Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР avatar
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР avatar
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
27.04.202512:57
💒 Бүген керәшеннәрнең Тәре утырган көне

Пасха атнасының соңгы көнен керәшеннәр Тәре утырган көн дип билгеләп уза. Быел ул 27 апрельгә туры килде.

Бу нәрсә бөтен керәшен авылларында да булмаган. Чиркәү булган җирләрдә батюшка үзенең бала-чагалары яки дьяконы белән, тәре күтәреп, Пасхадан соң бер атна өйдән-өйгә йөргәннәр. Алар Христос терелеп торуын данлап, Пасха җыруларын җырлаганнар, иманнар укыганнар. Батюшканы күчтәнәчләр белән дә сыйлый торган булганнар. Тәре утырган көн булуы турында керәшеннәрнең духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов та искәртә.

Бу - бик электән булган. Урыслар аны крестный ход дип йөрткәннәр, ләкин аларда тәре утыру дигән көне булмаган. Керәшеннәрдә өйдән-өйгә субботага кадәр йөргәннәр. Ә менә атнакөнне (воскресенье) болай йөрмәгәннәр, тәреләр кабат чиркәүгә, үз урыннарына кайткан. Менә шушы көнне элгәре керәшеннәр Тәре утырган көн дип билгеләп үткәннәр, таба исе чыгарганнар. Хәзер инде бу күренеш авылларда күзәтелми, өлкән әбиләр генә Тәре утырган көн, дип искә ала.

@tuganaylar_2002
18.04.202510:31
🌿Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Лаеш районының Ташкирмән мәктәбендә укучылар өчен «Олы көн — җакты бәйрәм» дигән интерактив программа оештырды.

Интеллектуаль уен, «Кто хочет стать миллионером» форматында, театральләштерелгән тамаша буларак үткәрелде. Мәдәни үзәк белгечләре һәм шушы мәктәпнең 40тан артык укучысы катнашты🤗

Керәшен гаиләсе Марҗук түти белән Денет дәдәй (рольләрдә — Илүзә Галиуллина һәм Денис Михайлов) бу уенга 1 миллион акча оту теләге белән киләләр😄 «Акча отып, 10 сыер алабыз», дип хыяллана алар. Әмма, башта әле, әби белән бабайга Пасхага бәйле булган 10 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Уенны алып баручы Лиана Самойлованың әби белән бабайга биргән сорауларына дөрес җавап сайларга залда утыручы балалар ярдәм итте👍

Денет дәдәй, уен барышында, Пасханың нинди бәйрәм икәнен аңлатып узды💫

ЯЗМА ТУЛЫСЫ БЕЛӘН, ФОТОЛАР:👇👇👇
https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/taskirmanda-maktap-balalary-ocen-oly-konga-bagyslangan-intellektual-uen-buldy
Арулармысыз, карендәшләр!☀

Эш атнасы узып киткәне сизелми дә калды! Сездә дә шул ук хәлме соң ул?!😄

🎨Ә картинаның авторы - чыгышы белән Теләче районы Тәмте авылыннан булган карендәшебез, рәссам Илья Максимов! Аның һәр эшендә халкыбызның җаны, язмышы һәм тарихы чагыла!💫
17.04.202514:29
Олы көн – күкәй бәйрәме түгел! 

Пасха көнендә интернеттагы группаларда “Күкәй бәйрәме белән” дигән котлау-открыткалар барлыкка килә. Пасха – православныйларның Изге бәйрәме. Дини бәйрәмне күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калдырмасак иде. Бу хакта батюшкалар да: “Пасха кулич белән күкәй бәйрәме генә түгел, ул – мәңгелек тормыш барына ышанган һәм шуңа әзер торырга кирәклеген искәртә торган көн”, – диләр.

Күкәй бәйрәмен кайбер татар авылларында 1 майда уздыралар. Яз башланды дип, балалар күкәй җыя торган татар авыллары бар. Шуның белән бутамагыз.

@tuganaylar_2002
💫Марафончы Раиса Муллахметова Мамадыш районы Колышчы авылында яшәүче тыл ветераны Мария Шадрина (Андреева) турында язды📝

🎞️Мария Васильевна Шадрина (Андреева) 1928 елның 2нче июлендә Балык-Бистәсе районы Каз-Чаллы авылында туа. Сугыш башланган елны Марья түтигә 13 яшь була. Сугышка хәтле дә әнисе белән эшкә йөри: урак уру, печән җыю, чүп утау... Сугыш башланган елны Марья түти 7нче класска күчкән була. Уку бик эләкми аңа: катырганчыга хәтле колхозда бәрәңге алу, мәктәп өчен утын әзерләү. Сугышка хәтле дә кеше ярлы яшәгән, ә сугыш башлангач тормыш тагын да авырлашкан.

