Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Казан Мэриясе avatar
Казан Мэриясе
Казан Мэриясе avatar
Казан Мэриясе
Җиңү көне уңаеннан Казанның һәр районында бәйрәм чаралары узачак.

🟠 Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы
7 май, 17:00 – «Крылья Советов» паркында халык күңел ачулары.

🟠 Вахитов һәм Идел буе районы
7 май, 15:00 – Тынычлык бистәсе һәм Ветераннар мәдәният йортында «Җиңү көне» бәйрәм концертына килергә мөмкин.

8 май, 8:00 – «Ветеран йорты каршында парад» Ветераннар йортында узачак. 42 нче мәктәп территориясендә Россия Герое Дамир Гыйлемхановның бюстын ачачаклар.

🟠 Киров һәм Мәскәү районы
7 май – метро станцияләрендә вокаль флешмоб. Акция «Кәҗә бистәсе»нән 17:00 сәгатьтә старт алачак.

8 май, 11:00 – Петров паркында бәйрәм программасы.

🟠 Совет районы
• 6 май, 17:00 – Кирпичников ур. 10 адресында «Безнең ишегалды ветераннары» бәйрәм программасы, Горки-Әмәт урманында «Бөек Җиңү варислары» концерты узачак.

8 май, 10:00-14:00 – 5 нче трамвай интерактив спектакль элементлары белән экскурсион маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Бәйрәм рухын бергәләп күтәрик!👏👏
31.03.202508:50
Иң шаян һәм шук атнаны күңелле итеп уздырырга кирәк🤣

🔹 31 МАРТ (дүшәмбе)
17:00 – Скрипкалы музыка концерты. Казан дәүләт консерваториясе. Билетлар: +7(917) 857-48-13

🔹 1 АПРЕЛЬ (сишәмбе)
16:00-19:00 – Kazan Mall сәүдә үзәгендә Көлке көне. Керү бушлай.
16:00 – «Апуш» студиясеннән «Әкият китабы» спектакле. «Московский» мәдәният үзәге. Билетлар

🔹 2 АПРЕЛЬ (чәршәмбе)
18:30 – Алай түгел, болай ул. К.Тинчурин театры. Билетлар

🔹 3 АПРЕЛЬ (пәнҗешәмбе)
14:00 – Иллюстратор һәм рәссам Фәридә Хасьянова белән очрашу. Татар китабы йорты. Керү бушлай.
19:00 – Хуш, авылым. Хыял. Г.Камал театры. Билетлар

🔹 4 АПРЕЛЬ (җомга)
18:30 – Җырлап яшик. Г.Кариев театры. Билетлар

🔹 5 АПРЕЛЬ (шимбә)
09:00-18:00 – Дәүләт музейларына керү бушлай.
17:00 – Казан университетының Татар халык хоры концерты. С.Сәйдәшев музее. Керү ирекле.

🔹 6 АПРЕЛЬ (якшәмбе)
15:00 – экологик ремонт турында лекция. «Урам» экстрим паркы янында урнашкан түгәрәк бина. Теркәлү
Бүген Казан шәһәре думасының XXXVII сессиясендә 2025 елның «Древо жизни» – «Байтирәк» проектының темалары игълан ителде👏

✔️ Уку семинары (май): «Идел буе халыкларының Рекрут йолалары: сәхнә эшкәртү мәсьәләләре» темасына иҗат коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен очрашу.

✔️ Рекрут йолалары һәм традицияләре (июль): ишегаллары, мастер-класслары булган мәйданчык, фотокүргәзмә һәм концерт.

✔️ Йолаларда туган йорт (август): гаилә йолалары һәм армиягә озату белән бәйле традицияләрне торгызу.

