Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Azatlıq Radiosı avatar
Azatlıq Radiosı
Azatlıq Radiosı avatar
Azatlıq Radiosı
25.04.202516:53
Rutube кулланучыларының бөтен мәгълүматы куәт оешмаларына тапшырыла

«Газпром-медиа»га караган Rutube видеохостингы үз кулланучылары турында барлык мәгълүматны — IP, электрон почта, телефон номеры һ.б — Русиянең дәүләт оешмаларына тапшыра. Бу хакта платформаның җәмәгать фикере лидерлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алена Кузьмина белдерде.

«Модерация бүлеге җыелган мәгълүматны иминлек хезмәтенә тапшыра, ә иминлек хезмәте — прокуратурага», — дип аңлатты ул «Имин интернет форумында».


Rutube 2006 елда эшли башлады һәм YouTube-ка альтернатива итеп тәкъдим ителә. Быел евраль аенда үз аудиториясен 77 миллион кеше дип бәяләгән иде.
25.04.202510:42
Иртәгә татар дөньясы Тукай көнен билгеләячәк. Татар шагыйренә 139 ел тулу уңаеннан Азатлык аның тормышы турында билгеле булмаган кызыклы фактлар барлады.

Күбрәк кызыклы фактларны монда укый аласыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
23.04.202510:34
⚡️ Истанбулда җир тетрәү

Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенә, 6,2 магнитудалы җир тетрәү Мәрмәр диңгезендә булган, үзәге – Истанбулның Силиври районыннан ерак түгел.

Халык урамнарга чыккан, йортларына һәм эш урыннарына керергә куркып тора.

Сейсмолог, профессор Әхмәт Эрҗан HalkTV эфирында белдергәнчә, әлеге җир тетрәү – энергия чыгару гына, әмма бу алда көчле зилзилә булачагына ишарә була ала.

Профессор тетрәүләр бүген, иртәгә һәм алдагы атна дәвамында давам итәчәк дип фаразлый. Аларның көчe 5,2 магнитудага кадәр җитәргә мөмкин, әмма Истанбул өчен куркыныч тудырмый. Истанбул өчен чын куркыныч 6,4 магнитудадан башлана.
"Төркмәнстан һава юллары" янә Казанга оча башлый

1 майдан "Төркмәнстан һава юллары" Ашхабад-Казан-Ашхабад рейсларын яңадан башлый. Бу хакта һава ширкәтенең матбугат хезмәт хәбәр итә. Шулай ук Мәскәүгә дә очышлар башланачак.

Төркмәннәр Казанга очышларны былтыр 2 июньдә туктаткан иде. 2024 елның декабрендә Мәскәүгә очмый башлады. Чикләүләр 2025 елның гыйнварына кадәр булачак диделәр, аннары мартка кадәр озайттылар.

2023 елда исә "Төркмән һава юллары" Мәскәүгә рейсларны бөтенләй туктатып, Казанга оча башлаган иде.  Моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.
21.04.202513:16
Казанда Ирина Хакамаданы чыгыш ясаттырмадылар. Аның остаханәсен үткәртмәскә Украинадагы сугышта катнашучылар таләп иткән

Казанда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Ирина Хакамаданың "Тормыш даосы: уңышка өч адым" исемле остаханәсе үткәрелми калды. Чара 20 апрельдә узарга тиеш иде. Шаһитләр "Бизнес Online"га сөйләвенчә, остаханә узарга тиешле Korston сәүдә үзәгеннән кешеләрне билгесез сәбәпләр аркасында эвакуацияләгәннәр. Үзәкнең администрациясе исә журналистларга эвакуация булмавын белдергән.

Бераздан соң Хакамада чарага килүчеләр янына урамга чыгып, бинага этләр ярдәмендә тикшерү үткәрелгәннән соң кертеләчәген әйткән.

Якынча ярты сәгатьтән соң Хакамада залга чыгып, чараның гамәлдән чыгарылуын хәбәр иткән. Ул гафу үтенеп, остаханә уздыруга рөхсәт бирелмәвен аңлаткан.