Мария Васильевналар гаиләдә 7 кеше булалар: әти-әни, 5 бала. Иң олысы Марҗый, аннан кечкенә дүрт малай. Әтиләре 1905нче елгы. Сугыш башлангач та әтиләрен сугышка алып китәләр.

Кояш чыкканчы басуга чыгарга кирәк. Әгәр соңга калсаң куып кайтаралар. Эшләгән өчен азрак акча бирә башлыйлар. Тиешенчә эшләмәсәң, ипине дә бирмиләр. Гаиләдә ул олысы булгач, бөтен авырлык әнисе белән аның өстенә төшә💔

ЯЗМА ТУЛЫСЫ БЕЛӘН 👈
Пасха бәйрәмен данлый торган җырулар, шигырьләр😍

Олы көн – иң якты бәйрәм. Олысы-кечесе куанып, әлеге җыру-шигырьләрне өйрәнегез.

🕊Бөтен җирдә чаң кагыла🕊

А.Майков сүзләре
Русчадан Г.Макаров тәрҗемәсе


Бөтен җирдә чаң кагыла,
Халык чиркәүгә агыла;
Таң җактысы күтәрелә,
Әйтеп: "Христос терелеп торган!"

Кар капламнары җукарган,
Җылга богауларын җырткан,
Яшелләнә җакын урман,
Әйтеп: "Христос терелеп торган!"

Җир җокысыннан уянган,
Кыр-болыннар да кейенгән,
Бәйрәм килә кодрәт белән,
Әйтеп: "Христос терелеп торган!"

ҖЫРУЛАР, ШИГЫРЬЛӘР:👇
https://tuganaylar.ru/news/belemnek/pasxa-bairamen-danlyi-torgan-yrular-sigyrlar
25.04.202513:27
V керәшен яшьләре форумының пленар утырышыннан матур мизгелләр 🔥

Менә шулай ешрак очраштыргалаштырып торырга кирәк, карендәшләр!❤️

Яшьләр бер-берсен белеп, тату булып үссен! Безнең әллә нинди талантлы яшьләр бар, таралышып йөрмәсеннәр!
Юл күрсәтүче өлкәннәр барда, өйрәнеп калырга кирәк!
Һәм бу тәрбия гаиләдән башланырга тиеш!

Күмәк көч тау күтәрә!💪

#Vкерәшеняшьләрефорумы
18.04.202509:01
«Бәрмәнчек»🌺 ансамбле Бөек Җиңүгә багышлап, патриотик концерт куйды👏

💫16 апрельдә Г. Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»(«Сердце солдата») дип исемләнгән патриотик концерт куйды.

Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Музыкаль спекталь форматындагы концерт төрле чорлардагы 3 сугыш аша гади солдатлар язмышы белән таныштырды. Театральләштерелгән концерт җыр, бию, шигырь белән үрелеп барды. Алга китү булса да, шунысын да әйтим: концертта яңгыраган шигырьләрне ансамбль солисты Елена Григорьева-Данилова язган📝

💔Наполеонга каршы 1812 елгы сугыш…

💔1914-1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы…

💔1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы…


ЯЗМАНЫҢ ДӘВАМЫ, ТАМАШАЧЫЛАР ФИКЕРЕ:👇
https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/barmancek-ansamble-boek-inuga-bagyslap-patriotik-koncert-kuidy
Александр Филипповның «Билчән» хикәясе📝

Күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филлиповның «Буранлы яшен» китабыннан.

🖋️🖋️🖋️Хак бабай оныгын урман күрсәтергә алып барды. Кечкенә бит. Үзе генә курка. Аннан соң, аның бер үзен генә анда кем җибәрсен. Урманда нәрсә очрамас! Ә бабасы аңа урман, андагы агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр, җәнлекләр турында матур итеп, тәфсилләп сөйли. Урман бай. Атлаган саен нинди дә булса бер яңалык очрап кына тора. Бүген дә шулай булды.

