Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ avatar
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ avatar
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
Фәхрутдинова Луиза Фәгыйм кызы. Эскиз.
«Астрахан татары хатыны». XIX гасыр урталарындагы шәһәрнең күренекле заты.
XIX гасыр уртасы – XX гасыр башы татар халкының төрле этнотерриториаль төркемнәре киемнәрен реконструкцияләүгә багышланган эскизлар сериясеннән.

Светлана Владимировна Суслова (этнограф) материаллары нигезендә.
Казан шәһәре, 1995 ел.
Саклану урыны: Казан шәһәре музей комплексы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре).
22.04.202508:19
Каһвә – күпләр ярата торган эчемлек. Әмма аны артык кулланганда, ул йөрәк тибешен ешайта, йокысызлык, борчылу кебек проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, зыянны киметү өчен, түбәндәгеләрне истә тоту мөһим.

👉Каһвәне ашар алдыннан түгел, ашаганнан соң гына эчегез. Ач карынга каһвә ашказаны кислотасын арттыра, ә ул ашказаны-эчәк трактына зыян сала дигән сүз.
👉Су белән тигезләгез. Һәр чынаяк каһвәгә җавап итеп, бер стакан гади су эчегез — бу организмны сусызлыктан саклый.
👉Көненә 1-2 чынаяктан арттырмагыз. Йөрәк һәм нерв системасына зыян китермәс өчен, бу иң куркынычсыз күләм.
👉Көндезге 3 тән соң эчмәскә тырышыгыз. Каһвә йокыга тәэсир итә, ә яхшы йокы — сәламәтлек нигезе.
👉Сөт өстәп эчсәгез, ашказанына җиңелрәк була. Ләкин лактозага сизгерлек булса, бу да уңай килмәскә мөмкин.
👉Каһвәнең сыйфатлысын сайлагыз. Арзан, эшкәртелгән каһвә организмга тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин.

Иң мөһиме — чаманы белү. Каһвә үзе начар эчемлек түгел, тик артык күп булса — файда урынына зыян китерергә мөмкин.

Сәламәт булыгыз!
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Г. Тукай премиясен яшьләргә бирергә, яшь буын арасында танытырга кирәк дип саный.

Сез ничек уйлыйсыз? Кемгә бирер идегез?
Түбән Кама татар дәүләт драма театры премьерага әзерләнә.

Апрель ахырында театр сәхнәсендә Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» спектакле куелачак. Аны театрның яңа баш режиссеры Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә.

«Борһан йорты» – гаилә язмышы аша татар фаҗигасен сурәтли торган тирән эчтәлекле драма.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов «Борһан йорты»н Илгиз Зәйниевнең иң көчле әсәрләренең берсе дип саный.

Актер Юра Павлов спектакльнең тирән эмоциональ йогынты ясавын билгеләп үтә:
«Бу спектакльгә шәхсән үзем шикләнеп алынган идем, чөнки ул тормыш баткаклыгы турында. «Матурлык алырга килгән идем, чирләп кайтып киттем», – дип әйтер тамашачы дип уйладым. Тәрбияви роль уйный торган, бик тетрәндергеч әсәр. Мәхәббәттә яшәргә кирәклеген аңлата ул», – ди ул.

Сезон ахырына кадәр труппа тагын бер премьера тәкъдим итәргә җыена — Айдар Җәббаров режиссурасында Таһир Таһировның «Галия» әсәре сәхнәләштереләчәк. Спектакль сугыш темасына мәхәббәт күзлегеннән карау булачак.
👉1931-1952 елларда бу йортта язучы Кави Нәҗми яшәгән. Монда Хәсән Туфан, Һади Такташ, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев һәм Муса Җәлил еш кунак булалар.

👉1938-1941 елларда бу йортта язучы Абдулла Алиш яшәгән.

👉Бу бина Казанда суүткәргечкә тоташтырылган беренче күпкатлы күпфатирлы йорт була.

👉Бина Татарстан башкаласында авангард архитектурасының сирәк үрнәкләрнең берсе булып тора.

Сүз Мергасов йорты турында бара.
से पुनः पोस्ट किया:
Рустам Минниханов avatar
Рустам Минниханов
12.04.202506:49
64 года назад, 12 апреля 1961 года, советский космонавт Юрий Гагарин совершил первый в истории человечества полёт в космос. С Днем космонавтики, друзья!

Космонавтика көне белән!
21.04.202514:20
Авыл авазлары күңел төпләреннән чыккан сагыну сыман...

видео: Гөлүсә Закирова
Энҗе Кадыйрова блогыннан
Өчпочмакны матурлап бөгәргә яратасызмы?😍
14.04.202509:31
Ләйсән Гыймаевадан тәмле һәм җиңел «тәмлүшкә» рецепты!

Сезгә дә ошар дип уйлыйбыз — әзерләве бик җиңел!

Кирәк булачак:

Камыр өчен:
– 2 кап 5% лы эремчек;
– 1 йомырка + 1 йомырка агы;
– 2 аш кашыгы шикәр;
– 1/3 чәй кашыгы тоз;
– 1/2 аш кашыгы ванилин;
– 1/2 чәй кашыгы разрыхлитель,
– 100–150 г дөге оны.

Эчлек өчен:
– 200 г грек йогурты;
– 1 аш кашыгы шикәр пудрасы (тәменә карап артыграк та салып була);
– 1 йомырка сарысы;
– Теләсә нинди туңдырылган җиләк (мәсәлән, көрән җиләк).