Хакамада чыгышы алдыннан, 19 апрельдә, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шарафиев һәм Казан шәһәр думасы депутаты Альфред Вәлиев (икесе дә Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан) республика прокуроры исеменә Хакамада чыгышын үткәртмәскә дип таләп итеп мөрәҗәгать иткән.
⚡️Рим папасы Франциск вафат

Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.

Мәрхүмнең туганда бирелгән исеме Хорхе Марио Бергольо иде. Ул элекке понтифик Бенедикт XVI идарәдән баш тартканнан соң, 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайланды.

Соңгы вакытларда ул каты авырды. 14 февральдә аны бронхит диагнозы белән хастаханәгә салганнар иде, бер айлап ул хастаханәдә дәваланды. Март башында аны ясалма сулыш алдыру җиһазына да тоташтырып тордылар.
25.04.202515:34
25 апрель киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә автомобиль шартлавы нәтиҗәсендә генерал-лейтенант Ярослав Москалик һәлак булган. Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлаткыч куелган машина хәрби узып барганда шартлаган. 2024 елның декабрендә шулай ук Мәскәүдә генерал-лейтенант Игорь Кириллов үтерелгән иде.

🔸Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф очрашуы тәмамланды. Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, сөйләшү «конструктив һәм файдалы» булган. Анда Киев белән Мәскәү арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңарту мөмкинлеге турында сүз барган. Очрашу 3 сәгать дәвам иткән.

🔸Владимир Зеленский белдерүенчә, Киевта 12 кешенең гомерен өзгән ракет — Төньяк Кореяныкы, әмма андагы күпчелек детальләре АКШныкы.

🔸Русия Юстиция министрлыгы "чит ил агентлары" реестрын яңартты. Яңа исемлеккә музыкант Василий Гончаров (Вася Обломов), «Всем Иран» китабы авторы, журналист Никита Смагин, экология активист Владимир Сливяк, журналист Константин Сусолкин (Березин), блогер Дмитрий Чернышев кергән.

🔸Биткоин бәясе 2025 елның 24 февраленнән бирле беренче тапкыр $95 меңнән артып китте. Моны Binance мәгълүматлары күрсәтә.
24.04.202516:09
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз. Көн ахырына булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Киевка төнге һөҗүм корбаннары 12гә җитте.

🔸“Яңа дулкын” (“Новая волна”) җыр конкурсы быел Казанда 21-26 августта узачак. Элек бәйге Юрмала һәм Сочида уза иде. Чара өчен “Казан” гаилә үзәге янында New Wave Hall дип аталган махсус мәйдан төзеләчәк.

🔸Уфадагы мәхкәмә юрист Федор Телинга “ят агент” тамгасы куймаганы өчен 45 мең сум штраф салган.

🔸АКШ Мәскәү һәм Киев арасындагы тынычлык килешүе кысаларында Русиядән Украинаның үз армиясен тоту һәм саклану өлкәсен үстерүгә хокукын
тануны таләп итәчәк. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Bloomberg яза.
23.04.202510:15
Русия саклану министрлыгы: Татарстан күгендә очкыч тибында бер дрон бәреп төшерелде

Министрлык мәгълүматынча, пилотсыз очкыч Казан вакыты белән 12:20 сәгать тирәсендә бәреп төшерелгән.
23.04.202506:07
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 апрель, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып тора. Бу иминлек мәсьәләләре белән бәйле диелә.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп администрациясе "Русия һәм Украинада хәрби җинаятьләр турында күзләү мәгълүматларын җыю" төркеме эшчәнлеген туктаткан.

🔸Украина делегациясе Лондондагы сөйләшүләрдә 30 көнгә атышларны туктатуны алга сөрәчәк, Доналд Трампның тынычлык урнаштыру планын карарга җыенмый.

🔸Русия дроннары төнлә Полтава, Одесса, Харьков һәм Киев өлкәләренә һөҗүм иткән. Одессада ике кеше яраланган, Полтавада - өч, дип яза "Эхо Новости".

🔸Украинаның Днепропетровски өлкәсендә Русия дроны һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган, 6 кеше яраланган. Бу хакта өлкә администрациясе башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

🔸Стендап-кәмитчеләр Слава Комиссаренко һәм Дмитрий Романовның Русия ватандашлыгын алганнар һәм Русиягә керүне тыйганнар. Комиссаренко - Беларус ватандашы, Романов - Украина кешесе.

