Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
СӘЛӘТ avatar

СӘЛӘТ

Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜
#сэлэт #selet #сәләт
TGlist rating
0
0
TypePublic
Verification
Not verified
Trust
Not trusted
LocationРосія
LanguageOther
Channel creation dateFeb 17, 2025
Added to TGlist
Feb 17, 2025
Linked chat

Records

21.02.202517:33
6.7KSubscribers
16.02.202517:12
100Citation index
11.02.202511:22
1.3KAverage views per post
12.05.202513:32
0Average views per ad post
19.02.202523:59
7.16%ER
11.02.202511:22
20.00%ERR
Subscribers
Citation index
Avg views per post
Avg views per ad post
ER
ERR
MAR '25APR '25MAY '25

Popular posts СӘЛӘТ

10.05.202507:20
Элемтәдә Алчарлар! 😍

Бездән – кызыклы контент, шаян видеолар, Сәләт дөньясы белән танышу, ә сездән – ❤️‍🔥 һәм комментарийлар!

Актив, сәләтле балалар белән бер дулкында бул 😉
01.05.202511:05
М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Х Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе фән белән кызыксынучы сәләтле укучыларны үстерә! 😍

30 апрель көнне Сәләт йортында сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләр тәкъдим ителде, катнашучылар өчен файдалы очрашулар уздырылды, хөрмәтле эксперт советы хисаплары нигезендә нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм лауреатлар бүләкләнде! 🌟

Биредә иҗади рух, зиһен көче һәм галимлек рухы хөкем сөрде! Фәнни киләчәгебез ышанычлы кулларда! 👨🏻‍🎓
14.04.202510:40
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә кунакта! 💫

Узган атнаны «Азнакай» һәм «Тел» аланнары әйдаманнары «Алмагач» мәктәбе укучылары белән очрашты һәм аларны аланнарының юнәлешләре белән таныштырды 🤗

Балалар видеомонтаж, стоп-моушн, стикерлар ясау һәм кызыклы видео төшерү буенча остаханәләрдә катнашты, төрле телләр һәм илләр мәдәнияте белән кызыклы уеннар аша танышты! Чаралар үтә күңелле узды 🌟
07.05.202515:20
Малайзиядә узачак Халыкара «Друзья» яшьләр лагерендә катнаш! 🌏

31 октябрь - 8 ноябрь көннәрендә Куала-Лумпур шәһәрендә Россия һәм Малайзиянең 200 яшь вәкиле җыелачак. Катнашучыларны бай программа көтә! 😍

20 майга кадәр гариза бирү һәм тулырак мәгълүмат алу өчен сылтама: youth-camp.ru 🙌

Лагерьне ТР Хөкүмәте һәм ТР «Алдынгылар Хәрәкәте» ярдәме белән Яшьләр дипломатиясе академиясе оештыра! 💫
07.05.202508:20
Сәләт белән очрашу! 💫

«Адымнар – Түбән Кама» полилингваль мәктәбендә «Олимп» һәм «Осталар бистәсе» аланнары «Сәләтле җәй» очрашуын оештырды! 🙌

Алар укучыларга Сәләт аланнарын тәкъдим итте, ял итү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм җәен Сәләттә ял итәргә чакырды! Синең дә бу мөмкинлеген бар: аның өчен бары тик portfolio-selet.biz сайтында гариза җибәрү кирәк! 🤗
05.05.202514:35
Сәләтнең төп көче – сәләтле балалар! 💜

Шушы күпьеллык үсеш тарихында Сәләт ничәмә-ничә талантлы яшьләр буынын үстереп килә, ә шушы буыннар Сәләтне үстерә! 💫

Сәләтне үстерүче яшь буын вәкилләре, сәләтле киләчәк - Алчарлар! 🙌
26.04.202511:38
06.05.202514:45
Сәләт белән очрашу! 💫

Кичә «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин һәм «Мирас» аланы командасы «Адымнар – Алабуга» полилингваль мәктәбе укучыларына «Сәләтле җәй» турында сөйләде һәм бик күңелле очрашу оештырды! 🙌

Моннан тыш, алар укучыларны portfolio-selet.biz сайты белән дә таныштырды! Нәкъ шушы сайт аша син «Мирас» аланына һәм башка аланнарга да гариза җибәрә аласың 😉
08.05.202513:10
«Мирас» аланы иҗат аша милләтебезнең, мәдәниятебезнең дәвамчыларын үстерә 😍

❤️Юнәлеш: татар теле, мәдәнияте һәм тарихы
❤️Үткәрелү вакыты: 5 - 22 июнь
❤️Үткәрелү урыны: «Фәнсар» ФМҮ (Алексеевск районы, Биләр авылы)
❤️Катнашучылар: 8 - 15 яшь

Күңелле ял, рухи азык, иҗади илһам биредә сине көтә - portfolio-selet.ru! Гаризаңны җибәр һәм җәеңне онытылмаслык ит! 🔥
06.05.202506:35
«Мирах» интеллектуаль клубы һәммәбез көтеп алган финал уенында катнашырга чакыра! 😍

💙18 май, 14:00
💙Сәләт йорты
💙теркәлү өчен сылтама

Командаңны теркә, катнаш һәм җиңү яула! 🏆
06.05.202510:35
Әдәбиятка гашыйк сәләтле яшь язучыларны ел саен барлап үстерүче, берләштерүче проектыбыз бүләк иткән якты хатирәләрне бергәләшеп искә алыйк әле 🥰

Флүс Латыйфи исемендәге XIV республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсында катнашучылар, комментарийларда хис-кичерешләрегез белән бүлешә аласыз 💜
27.04.202515:00
Иң акыллы һәм тапкырлар «Акбүре» аланы һәм «Мирах» клубының интеллектуаль уенында зиһен, мантыйк һәм эрудиция дөньясына сәяхәт итте 🙌

Командалар катлаулы сорауларга җаваплар табып, кызыклы бәхәсләрдә катнашты һәм үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның зиһен көче һәм бердәмлеге бик сокландырды! 🌟

Аланнарыбыз белән якынрак таныш һәм күңелеңә хуш килгәнен сайлап, portfolio-selet.ru сайтында гаризаңны җибәр! 💜
28.04.202515:04
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә кунакта! 💫

«Алмагач» мәктәбе укучылары белән «Кама» һәм «Рухият» аланнары мавыктыргыч очрашулар оештырды! Алар балалар белән кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясады һәм хәтта бергәләп чын күңелдән биеде ☺️

Сәләт аланнарына кушылу өчен бары тик
portfolio-selet.ru сайтында гариза җибәрү кирәк, ә аланнар белән тагын да якынрак монда таныша аласыз! 💜
10.05.202514:05
«Шаян» аланы телевидение дөньясына сәяхәт кылырга һәм аның бар серләренә төшенергә теләүче сәләтле балаларны чакыра! 😍

💛Юнәлеш: телевидение
❤️Үткәрелү вакыты: 25 - 31 май
💙Үткәрелү урыны: «Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы)
💚Катнашучылар: 10 - 18 яшь

Җәеңне иң текә сменадан башлап җибәр! 💫
30.04.202511:03
Log in to unlock more functionality.