Әзерләү тәртибе:

Эремчекне, йомырканы, шикәрне, тозны, ванилинны, разрыхлительне һәм онны болгатып, йомшак камыр ясыйбыз.
Камырдан шариклар ясап, онга батырабыз һәм уртасында азрак уемтык ясыйбыз.
Эчлекне әзерлибез: йогурт, пудра шикәрне һәм йомырка сарысын бутыйбыз.
Камыр чокырларына йогурт массасын салабыз, өстенә җиләк тезәбез.

180–200 градуслы мичтә 20–25 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!
Дуслар!

Иртәгә - 12 апрель көнне абунәчеләр декадасының соңгы көне! Журналга ташламалы бәядән язылып калырга онытмагыз.

Бергә булыйк!
Язылырга

Сорауларыгыз булса
8 (843) 222-09-77 номеры буенча редакциягә шалтыратыгыз.
Татар милли элементларыннан файдаланып эшләнгән күлмәк үрнәкләре.

«Азат хатын» журналы. 1958 ел.

#Сөембикәжурналыархивыннан
Әтисенә охшаган кыз бәхетле була, диләр.
😍
17.04.202511:25
Карагыз әле нинди шәп коллаборация!

Николай Николаевич Дроздов Казан марафоны дөньясына алып керә😍👍
15.04.202510:31
Дубайда Сабантуй узды. Ул дүрт мең ярымнан артык кешене җыйды.
Арчага кыш кире кайткан бүген. Иртәдән үк буранлый, диләр.
10.04.202514:03
Безнең редакциянең матур яңалыгы бар! Журналист, баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова гаиләләрендәге зур сөенеч белән уртаклашты.

11 нче сыйныфта укучы кызлары Азалиягә Мәскәүдән шатлыклы хәбәр килгән. Азалия Шакирова нәфис гимнастика буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры хәзер! Кот-лый-быз!!!
Руслан Кираметдинов сөйгәне белән төшкән фотосын урнаштырган.

Нинди матур пар!😍
Көнне матурлый торган вак нәрсәләр бар... Тик, туктап, күрә белергә генә кирәк… Мәсәлән, язгы бөреләр арасында тирбәлгән кечкенә генә курчакны...
Бүген Халыкара каһвә көне!
Мөнәсәбәтләрдә салкынлык башланса...

Психолог Зиләрә Бережных киңәшләре

1. Үзара ераклашу – табигый күренеш. Сез һәм сезнең теләкләр, мәхәббәт телегез, карашларыгыз үзгәрә.

2. Вакыт үтү белән хисләрне белдерү ысулы үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, элек җылы сүзләр сезне сөендерсә, хәзер игътибар, бүләкләр һәм бергә вакыт үткәрү мөһимрәк.

3. Кайвакыт партнерлар бала һәм ата-ана роленә керә. Ә бу ара салкынаюга китерә.

4. Партнерыгыз өметегезне акламый икән, бу канәгатьсезлеккә китерә. Ләкин нәкъ шушы мизгел бер-берегезне битлекләрсез күрергә мөмкинлек бирә.

5. Үпкәләмәгез. Сөйләшмичә йөрисез икән, ике арада салкынлык тагын да көчәячәк.

6. Ихлас, ачыктан-ачык, тыныч кына сөйләшегез. Үз хисләрегезне күрсәтергә курыкмагыз.

7. Үзегезгә «нәрсә телим?», «нәрсә үзгәрде?» дигән сораулар бирегез.

8. Яңа чор башлануын кабул итегез. Бу үзгәреш мөнәсәбәтләрегезне үстереп җибәрергә дә мөмкин.
12.04.202510:10
Дөньякүләм танылган модель Ирина Шейк (Шәйхлисламова)ның дәү әнисе – Бик-Карамалы авылында туган.

Матбугатта еш кына Сибай шәһәре күрсәтелсә дә, Галия Шәйхлисламова чыгышы белән нәкъ менә шушы авылдан. Анда бүген дә туганнары яши.

Галия Гайнислам кызы Шәйхлисламова 1924 елда туа. 19 яшендә үз теләге белән фронтка китә, аэрофототөшерү хезмәтендә сержант булып хезмәт итә, Җиңүне Австриядә каршылый. Сугыштан соң Сибайда машинистка булып эшли.

Интервьюларында Ирина дәү әнисен зур горурлык белән искә ала. Әтисез калганнан соң, нәкъ дәү әниләре Иринаны һәм аның апасын тәрбияләргә булыша.

«Син безнең хәтердә һәрвакыт шат күңелле, шәфкатьле һәм көчле хатын-кыз булып каласың. Синең белән горурланабыз!» - дип язган иде Ирина 2016 елда дәү әнисе белән төшкән фотосы астында.

Галия Шәйхлисламова 2013 елда 90 нчы яшендә Сибайда вафат була. Ирина ул чакта бар эшен ташлап, дәү әнисенең соңгы көннәрен бергә уздыру өчен аның янына больницага ашыга. Бүген Ирина АКШта яши.
«Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз махсус хәрби операция зонасында – Донецкидагы егетләребез янында. Ул гуманитар ярдәм илтүчеләр белән бергә киткән.
दिखाया गया 1 - 24 का 63
अधिक कार्यक्षमता अनलॉक करने के लिए लॉगिन करें।