🔸Кыргызстанда Урыс йорты хезмәткәрен һәм тагын өч кешене Русия армиясенә кешеләр җәлеп итү эше нигезендә кулга алганнар. Бу хакта Азаттык Радиосы хәбәр итте.
21.04.202511:23
"Мин үз җиремнең ватанпәрвәре". Баймактагы протестларда катнашкан Самат Дәүләтов тарихы — тикшерү аны "оештыручы" дип саный

Русия Тикшерү комитеты Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үскән 35 яшьлек Самат Дәүләтовны "Баймак эше" нигезендә киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе дип саный. Эш материалларында көч структура вәкилләренең күпсанлы шәһадәтләре бар.

"Idel.Реалии" активист Самат Дәүләтов тарихын сөйли — ул "Баймак эше" нигезендә иң кырыс җәза алырга мөмкин кешеләрнең берсе санала. Азатлык Радиосы язманы татарча тәкъдим итә.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан #Баймак_эше
@azatliqradiosi
21.04.202506:06
Хәерле иртә! 21 апрель, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләр:

🟠Русия төнлә дроннар белән Киев, Одесса, Николаев, Черкасски һәм Днепропетровски өлкәләренә һөҗүм иткән – җирле хакимиятләр һәм матбугат чаралары. Кичә Владимир Зеленский Мәскәүгә 30 көн дәвамында ерак арадагы дроннарны кулланудан тыелу тәкъдиме белән чыккан иде.

🟠"Пасха тынлыгы" төн уртасыннан соң дәвам итмәде — моңа карата Владимир Путин яңа күрсәтмә бирмәде, дип белдерде ТАССка президент сүзчесе Дмитрий Песков.

🟠Wall Street Journal язуынча, Вашингтон Украинага сугышны тәмамлау өчен берничә шарт тәкъдим итә: Кырымны Русиянеке дип тану, НАТОга керүдән баш тарту һәм Запорожье АЭСы тирәсендәге җирләрне АКШ контроленә тапшыру. План нигезендә, электр станциясе ике якка да энергия белән тәэмин итәргә тиеш. Украина ягының бу тәкъдимгә реакциясе әлегә билгеле түгел.

🟠Уфада хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы яна башлаган. Салонда бары тик йөртүче генә булган. Ул хастаханәгә озатылган диелә.

🟠Казанда җәмәгать туклану урыннарының җәйге верандаларын 1 майда ачарга җыеналар. Шәһәр мэры җәйге верандалар санының өч тапкыр артканын хәбәр итте.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
25.04.202514:07
"Читтә телебез һәм динебезне саклаган әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез". Финляндия татарларының ислам җәмгыятенә 100 ел

Финляндия татарлары ислам җәмгыятенә 100 ел тулды. "Үз вакытында чит мохиткә килеп, үз тормышларын корып, телне, динне саклаулары өчен зур рәхмәт әйтәбез. Шуны саклап яшәгәнбез, шулай тагын 100 ел яшәргә язсын", дип сөйләде оешманың бүгенге җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин Азатлык Радиосына.

Бу уңайдан Финляндия төрле чаралар узган. Февральдән Һелсинкиның Милли архивында фин татарларына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли. 12 февральдә Финляндия парламенты рәисе килеп 100 еллык бәйрәм елын ачкан. Иң зур чара быел көз оештырылачак.

Бүгенге көндә фин татарларының төп проблемы - туган телнең зәгыйфьләнүе.

"Кешеләр социаль медиага кереп китте. Татар теле зәгыйфьләнә, Татарстан белән Казан белән элемтәләр өзелгәнгә күңел кырыла. Казаннан артистлар, кунаклар килүе мәхәлләне җанландырып җибәрә иде. Хәзер бу юк", диде Гөлтән Бәдретдин.

🔹"Финляндия ислам җәмгыяте" 1925 елның 24 апрелендә рәсми дини җәмгыять буларак теркәлә. Аны нигезләүчеләрнең күпчелеге – XX гасыр башында Русия империясеннән Финляндиягә күчеп килгән татарлар. Алар нигездә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, һәм гаскәр хезмәтен үткән кешеләр булган.

👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.
23.04.202515:02
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз. Көн ахырына булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸"Важные истории» Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән 1500 чит ил наемнигының шәхесләрен ачыклаган.

🔸Ватиканда папа Франциск белән хушлашу бара. Аны гади табутта җирләячәкләр. Хушлашуга 100 мең кеше килеп дип көтелә. Доналд Трамп һәм Владимир Зеленский да килергә җыена. Папаны 26 апрельдә җирләячәкләр.

🔸2025 елгы җәйге сезонда «Сәләт» лагерьлары 4 меңгә якын баланы кабул итәчәк. Ял итү үзәкләре Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашачак.

🔸Доллар курсы 1 сумга артты һәм иртәгәгә 82,36 сум булды. Евро 94,57 сум, юань – 11,34 сум.
23.04.202510:03
⚡️ Алабугага дроннар һөҗүме, Түбән Кама һәм Казан һава аланнары бүген икенче тапкыр ябылды

Татарстанның төрле пабликлары һәм Telegram-каналлары хәбәр итүенчә, бүген Алабуга күгендә берничә дрон бәреп төшерелгән.

Җирле халы кике көчле шартлау ишетелүе турында сөйли.

ASTRA Telegram-каналы Алабуга күгендә ракетка каршы тору системы эшләвен чагылдырган видео да урнаштырды.

📍“Шаһитлар әйтүенчә, Елабуга өстендә 8 дрон очкан, шуларның 4-се «Пирамида» дип аталган объект тирәсендә бәреп төшерелгән. Әлеге хәл сәбәпле, якындагы авыллардан кешеләрне эвакуациялиләр», дип язды "Оперштаб Татарстана" Telegram-каналы.

"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан.

Бүген иртәдән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылган иде, ләкин соңрак ачылды. Әлеге вакытта ике һава аланы да очкычларны очырмый да, кабул да итми.
22.04.202515:40
22 апрельнең кичке хәбәрләре:

🔻Владимир өлкәсенең Киржач районында хәрби бүлектә шартлау булган. Якындагы авыллардан кешеләрне чыгаралар. Саклану министрлыгы хәрби бүлектә корал детонацияләгән дип белдерде.

🔻Эрзә халкының баш аксакалы Сыресь Болеяньне (Александр Болькин) Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегенә керткәннәр. Ул шулай ук федераль эзләүдә.

🔻«Новая газета Евроап» баш мөхәррире Кирил Мартыновны Русиядә алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны «теләнмәгән» оешмада катнашуда гаепле дип таныган. Мартынов Русиядә яшәми.

🔻Русия һәм Гоман (Оман) визаларны бетерү турында килешкән. Визасыз 30 көн яшәргә мөмкин.

🔻Мәскәүгә бу атнада АКШ президентының Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Стив Уиткофф килергә тиеш. Бу хакта Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтанып «Интерфакс» яза.
21.04.202509:52
Башкортстан белән Татарстан сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар саны буенча – беренчелектә

Русиядә сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар җыю төгәлләнеп килә — бу эш Русия төбәкләренең 90%да тәмамланган. Гаризалар саны ягыннан лидер — Башкортстан. Биредә "Башкортстан каһарманнары" програмына 2026 кеше теркәлгән. Татарстан бишенче урында: "Батырлар. Татарстан каһарманнары" программына 1604 намзәт гариза биргән, дип санап чыкты "Коммерсантъ".

Укуны тәмамлаганнан соң, програмда укучылар дәүләт һәм муниципаль хакимият оешмаларына, шулай ук эре сәнәгать ширкәтләренә эшкә урнаша алачак.

Татарстанда сугышта катнашучылар өчен бу програм 18 февральдә башланды. Ул сугышта катнашучыларны дәүләт структураларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшкә әзерләүне күздә тота.

▪️Украинадагы сугышта кешеләрне югалту саны белән дә Башкортстан белән Татарстанда – беренче урыннарда. Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан сугышта кимендә 4714 исем ачыклап булды.

