Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
TATFORUM avatar

TATFORUM

Татар яшьләре яңалыклары
Рэйтынг TGlist
0
0
ТыпПублічны
Вертыфікацыя
Не вертыфікаваны
Надзейнасць
Не надзейны
РазмяшчэннеРосія
МоваІншая
Дата стварэння каналаApr 11, 2016
Дадана ў TGlist
Nov 14, 2024
Прыкрепленая група

Статыстыка Тэлеграм-канала TATFORUM

Падпісчыкаў

2 112

24 гадз.
20
1%Тыдзень
291
16%Месяц
589
38.7%

Індэкс цытавання

0

Згадкі3Рэпостаў на каналах0Згадкі на каналах3

Сярэдняе ахоп 1 паста

257

12 гадз.2570%24 гадз.2570%48 гадз.2550%

Узаемадзеянне (ER)

17.12%

Рэпостаў3Каментары0Рэакцыі41

Узаемадзеянне па ахопу (ERR)

12.28%

24 гадз.0%Тыдзень
2.12%
Месяц
6.35%

Ахоп 1 рэкламнага паста

1 570

1 гадз.503.18%1 – 4 гадз.845.35%4 - 24 гадз.18011.46%
Падключыце нашага бота да канала і даведайцеся пол аўдыторыі гэтага канала.
Усяго пастоў за 24 гадзіны
14
Дынаміка
12

Рэкорды

26.04.202523:59
2.1KПадпісчыкаў
24.04.202523:59
300Індэкс цытавання
26.04.202523:59
1.6KАхоп 1 паста
10.04.202514:49
1.6KАхоп рэкламнага паста
15.03.202523:59
23.62%ER
10.04.202514:49
99.49%ERR

Развіццё

Падпісчыкаў
Індэкс цытавання
Ахоп 1 паста
Ахоп рэкламнага паста
ER
ERR
DEC '24JAN '25FEB '25MAR '25APR '25

Папулярныя публікацыі TATFORUM

Пераслаў з:
О, Райнур яза avatar
О, Райнур яза
30.03.202518:52
Ну что, җәмәгать, если кто ещё не в курсе — всего 4 дня назад OpenAI выкатили обновление ChatGPT-4o с новыми возможностями генерации изображений. Хәзер ниләр эшләргә мөмкин икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз!

Вот, например, я сгенерировал, как бы выглядели наши мероприятия Татфорума, если бы на них ходил Хаяо Миядзаки и потом рисовал по ним мангу для аниме 😄
20.04.202517:19
Төрле буыннарның татар теленә карашлары нинди? Бүген иң кечкенәләрдән башлыйк

«Мин татарча сөйләшәм!»гә кил.
26 апрель 15:00 сәгатьтә Г. Камал театрының яңа бинасы янында очрашабыз 🤩

#минтатарчасөйләшәм2025
«Мин татарча сөйләшәм!»гә 20 ел!

Бу еллар дәвамында татар теленә мәхәббәт уяттык, шәһәр урамнарын татарча яңгыраттык.

Быел — юбилей! 20нче тапкыр! Күбрәк чаралар. Күбрәк татарча.

Без татарча сөйләшәбез. Ә син?
#минтатарчасөйләшәм2025
23 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында квиз узды!

Җиңүчеләр:
1 урын – "Барабыз" такымы
2 урын – "Сабын и Ко" такымы
3 урын – "Яз гүзәлләре" такымы
Ә сез нинди җырлар тыңлыйсыз? 🥰

Безнең яраткан җырлар:
Кем безне уята? – qaynar
Torle heller – Gauga
Кил яныма – lunami
Йолдыз юлы – Радик Мусин
Былбылым – Дышать
Татар кызы – ОММАЖ, Ilgiz
Ә Син кем?

#минтатарчасөйләшәм2025
🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤

26 апрель көнне Камал театрының яңа бинасында (Һади Такташ ур., 74) 10:00 башлап, 20:00 кадәр
ПЕЧӘН БАЗАРЫ милли дизайн-маркеты эшлиячәк
⚱️👒😴🏡👢💅☕️🟰🧰

Дусларыгызга, туганнарыгызга, якыннарыгызга җибәрегез, белми калмасыннар! 💐

❤️БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ❤️

@tatardesign_official
Композитор Миләүшә Хәйруллина Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак «С красной строки» дип исемләнгән авторлык кичәсенә чакыра!