Алар чәчәкле аланга килеп чыктылар. Алан кырында ук – диләнке. Бу тирәдә кыш көне урман кисүчеләр эшләгән, ахрысы. Киселгән каен төпләрендәге юешлек һаман да бетмәгән. Кызарып, күбекләнеп тора. Алан, диләнкәгә кушылып, зураеп, яктырып киткәндәй булган.

ДӘВАМЫ:👇
https://tuganaylar.ru/news/literaturnye-proizvedeniya/aleksandr-filippovny-bilchn-khikyase
💬Наил Табанаков: «Мин танылган кеше, әмма популяр түгел»

Блогер Олеся Дмитриева заманында татар эстрадасында танылган автор-башкаручы Наил Табанаков белән әңгәмә корган🎬

Ничек хәлләрегез?
— Аяк-кул исән, бәреп үтермәделәр әле.

Ә менә сәхнәдән китүнең төп сәбәбе нинди?
— Кешене концертка җыю өчен, популяр булырга кирәк. Мин — танылган кеше, әмма популяр түгел. Шуңа күрә миңа концертка кеше җыю авыр. Нәрсәгә акча түгәргә? Зал арендасы, рекламага тоткан акча үзен акламый.

Ә сәбәбе эчүчелек булмадымы?
— Эчүчелек дип, минем баш тартканым юк. Авызны ябып тормыйлар. Салсалар гына түгел, үзем сатып алып та эчә алам. Нәрсәгә яшереп торырга инде аны.

Сәхнәдән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнәсез?
— Банкетларым бар минем. Монда автосервиста да эшлим.

ӘҢГӘМӘНЕҢ ДӘВАМЫ:👇
https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/nail-tabanakov-min-tanylgan-kese-amma-populiar-tugel
📍10 апреля 2025г в Новобалыклинском сельском доме культуры Бакалинского района совместно с библиотекой был проведен Час Памяти 🌟«Герои спецоперации»🌟

В ходе мероприятия методистом СДК была показана мультимедийная презентация «Славные сыны России», где демонстрировались картины из военной жизни российских солдат, портреты участников СВО, павших смертью храбрых, а также фото первых Героев, отдавших жизнь за Родину. Каждая картинка сопровождалась реальными фактами, а под портретами военнослужащих давалось описание подвига, совершенного во имя Родины.

Присутствующие познакомились с последними новостями в зоне СВО, прослушали рассказ о том, когда и почему началась специальная военная операция, о мужестве и героизме военнослужащих, участвующих в ней, об их подвигах и любви к Родине. Вспомнили имена защитников нашей страны, узнали о земляках – участниках СВО.

Подробнее: https://tuganaylar.ru/news/novosti/v-sele-novye-balykly-byl-proveden-cas-pamiati-geroi-specoperacii
📍В Ленинской школы Новошешминского района на уроках технологии ученики внесли свой вклад в благоустройство территории родного города, приняв участие в акции «Весенняя неделя добра»🙏🏽

«В рамках двухмесячника по благоустройству территорий образовательных учреждений и с целью воспитания в подрастающем поколении чувства ответственности за окружающую среду, патриотизма и духовных ценностей, они оказали волонтерскую помощь в уборке территории ⛪️Храма. Это не просто уборка, это проявление заботы о месте, которое имеет важное значение для многих людей, это вклад в сохранение красоты и чистоты нашего общего дома», – сообщила глава сельского поселения Светлана Питеркина.

Убирая мусор, они прикоснулись к святыне, ощутили связь времен и поколений. Многие из них впервые задумались о роли Храма в жизни села, о его значении как духовного центра🕊️

tuganaylar_2002
⁉️Что ждёт делегатов V Форума кряшенской молодёжи: ПРОГРАММА📑

📍Форум пройдет 24-26 апреля в гостиничном комплексе «Регина» в поселке Петровский. В рамках Форума пройдут лекции по истории кряшен и мастер-классы по различным видам национального искусства: этническому танцу, этнической музыке, этническому костюму.

📌ПРОГРАММА:

ЧЕТВЕРГ (24 апреля):
14:00-15:30 — Заезд, регистрация, расселение
15:30-16:00 — Организационное собрание Форума
16:00-17:00 — Интеллектуальный ознакомительный квиз
17:00-18:00 — МК «Кряшенский традиционный танец»
17:00-18:00 — Интерактивная лекция «Кряшенский традиционный костюм и инструменты»
18:00-18:30 — Ужин
18:30-19:30 — МК «Кряшенский традиционный танец»
18:30-19:30 — Интерактивная лекция «Кряшенский традиционный костюм и инструменты»
19:3020:00 — Концерт ГФАК «Бермянчек»
20:0022:00 — Квест на сплочение.