▪️Узган атнада Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше үлгәне билгеле булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
20.04.202516:07
Атна вакыйгалары фотоларда 📸

1 – Башкортстанның Әлшәй районында башкорт келәме (башҡорт аҫалы балаҫы) сугу осталары җыелды. Мондый фестиваль сигезенче тапкыр узды.
2 – Иерусалимда христианнарның Олы көн бәйрәме алдыннан "изге ут иңелүе".
3 – Төмән өлкәсе Муллаши авылында "Бакцар боткасы" ("Сыерчык боткасы") бәйрәме узды. Ботканы он һәм сөттән пешерәләр.
4 – Украинаның Сумы шәһәре Русия һөҗүменнән соң.
5 – Русия журналистлары Сергей Карелин, Константин Габов, Антонина Фаворская һәм Артем Кригер ФБК белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Атнаның башка фотосурәтләре – безнең җыелмада, кереп карагыз!
25.04.202512:12
❗️Казанда мәхкәмә 70 яшьлек татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтовның сак астында тотылу вакытын озайтты

Бу икенче карар, беренчесен Татарстанның Югары мәхкәмәсе канунсыз дип таныган иде.

Бүген, 25 апрель көнне, Казанның Совет районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәтенең 70 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тоту чарасын 2 июньгә кадәр озайтты. Бу хакта безгә ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итте.

Хәтерләсәгез, 15 апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Вәлиәхмәтовның сак астында тотуны озайту турында карарны канунсыз дип тапкан иде. Югары мәхкәмә, бу мәсьәләне Казанның Совет районы мәхкәмәсе яңадан, ләкин башка составта, карарга тиеш, дигән карар чыгарды.

Вәлиәхмәтовның адвокаты Рим Сабиров ул вакытта Югары мәхкәмә карарының беренче инстанция суды карарындагы хаталар белән бәйле булырга мөмкин дип белдерде.

👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/xVBLO
23.04.202512:08
Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" хоккей такымнары очрашып үзара көч сынашты. Уенны Монреаль Татар Ассоциациясе АКШ татарларының Querdeslek (Кардәшлек) оешмасы белән берлектә уздырды. Икесе дә татарлардан торган такымнар.

Барлыгы 20 уенчы катнашкан, ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 50 кеше булган.

👉Тулырак мәкаләне монда укыгыз.
23.04.202509:34
Килешүгә ирешү авыр: Лондонда Русия-Украина низагын туктату сөйләшүләренә министрлар килми

АКШ, Украина һәм Европа берлеге вәкилләре Лондонда Украинадагы утны туктату мөмкинлеге турында сөйләшәчәк. Әмма АКШ, Британия һәм Франциянең тышкы эшләр министрлары бу сөйләшүдә катнашмый.

АКШ ягыннан махсус вәкил Кит Келлог чыгыш ясаячак. Америка дәүләт секретаре Марко Рубио очрашу алдыннан гына планнарын үзгәртте һәм Лондонга килмим дип белдерде.

Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига Британиядә үзе очрашулар уздырачак.

Кайбер матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, сөйләшүләрдә АКШның тынычлык урнаштыру тәкъдимнәре турында сүз барырга мөмкин. Доналд Трамп адмнистрациясе тынычлык планын рәсми рәвештә әле беркайда да күрсәтмәде, шулай да медиа АКШ түбәндәге шартлар куя дип яза:

▪️ хәзерге фронт сызыгы буенча утны туктату,
▪️ Кырымны Русиянеке дип тану,
▪️ Запорожье АЭСын АКШ контроленә тапшыру,
▪️ кайбер санкцияләрне йомшарту һ.б.

Президент Зеленский Кырымны Русиянеке дип тану мөмкинлеген катгый кире какты. The New York Times язуынча, АКШ дәүләт секретаре Марко Рубионың Лондонга килмәве дә шуның белән бәйле булырга мөмкин.

Axios хәбәр иткәнчә, Украина делегациясе тулы тынычлык турында түгел, ә 30 көнгә атышларны туктату турында сөйләшергә тели. Русия бу тәкъдимне мартта ук кире каккан иде.