«Древо жизни» – «Байтирәк» проекты шәһәр халкы белән бик җылы кабул ителде. Ул Казан Мэриясе ярдәме белән чынга ашырыла.
«Апуш» тамашалары эстафетасын күрми калма!😻

📌26 март, 16:00 – «Көндәлек» биографик драма
«Сәйдәш» мәдәният үзәге
БИЛЕТЛАР

📌31 март, 16:00 – «Авыл эте Акбай» мюзиклы
«Чулпан» мәдәният үзәге
БИЛЕТЛАР

📌1 апрель, 16:00 – «Әкият китабы» спектакле
«Московский» мәдәният үзәге
БИЛЕТЛАР

✅ Билетларны Пушкин картасы аша алырга була!
21.03.202507:27
Бөтендөнья шигърият көне котлы булсын!🖌

Шул уңайдан Кәрим Тинчурин һәм Габдулла Кариев театры артистлары башкаруында Хәсән Туфанның «Казан кичләре» шигырен тәкъдим итәбез.

Укыйлар: Алсу Шакирова, Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар, Булат Гатауллин, Инсаф Хәләүтдинов

Сездән реакцияләр көтеп калабыз❤️
15.03.202509:00
🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победители:
1. Азалия (@azazellozaz)
2. Albina (@nursilu)

✔️Проверить результаты
Милли музейга 130 яшь!🥳

Ничек музей туган көнен билгеләп үтәр? Әлбәттә, бүләкләр тапшырып! Бәйрәм уңаеннан, 5 апрель көнне Милли музейга һәм аның барлык филиалларына керү бушлай булачак👌

Шулай ук 5 апрельгә хәтле 10:00 нан 17:00 кадәр һәр теләк белдерүче ТРның Милли музей фондына тарихи әйбер яки гаилә экспонатын тапшырып, аның фондын баета ала.

✅ 3 апрель, 14:00-20:0
СМЕНА (Борһан Шәһиди ур., 7)

✅ 4 апрель, 10:00-17:00
Боратынский музее

✅ 3 апрель
Татар китабы йорты (балалар әдәбияты тарихы белән бәйле әйберләрне кабул итә)

📞 Барлык сораулар буенча +7(843)590-00-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
30.03.202504:22
Ураза Гаете мөбарәк булсын🌙

Барлык мөселманнарны Казан мэры Илсур Метшин котлады:

«Якын кешеңә мәхәббәт, үзара хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек мөселманнарны берләштерә һәм бу сыйфатлар мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләр нигезендә ята.

Һәрберебез керткән өлеш нәтиҗәсендә Казан бүген мөселман дөньясы белән хезмәттәшлектә, ул конфессияара һәм милләтара татулык үрнәге булып тора. Узган халыкара вакыйгалар моны күп тапкыр исбатлады.

Бу шатлыклы көндә сезгә ихлас күңелдән игелек һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә сезнең догаларыгызны ишетсен, рәхим-шәфкатегезгә салсын, йортыгызга тынычлык алып килсен. Бәхет һәм нык сәламәтлек! Ураза Гаете мөбарәк булсын!»


Аллаһы Тәгалә күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен! Бәйрәм белән!🙏
25.03.202516:13
Бүген почта маркалары көне!📨

Татарлар һәм Казан шәһәре белән бәйле маркаларны тупладык. Аларда татар тематикасы күп еллар буе сакланган. Моны без маркалар мисалында күрә алабыз.

Ә сез бала чакта почта маркаларын җыйдыгызмы ул?👍
Мартның һәм Рамазан аеның соңгы көннәрендә безне нинди чаралар көтә?

🔹 24 МАРТ (дүшәмбе)
18:30 – «Вена вальсы: Штраустан Чайковскийга» лекциясе. ТРның Милли китапханәсе. Теркәлү

🔹 25 МАРТ (сишәмбе)
19:00-20:00 - Марк Шагал иҗаты күргәзмәсе ачылышы. Заманча сәнгать галереясы. Керү бушлай.

🔹 26 МАРТ (чәршәмбе)
16:00 - «Апуш» студиясеннән «Көндәлек» биографик драма. «Сәйдәш» мәдәният йорты. Билетлар
18:30 – «Рус композиторлары ядкаре» вокал киче. Зур Кызыл ур., 38. Орган бүлмәсе. Теркәлү: +7 (917) 857-48-13.