ПРОГРАММА на ПЯТНИЦУ (25 апреля) и на СУББОТУ (26 апреля):👇👇👇
https://tuganaylar.ru/news/novosti/cto-zdet-delegatov-v-foruma-kriasenskoi-molodezi-programma
📍Зәй район башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты💫

Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Без бергә» педагогик-психологик ярдәм үзәгендә чәй табыны артында рәсми булмаган шартларда узды.

Очрашу балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Злата һәм Влада Урамоваларның иҗади чыгышларыннан башланды. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды💔

Хәрбиләрне аларга һәм гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм белән таныштырдылар, шулай ук аларның үз проблемаларын район башлыгы Разиф Кәримовка да җиткерү мөмкинлеге булды. Очрашуда катнаштылар:
- район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин,
- район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова,
-хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов,
- хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре.

Разиф Галиевич хәрбиләрне шәһәр-районда башкарылган һәм планлаштырылган эшләр белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән аларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде🙏🏽
📖Надежда Токранова: «Бәхет кошын тоттым бүген, кызды тәмам каләмем»

Казаннан Надежда Токранованың яңа язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез😍

☀️Кояш нурлары белән...

Мин булган җирләр кояшсыз ,
Була алмый берничек.
Бу тормышның матурлыгын,
Күрми яшисе ничек ?...

Күрәм , әлбәттә, тоямын,
Ходай биргән көннәрем.
Матурлык белән атлыйбыз,
Һәрбер көн вә төннәрен.

Җаныма сыйган кояшның,
Мәңге сүнмәс нурлары.
Җылылык белән яктырып,
Үтәм борма юлларны.

Янәшәдән узган һәркем,
Ул җылыны тоядыр.
Кеше җанына шул тикле,
Кояш ничек сыядыр? ...

Иркен булганда ул күңел,
Мөмкин түгел сыймыйча .
Яшәве дә кызык түгел,
Яшәү тәмен тоймыйча.

КАЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/nadezda-tokranova-baxet-kosyn-tottym-bugen-kyzdy-tamam-kalamem
📸Ретро фото. Чурабатыр керәшен хатын-кызы🌺

Әлеге фотоны безгә Чаллыда яшәүче Валентина Кучаева җибәрде✉️

Фотода: Норлат районының Чурабатыр авылыннан Ольга Скварцова, (1924 елгы). Монда Ольга Степановнага 59 яшь.

@tuganaylar_2002
Бүген Олы һәм Чиста четверг. Азап атнасының бу көне ни өчен шулай атала? – Үгет

Азап атнасының Олы һәм Чиста четвергы Пасха алдыннан өйләрне, пычрак керләрне юарга кирәклектән генә алынмаган.
Бу көнне Олы вакыйга – Ходаебызның кешеләрне коткарыр өчен биргән “Өлеш алу” Җәшереген искә алалар.
Икенче вакыйга – Христос бу көнне, тирә-юньдәгеләргә ярату, сабырлык хисләре, ярдәмләшү үрнәге күрсәтеп, Үз өйрәнүчеләренең аякларын Үзе юган. Һәм "Миннән күчергеч алыгыз", дигән.

❗Чиста четверг тышкы яктан йортларны, киемнәрне чистарту гына түгел, беренче чиратта, күңелне чистарту, дигәнне аңлата.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-ham-cista-cetverg-azap-atnasynyn-bu-kone-ni-ocen-sulai-atala-uget
Күпме карендәшләребез гармун моңына гашыйк!🪗

Алар арасында Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Маты авылы егете, хәзер Свердловск шәһәрендә яшәүче Леонид Давыдов та бар💫


Леонид Давыдов – үз халкы өчен янып-көюче, туган ягын чиксез яратучы талантлы үзешчән җырчы һәм композитор. Аның җырлары күңелгә үтеп кереп, моң диңгезенә чумдыра.

"Гармунда уйнарга икенче сыйныфта өйрәндем. Беркем дә өйрәтмәде, күңелем шуңа тартты. Әтием бик оста җырлый иде, бәлки, сәләт шуннан киләдер", – дип искә ала Леонид дәдәй.

Леонид Давыдов – зур гаиләдә үскән. Өч абыйсы, ике апасы һәм бер энесе белән бүген дә бик тату яшиләр. Авылдашы Маруся белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр, оныклары бар.