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов, Эльза Исламова, шулай ук халыкара конкурслар лауреатлары Любовь Добрынина, Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин һәм Айдар Абдрахимов катнашачак.

Концерт программасы:
– «Шагыйрь» — татар шагыйрьләре шигырьләренә хор һәм оркестр өчен поэма;
– «Кави-Сәрвәр» — операдан фрагментлар;
– «Материнское поле» — Чыңгыз Айтматовның әсәре буенча куелган спектакль өчен музыкадан сюита;
– «Доктор Живаго» — Борис Пастернакның романы буенча хор һәм оркестр өчен роман-поэма.

🏷БИЛЕТЛАР
🗓5 апрель
🕰
17:00
📍С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы (Ирек мәйданы, 3)
31.03.202507:58
«Сәләт» яшьләр үзәге уникаль җәйге сменаларга чакыра!

«Сәләтле җәй – 2025» профильле җәйге сменаларына гаризалар кабул итү башланды! Бу җәйне онытылмаслык итеп үткәрергә телисеңме? Сине шәп каникуллар, танылган шәхесләр белән очрашулар, яңа дуслар, мавыктыргыч чаралар, белем алу һәм күнекмәләр көтә!

Тизрәк шушы сайтта теркәлү уз! Сменалар турында тулырак монда белә аласың
Музыкаль бәйгенең тавыш бирү этабына узган катнашучыларны каршы алыгыз!😍🎶

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм!" сәхнәсендә чыгыш ясаячак!

📌Тавыш бирү безнең ВКонтакте төркемендә 13 апрель 23:59 кадәр дәвам итәчәк. Үзеңә ошаган башкаручыны сайла!

🎶ТАВЫШ БИРЕРГӘ🎶
05.04.202512:19
⚡️Единый День открытых дверей в Казанском федеральном!

Абитуриенты и их родители! Впервые в один день вы сможете посетить все институты и факультет КФУ – заглянуть в аудитории и научные лаборатории, встретиться со студентами, задать вопросы директорам и даже пообщаться с будущими топовыми работодателями.

Отличная возможность уже сегодня погрузиться в мир науки, познакомиться со всеми возможностями, выбрать сферу и уже сегодня построить свою карьерную траекторию 😎

Мы построили расписание так, чтобы вы могли получить максимум информации и положительных эмоций. Рассказываем подробнее 👇

🔹Экскурсии по институтам Казанского университета
Вы сможете пройтись по кампусу, заглянуть в лаборатории, где совершались выдающиеся открытия, оценить современное оснащение и примерить на себя роль студента.

🔹«Студенческая болталка»
Здесь можно будет неформально пообщаться с самыми яркими студентами вуза – активистами, победителями олимпиад, стартаперами и просто классными ребятами.

🔹Открытый диалог с директором
Готовьте свои вопросы, чтобы задать их непосредственно директору института/декану факультета, который рассматриваете для поступления.

🔹Научно-популярные лекции
Отличная возможность почувствовать себя студентом и посмотреть на преподавателей Казанского федерального «в деле».

И многое другое!

📆12 апреля, 10:00 – 15:00
📍Казанский федеральный университет

👉Подробное расписание и обязательная регистрация по ссылке.

❗️Программа дорабатывается. Пожалуйста, отслеживайте изменения.

#поступайвФедеральный
07.04.202510:18
🎧 ФАТИРНИК vs. ФАТИРЛЫК

Гитара, җыр, чәй, шигырь, дуслар һәм микрофон – боларның барысы да бер урында. Мондый чара сиңа кызыклымы? Бездә аның исеме дә бар — ФАТИРНИК.

фатирНИК? ФАТИР-НИК?! Хммм...

Татар телендә яңа сүзләр кайдан килеп чыга дисезме? Кайчак – китаплардан, кайчак – галимнәрдән, ә кайчак – гитара чиртеп утырган егеттән. Бүген сүзебез шундыйларның берсе турында.

🛋 Фатирник – ул татарча квартирник.
Фатирник дигәндә, гадәттә кечкенә генә фатирда, дуслар белән җырлашып утыру, үзенә күрә бер иҗади кичә күз алдына килә.