🔹 27 МАРТ (пәнҗешәмбе)
18:30 - Ай, былбылым. К.Тинчурин театры. Билетлар

🔹 28 МАРТ (җомга)
12:00 – «Максим Горький эзләре буйлап» шәһәр буенча экскурсия. Очрашу урыны - А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее каршы. Керү бушлай.
17:30 – Казан борынгылыгын яратучылар клубы утырышы. Е.А. Боратынский музее (Горький ур., 25/28). Керү бушлай.

🔹 29 МАРТ (шимбә)
13:30 – «Черек күл» паркында инглиз телендә квиз. Теркәлү

🔹 30 МАРТ (якшәмбе)
13:00 – Ураза бәйрәме. Татарстан ур.,1. Керү бушлай.
19.03.202515:06
15.03.202507:10
Йорт хайваннары нинди тавышлар чыгара?🐶🐱

«Әминә» проекты белән аларны ишетербез. Вместе с Әминой выучим названия домашних животных на татарском языке.

Роликны монда карарга була👀

🐮 Слова, которые могут быть полезны:

этсобака
песи кошка
атлошадь
сыеркорова
сарык овца (баран)
кәҗәкоза

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
02.04.202514:22
Халыкара Балалар китабы көне уңаеннан БӘЙГЕ!🎁

Нәни дусларыбызга Гөлнур Фәхруллинаның «Сәлам, микроб!» китабын уйнатырга булдык. Китапка өстәмә наклейкалар да булачак🥳

Катнашыр өчен, нибары:
1️⃣ Безнең каналга язылырга
2️⃣ «Катнашам» төймәсенә басарга кирәк

Нәтиҗәләрне 12 апрель көнне игълан итәрбез!

👶🏻 P.S. Бу бәйрәм 1967 елда атаклы балалар язучысы Һанс Кристиан Андерсен туган көндә билгеләп үтелә башлый. Быел Андерсенның 220-еллыгы да дөнья күләмендә бәйрәм ителә.
Трендлардан калышмыйбыз һәм «Хомай» атмосферасына кушылабыз😎

#татартавышлары ның чираттагы чыгарылышы безне борынгы төрки халыклар янына алып килер. Аларның «Юрта»да сакланучы хәрби кораллары белән танышыйк.

Алар нинди тавышлар чыгарыр?
25.03.202516:13
23.03.202506:23
Йорт кошлары белән дус булыйк🦆

«Әминә» проекты белән шуңа өйрәнербез. Вместе с Әминой выучим названия домашних птиц на татарском языке.

Роликны монда карарга була👀

🐥 Слова, которые могут быть полезны:

күркәиндюк, индейка
әтәч петух
тавыккурица
чебицыплёнок
казгусь
үрдәкутка

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
Чәршәмбе кичләрен яхшы китап укып уздырырга киңәш итәбез👌

Яисә... тыңлап. Сезгә Әмирхан Еникиның «Ана һәм кыз» хикәясен тәкъдим итәбез. Укый –Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

Аудиоязма өчен @tatarkitap каналына рәхмәт белдерәбез!
14.03.202515:32
Җомга кичендә бераз белемнәрне яңартып, татар теленең орфографиясен искә төшерик. «А» хәрефенә нинди сүзләр бар икән?

Татар телендә камил сөйләшик һәм языйк!🖌
Дуслар, 19 апрельгә нинди планнар? Бер тәкъдим бар!👇

Әйдәгез, өмәгә җыелыйк! Быел яз бик иртә килде, шәһәрне инде күптән тәртипкә китерәләр (урамнарны тузаннан чистарталар, паркларны һәм скверларны яңарталар). 1 апрельдән Казанда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык җыештыру эшләре старт алачак. Гомумшәһәр өмәсе аның мөһим өлеше булачак💪

«Кеше бала чагыннан ук шәһәр өмәләрендә катнашса, ул киләчәктә дә аңа саклык белән караячак һәм беркайчан да урамга чүп ташламаячак. Чиста күлмәктән йөрү безнең үзебезгә дә рәхәт бит. Әйдәгез, бөтен дөнья белән өмәгә чыгыйк һәм яраткан шәһәребезне яхшылап чистартыйк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.