Леонид Давыдовның музыкаль белеме булмаса да, үзе сүзләрен дә, көен дә язган җырлары күңелне җәлеп итәрлек. Аның “Әрнәшем”, “Бакалым” җырлары бик моңлы яңгырый.

ВИДЕО🎥: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/bakaly-kerasene-leonid-davydovnyn-an-kisagem-yryn-olga-valiullina-baskara-video
18.04.202512:01
Мамадыштан бертуган Алина һәм Лиана Антоновалар Россиякүләм олимпиадада призер булдылар👏👏👏

📍Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә узган Россиякүләм олимпиадада Мамадыштан керәшен кызлары да катнашты😍

Мәктәп укучыларының физкультура буенча Россиякүләм олимпиадасына Татарстан җыелма командасы барган. Андагы 34 баланың икесе – Мамадыш шәһәреннән. Алар – 4нче мәктәпнең 8нче класс укучылары, игезәк 💞Лиана һәм Алина Антоновалар.

💬«Лиана һәм Алина сәнгать мәктәбенең бию классын кызыл дипломга тәмамладылар. Вероника туталары кебек үк, икесе дә спорт белән шөгыльләнәләр. Алина мондый ярышларда инде икенче мәртәбә катнаша, ә Лиананың әле беренче генә баруы. Безнең Мамадыштан олимпиадага барган балаларның 4се дә 4нче мәктәптә белем алалар, 4се дә призер булып кайтты. Тренерлары, физкультура укытучысы Илдар Мөхәммәтҗановка рәхмәт, балаларыбыз белән ныклап шөгыльләнә, аларны ярышларга әзерли. Укучылары олимпиадада ел саен призер булып кайта», – дип сөйләде әниләре Венера Антонова.

@tuganaylar_2002
⛪️ Олы пятница - православныйлар өчен ел әйләнәсендәге иң кайгылы көн. Бу көнне Ходаебызның Качка кадаклануын, куркыныч изге азаплануларын искә алалар

Олы пятница көнне плащаницаны үбәр алдыннан һәркемнең күңелендә булырга тиешле уйлар 🙏 – Үгет

ҮГЕТ: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-piatnica-konne-plashhanicany-ubar-aldynnan-harkemnen-kunelenda-bulyrga-tiesle-uilar
17.04.202516:19
«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Солдат җөрәге турында...» («Сердце солдата») патриотик концерты🔥

ВИДЕО 🎥
🏡Иван Мукшин районның «Григорьев» хуҗалыгына берничә ел инде күрше Иванай авылыннан килеп йөри.

Хуҗалык бригадиры Николай Плотников бер механизаторны мактап телгә алган иде, аның Иван Мукшин икәнлеге ачыкланды💫

Берничә ел инде бирегә күрше Иванай авылыннан килеп йөрсә дә, аны шулай тиз арада күпләр үз хезмәттәшләре итеп кабул иткәннәр🫶 Эш сөйгәнне ил сөяр, дигәндәй, үзенә йөкләнгәнне төгәл һәм тел-теш тидермәслек итеп башкарганга, беренче эш көннән үк хезмәттәшләре дә үз итеп өлгергәннәр үзен. Хезмәтен яратып башкарганга мөгаен аны җитәкчеләре алдан белеп монда чакырып китергәннәрдер дә.

Шулай итеп Иван бирегә үзенең тәгәрмәчле шәхси тракторы🚜 белән килеп ел әйләнәсе диярлек хуҗалык эшләрендә катнаша. Елның-елында хезмәт сөючән бу механизатор язгы кыр эшләрендә әйдәүчеләрнең берсе. Иңендә утыз еллык бай хезмәт тәҗрибәсе булган тракторчы күршедә дә тиз арада хөрмәт казанган. Һәр елдагыча кыр эшләрендә ышаныч зур аңа, ди бригада җитәкчесе👍

@tuganaylar_2002
🌻Хәерле иртәләр, карендәшләр!🌻

Җырлап җәшик әле, дуслар,
Җырлап җәшәү күңелле.
Җырлап җәшәүләр күңелле,
Шул күтәрә күңелне!

Фотодагы безнең шәп керәшен җегетен таныйсызмы соң?!😄
16.04.202513:31
Кукмара районыннан Вероника Димитриева. «Җәкәү дәдәй»📖
दिखाया गया 1 - 24 का 142
अधिक कार्यक्षमता अनलॉक करने के लिए लॉगिन करें।