекле гамәлләре белән сугарылып узды. Аллаһка шөкер, без ел саен оештырыла торган Рамазан-Кәрим акциясен уздырдык, аның барышында аз керемле кешеләргә, ярлыларга, өлкәннәргә, балалар йортларына һәм приютларга, махсус хәрби операциядә катнашып, яраланган Ватан сакчылары дәваланучы госпитальләргә һәм хастаханәләргә, барлыгы дистәләрчә мең азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Без фронтның алгы сызыгына, хәрби частьларга һәм ирекле отрядларга гуманитар ярдәм җибәрдек. Болар барысы да Аллаһының рәхмәте һәм хәйриячебез Сөләйман Әбүсәид улы Кәримовның юмартлыгы сәбәпле булды, аңа Аллаһы Тәгалә муллык, юмартлык һәм күркәм холык, хәйрия эшләре аша Раббыбыз юлында риясыз хезмәт итү мөмкинлеген биргән. Шулай ук «Хаҗ Кәрим-2025» хәйрия акциясе нигезендә хаҗга документлар кабул итү төгәлләнде. Без 25 мең ватандашыбыз, шул исәптән Сөләйман Кәримов фида кылган хәйрия юлламалары буенча хаҗ кылачак 5000 кардәшебез, хаҗның бар йолаларын тырышып үти алсын һәм өйләренә исән-имин кайтсын дип догада калабыз.
Аллаһы Тәгалә кешегә исәпсез-хисапсыз мәрхәмәт күрсәтте һәм нинди гамәлләрнең яхшылык белән бәхеткә алып барганлыгын аңлатты. Ул яхшылык эшләргә ашыгырга һәм начарлык кылмаска кушты. Ул һәр кешегә бар кешелек дөньясын бәхетле итәргә омтылуын, кешеләргә аларның үзара мөнәсәбәте ярату, ышаныч, хөрмәт, кызгану һәм бер-берсенә ярдәм итүгә нигезләнүен боерды. Безнең һәркайсыбыз икенче берәвебезгә ярдәм кулын сузарга әзер булсын, нияте игелектә булсын, мәрхәмәтле һәм дус булуы белән аерылып торсын, яхшы сүзләр генә сөйләсен. Шушылар нәтиҗәсендә кеше уңышка, ә тулаем алганда, бар кеше ике дөньяда да бәхеткә ирешә алачак.
Кардәшләремне бу бөек Рамазан сынавының тәмамлануы һәм иманыбызның ныгуы, һәм Гыйд әл-Фитр - пакьләнү бәйрәме белән ихластан котлыйм! Без барыбыз да галәмнәрнең Хуҗасыннан дөньяга тынычлык, хакыйкатьнең наданлык белән гаделсезлектән өстен чыгуын, гаиләләребезгә һәм Ватаныбызга иминлек сорыйбыз. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны, гыйбадәтләребезне, тоткан уразаларыбызны, фида кылган малларыбызны кабул итсен, йөрәкләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә һәм йортларыбызга иминлек һәм бәхет-сәгадәт бүләк итсен! Әмиин!
Ихтирам белән сезнең өчен кардәшлек догасында калып,
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе
@DUMRF_TAT