Махсус инвентарь, чүп капчыкларын һ.б. ничек алырга икәнен район администрациясендә, идарәче компанияләрендә һәм Тышкы төзекләндерү комитетында белергә мөмкин👌
26.03.202513:46
«Көндәлек»тә ниләр бар?📔

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Пьесаның авторы – язучы Гөлүсә Батталова.

Бөек Ватан сугышы чоры балаларының көндәлегенә күз саласыгыз киләме? Нинди булган ул чор балалары? Алар ниләр кичергән? Ерак вакыйгаларның кайтавазы «Көндәлек»тә😔

💬 Искәртеп узыйк, әлеге пьеса Казан Мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде.
Бер җөмләлек «кояш»лы яңалыклар🌞

✨Бүген Казанда 10 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем көтелми.

✨Казан зооботаника бакчасының тарихи өлешендә Россиянең Кызыл китабына кергән умырзаялар чәчәк аткан.

✨Серов урамындагы бульвар, Чайковое күлләре һәм Миславский урамындагы скверлар быел «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндереләчәк.

✨Казансу яр буенда эшкәртелгән иске шиннардан йөгерү сукмагы барлыкка киләчәк.

Кәефегез күтәрелдеме? Уңышлы көннәр сезгә!
21.03.202512:06
Илсур Метшин «Игелекле Казан» Халыкара форумын уздыру турында игълан итте🙏

Ул җәен узачак һәм коммерциягә карамаган оешмаларны, хәйрия фондларын, дәүләт структураларын, волонтерлык берләшмәләрен һәм Россия шәһәрләреннән, шулай ук Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән социаль юнәлешле бизнес вәкилләрен берләштерәчәк.

Ике көн дәвамында катнашучылар хәйриячелектә заманча трендлар, грант ярдәме, тернәкләндерү программалары, фандрайзинг һәм коммерциягә карамаган оешмалар эшенең юридик нечкәлекләре турында фикер алышачак👥

«Быел «Игелекле Казан» проектына 10 яшь тула. Бу вакыт эчендә безнең бу өлкәдә экспертлар белән уртаклашырга әзер булган бай тәҗрибәбез тупланды, һәм, шулай ук, без хәйрия хәрәкәтенең башка катнашучыларыннан кызыклы тәҗрибәләр алып, үзебез өчен яңа мөмкинлекләр билгеләргә телибез», – дип билгеләде Илсур Метшин.


Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, шулай бит? Яхшы гамәлләр белән берләшик🕊
Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында III Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале ачылачак🎵

Программада быелгы юбилярлар, атаклы композиторлар әсәрләре көтелә.

Кичәдә «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэма, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Хуҗа Насретдин» спектакльләреннән өзекләр, шулай ук Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» һәм «Чын мәхәббәт» дигән постановкалары яңгыраячак.

Вакыты: 20 март, 18:30 сәгатьтә башлана
📌Урыны: Ирек мәйданы, 3 йорт
14.03.202511:23
Үз телем – заявкалар кабул итү башланды!🥳

Татар телен үстерүгә нигезләнгән «Үз телем» проектлар бәйгесе 14 яшьтән алып 35 яшькә хәтле катнашучыларны көтеп кала. Иң яхшы тәкъдимнәр финалга узачак һәм кыйммәтле бүләккә ия булачак.

📍 Катнашу өчен заявканы (ФИО, туу датасы, адрес, телефон, эш урыны, проектны тасвирлау, проектны чынга ашырыр өчен якынча сумма (смета) тутырырга кирәк. Кабул итү 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына алып барыла. Бәйге турындагы нигезләмә биредә урнаштырылган.

Финалистларны киләсе этапка — уйланылган проектларны тәкъдим итәргә чакырачаклар.

Сездән кызыклы проектлар көтеп калабыз!👌
Shown 1 - 24 of 34
Log in to unlock more functionality.