Кадерле милләттәшләр!
Бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкын, төрки кардәшләребезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бу изге айда без Раббыбызга ихласлыгыбызны, сабырлыгыбызны күрсәттек, күңелләребезне пакьләдек. Ә хәзер, зур шатлык белән, Аллаһ рәхмәтенә ирешкән халәттә, Ураза бәйрәмен каршылыйбыз!
Рамазан ае безгә иман ныклыгын, ихласлыкны, ярдәмчелекне искәртте. Төркия Татарлары Җәмгыяте быел, Аллаһның рәхмәте белән, дүрт шәһәрдә зур ифтар мәҗлесләре оештырып, 500дән артык милләттәшебезне бер өстәл янына җыйды. Бу — безнең көчебезнең, бердәмлегебезнең күрсәткече! Ләкин бу – башлангыч кына! Татарлар кайда гына яшәсә дә, тупланыгыз, милләтне берләштерегез, татарларны җыегыз! Безнең көч – безнең бердәмлектә!
"Безне цемент кебек бергә баглый торган көчнең берсе милләтчеләребез булса, икенчесе – динебез! Үткәндә бабаларыбызга таулар, сулар каршы килә алмаганы кебек, безгә дә моннан шулай ук аеруча көч була алмаячак." – дип язган бөек Гаяз Исхакый. Бу сүзләр безгә бүген дә юл күрсәтә!
Тарих безгә бер нәрсәне ачык күрсәтә: без берләшкән чакта – бөек, таралган чакта – юкка чыгабыз! Шуңа күрә дөньяның һәр почмагында яшәүче татарлар, үз тирәгездә милләтәшләрне берләштерегез! Үзегезнең милли йөзегезне саклагыз, татар телен онытмагыз, милләтебезгә хезмәт итегез! Гаяз Исхакый болай дип язган: "Безнең халык берләшкән чакта зур мәмләкәтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә... Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны югалтачакбыз".
Без, татарлар, кайда гына яшәсәк тә, үзебезнең милли рухыбызны сакларга тиеш! Милләтебезнең киләчәге – безнең кулда! Татар яшьләре, татар гаиләләре, татар җәмгыятьләре – берләшегез! Гаяз Исхакый әйткәнчә, "Безнең төрек-татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер нигез әзерләү".
Шушы изге көннәрдә бер генә татар да үзен ялгыз хис итмәсен! Татар халкының гомер бәйгесендә, киләчәк буыннарга васыять итеп, берләшик, көчле буыйк, милләтебезне саклыйк! Татарлыкны онытмагыз, татарларны берләштерегез!
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Ихтирам белән,
Наил Нәбиуллин,
Журналист, Татар милли хәрәкәте активисты,
Төркия Татарлары Җәмгыяте рәисе