📖 Ә хәзер аз гына этимология:
• фатир – «квартира» сүзенең татарча варианты;
• -ник – рус телендә исем сүз төркемен ясаучы кушымча.
Мәсәлән, квартирник, тусовщик, дневник...

Шулай итеп: фатир + -ник = ФАТИРНИК
Татар мохитенә җайлашкан, җиңел, колакка ятышлы, заманча сүз.

🤯 ә фатирЛЫК?

📚 Кайберәүләр бу чараны «фатирлык» дип тә атый. Татарча -лык кушымчасы безгә таныш, ул да исем сүз төркемен ясый: дуслык, татарлык, чынбарлык. ФатирЛЫК – шулай ук татарча, ләкин бу сүзгә азрак романтика гына җитми кебек...

Кайчандыр бу сүз юк иде. Бүген бар. Ә бәлки иртәгә бу сүзне «Татар сүзлеге»нә дә кертерләр?

🎶 Ә син кайсы яклы: фатирНИКмы, фатирЛЫКмы?
МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ АКЦИЯСЕНЕҢ МУЗЫКАЛЬ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМ!🎶🎉

Бәйгенең шартларында без иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм!" сәхнәсендә чыгыш ясаячак дип язган идек. Быелгы катнашучыларның иҗаты гаҗәеп көчле, һәрберсе үзенчәлекле, бер генә кешене сайлап алу безнең өчен бик авыр булды — һәркем җиңүгә лаек! Шуңа күрә без сәхнәгә тагын берничә музыкантны чыгару турында карар кылдык.

Һәм менә алар — сәхнәбезнең йолдызлары:
Илнар Сибгатуллин (AIGYR)
Ләйлә Хафизова
Мәликә Юнысова
Гүзәл Сабирова

Алар барысы да «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак! 💫

🎁 Иң күп тавыш җыйган катнашучы Гүзәл Сабировага «Мин татарча сөйләшәм!»нән мерч һәм партнерлардан бүләк!

Барлык канташучыларга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Татарча иҗат итүдән туктамагыз!
Пераслаў з:
Театр Камала avatar
Театр Камала
📢Рәдиф Кашаповның "Татар җыры ханбикәләре" лекциясенә чакырабыз

27 апрель көнне 18.00 сәгатьтә яңа бинаның Кече залында «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррире урынбасары, Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашаповның "Татар җыры ханбикәләре" дигән лекциясе була.
Татар музыкасы - ул, бер яктан, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зиннур Нурмөхәммәтов, Гали Ильясовлар.
Икенче яктан ул - Зифа Басыйрова, Мөнирә Булатова, Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Флера Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Мәрьям Рахманкулова,
Гөлсем Сөләйманова, Римма Ибраһимова.
Аларның тормышларын өйрәник, тавышларын тыңлыйк, моң серләренә төшенергә тырышыйк.


➖➖➖➖➖➖➖➖➖

📢Приглашаем на лекцию Радифа Кашапова "Царицы татарской песни"

27 апреля в 18.00 в Камерном зале нового здания состоится лекция заместителя главного редактора интернет-газеты «Реальное время», креативного директора лейбла Yummy Music Радифа Кашапова "Царицы татарской песни".
Татарская музыка – это, с одной стороны, Рашид Вагапов, Ильхам Шакиров, Хайдар Бигичев, Зиннур Нурмухамметов, Гали Ильясов.
С другой стороны, это Зифа Басырова, Мунира Булатова, Сара Садыкова, Альфия Авзалова, Вафира Гиззатуллина, Флера Сулейманова, Фарида Кудашева, Марьям Рахманкулова, Гульсем Сулейманова, Римма Ибрагимова. Давайте изучим их жизнь, послушаем их голоса, попробуем понять секрет их "мон".

ЛЕКЦИЯ ПРОЙДЕТ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

🎫КУПИТЬ БИЛЕТ
«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем»

22 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үзенчәлекле шигъри кичә – «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» узачак. Тамаша Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырыла.

Ясалма фәһем шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләргә җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк. Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара алачак.

Катнашалар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.

Керү – бушлай, әмма теркәлү сорала: https://forms.yandex.ru/u/67fd4be6eb6146bd2baa1a39/
Увайдзіце, каб разблакаваць больш функцый.