19 апрельдә Путин 30 сәгатьлек "пасха тынлыгы" игълан итсә дә, фронтта бәрелешләр туктамады. Дүшәмбе көнне сугыш яңадан көчәеп дәвам итте.

✍️ Америка җитәкчелеге сөйләшүләрнең сузылуыннан канәгатьсез, һәм игътибарны башка юнәлешләргә күчерү мөмкинлеге турында ишарәләр ясый.

👉 Тулырак монда укыгыз.
21.04.202517:02
Татарча күз тиюдән нинди гыйбарәләр, сүзләр беләсез?

Безнең Әйдә! Online проекты тел өйрәнүчеләр өчен мондый гыйбарәләр туплады, аларны аңлатты һәм мисаллар китерде.

1. Күз тимәсен
2. Алла/Аллаһ сакласын
3. Бисмилла белән башла
4. Тфү-тфү, күз тимәсен
5. Яман күзләрдән сакла
6. Аллага/Аллаһка тапшырдык
7. Берүк үзеңне сакла


Ә сез бу исемлеккә тагын нинди сүзләр, гыйбарәләр өстәр идегез? Фикерләрегезне языгыз 👇
21.04.202508:53
Алга таба Ватиканда һәм, гомумән, католик дөньяда ни көтелә?

Рим папасы үлүе белән Ватиканда "sede vacante" дип аталган, папалык тәхетенең вакант дәвере башлана. Бу чорда кайбер вәкаләтләр Кардиналлар коллегиясенә күчә.

Папаны җирләү, гадәттә, аның үлгәннән соң 4-6 көн эчендә уза. Папа вафат булгач, Ватиканда тугыз көнлек матәм вакыты (novemdiales) игълан ителә. Шулай ук яңа понтификны сайлау вакыты билгеләнә: ул үлем көненнән соң 15–20 көн эчендә узарга тиеш.

Яңа папаны сайлау конклавта – кардиналларның махсус җыенында уза. Ул тышкы дөньядан тулысынча изоляцияләнгән бинада үтә. Тавыш бирү яшерен рәвештә көненә ике тапкыр башкарыла; сайлап куелу өчен өчтән ике тавыштан да күбрәк җыелырга тиеш. Папа сайланганчы бина ябык кала. Яңа понтифик сайлануы турында хәбәр Ватиканның Сикстин капелласы миченнән чыккан ак төтен аша игълан ителә (әгәр папаны сайлап булмаса – төтен кара төстә була).

Ә милли активистлар Рим папасы Францискны ни өчен тәнкыйтьләп килде? Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
20.04.202512:03
Украинадагы сугышта Башкортстанның Бөре районыннан тагын 29 хәрби үлеме турында билгеле булды

27 февраль көнне Бөре районында ел нәтиҗәләрен барлау вакытында сугышта һәлак булган район кешеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул вакытта экранда аларның исемнәре язылган видео күрсәтелде.

Видеода барлыгы 109 кеше исеме күрсәтелде. Азатлык Радиосы исемлекне өйрәнеп, элек тапмаган 29 хәрби исемен ачыклады. Алар арасында – 4 сержант, 1 өлкән сержант, 2 ефрейтор һәм 22 рядовой хәрби.

▪️Бу – җирле хакимиятләр тарафыннан сугышта үлүчеләрнең зур исемлеген ачуның сирәк күренеше. Гадәттә, Русия хакимиятләре сугышта үлүчеләрнең санын яшерергә тырыша. Шуңа күрә Азатлык радиосы ачык чыганаклардан аларның исемнәрен барлый.

▪️Хакимиятнең бу исемлекне күрсәтүе шулай ук ачык чыганакларда күп кенә һәлак булган хәрби исеменең чыкмавына тагын бер дәлил булып тора. Бу видео чыкканчы, Азатлык Радиосы исемлегендә Бөре районыннан 103 исем булган. Бу үлүчеләрнең чын саны безнең статистикада җыелган саннардан чынлыкта күпкә зуррак булуын күрсәтә.

▪️Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан кимендә 4714 исем ачыклап булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Көрсетілген 1 - 24 арасынан 312
Көбірек мүмкіндіктерді ашу үшін кіріңіз.