Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Мир сегодня с "Юрий Подоляка"
Труха⚡️Україна
Труха⚡️Україна
Николаевский Ванёк
Николаевский Ванёк
НАИЛ НӘБИУЛЛИН avatar

НАИЛ НӘБИУЛЛИН

Татар милли хәрәкәте активисты, журналист, җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллинның сәхифәсе.
Телеграм канал активиста Татарского
национального движения, журналиста и общественного деятеля Наиля Набиуллина.
Рэйтынг TGlist
0
0
ТыпПублічны
Вертыфікацыя
Не вертыфікаваны
Надзейнасць
Не надзейны
Размяшчэнне
МоваІншая
Дата стварэння каналаСіч 13, 2025
Дадана ў TGlist
Січ 22, 2025

Рэкорды

23.04.202523:59
259Падпісчыкаў
16.04.202523:59
100Індэкс цытавання
22.04.202500:17
187Ахоп 1 паста
30.04.202523:59
51Ахоп рэкламнага паста
22.03.202506:09
36.36%ER
22.04.202500:17
72.76%ERR

Развіццё

Падпісчыкаў
Індэкс цытавання
Ахоп 1 паста
Ахоп рэкламнага паста
ER
ERR
ЛЮТ '25БЕР '25КВІТ '25

Папулярныя публікацыі НАИЛ НӘБИУЛЛИН

Төркиядә иң зур татар ифтары: романтика һәм чынбарлык

Татар милләтенә хезмәт итү – үзе бер романтика, диләр. Дөрес. Анталиядә, Төркиядә иң зур татар ифтары уздырумы? Җиңел эш түгел, ләкин күңелдә шундый татлы горурлык! 150 татарны иң затлы залга җый, саф милли мохит тудыр, 25 мең лира сарыф ит. (Сумнарда санар өчен 2.5кә тапкырла!)

Икенче көнне? Икенче көнне син учакта аш пешерәсең. Чөнки электр өчен түләргә акча калмаган. Тиздән кибеткә шәм алырга чыгачаксың.

Юк, зарланмыйм. Бары тик милләт өчен эшләүнең романтикасы шундый ул. Бер мизгелдә син милли лидер, син матур биналарда зур җыеннар үткәрәсең, милләтне бердәмлеккә чакырасың, сине яраталар һәм кул чабалар, икенче мизгелдә – син татарча «робинзон».

Ләкин беләсезме? Без бирешмибез. Милләтебез өчен эшләү – бу язмыш шаяруы гына түгел, бу безнең тормыш юлы. Һәм без аны дәвам итәчәкбез.

Бөек Тукай әйтмешли:
"Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар, —
Минемчә, монда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!"

🔥 Яшәсен милләт! 🔥
30.03.202508:00
Кадерле милләттәшләр!

Бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкын, төрки кардәшләребезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бу изге айда без Раббыбызга ихласлыгыбызны, сабырлыгыбызны күрсәттек, күңелләребезне пакьләдек. Ә хәзер, зур шатлык белән, Аллаһ рәхмәтенә ирешкән халәттә, Ураза бәйрәмен каршылыйбыз!

Рамазан ае безгә иман ныклыгын, ихласлыкны, ярдәмчелекне искәртте. Төркия Татарлары Җәмгыяте быел, Аллаһның рәхмәте белән, дүрт шәһәрдә зур ифтар мәҗлесләре оештырып, 500дән артык милләттәшебезне бер өстәл янына җыйды. Бу — безнең көчебезнең, бердәмлегебезнең күрсәткече! Ләкин бу – башлангыч кына! Татарлар кайда гына яшәсә дә, тупланыгыз, милләтне берләштерегез, татарларны җыегыз! Безнең көч – безнең бердәмлектә!

"Безне цемент кебек бергә баглый торган көчнең берсе милләтчеләребез булса, икенчесе – динебез! Үткәндә бабаларыбызга таулар, сулар каршы килә алмаганы кебек, безгә дә моннан шулай ук аеруча көч була алмаячак." – дип язган бөек Гаяз Исхакый. Бу сүзләр безгә бүген дә юл күрсәтә!

Тарих безгә бер нәрсәне ачык күрсәтә: без берләшкән чакта – бөек, таралган чакта – юкка чыгабыз! Шуңа күрә дөньяның һәр почмагында яшәүче татарлар, үз тирәгездә милләтәшләрне берләштерегез! Үзегезнең милли йөзегезне саклагыз, татар телен онытмагыз, милләтебезгә хезмәт итегез! Гаяз Исхакый болай дип язган: "Безнең халык берләшкән чакта зур мәмләкәтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә... Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны югалтачакбыз".

Без, татарлар, кайда гына яшәсәк тә, үзебезнең милли рухыбызны сакларга тиеш! Милләтебезнең киләчәге – безнең кулда! Татар яшьләре, татар гаиләләре, татар җәмгыятьләре – берләшегез! Гаяз Исхакый әйткәнчә, "Безнең төрек-татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер нигез әзерләү".

Шушы изге көннәрдә бер генә татар да үзен ялгыз хис итмәсен! Татар халкының гомер бәйгесендә, киләчәк буыннарга васыять итеп, берләшик, көчле буыйк, милләтебезне саклыйк! Татарлыкны онытмагыз, татарларны берләштерегез!

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,
Наил Нәбиуллин,
Журналист, Татар милли хәрәкәте активисты,
Төркия Татарлары Җәмгыяте рәисе
23.04.202516:50
"Зөләйха" — Гаяз Исхакый әсәре нигезендә төшерелгән тирән мәгънәле драма.

Бу гади генә мәхәббәт тарихы түгел. Бу — милләт, дин, вөҗдан, азатлык өчен көрәш.

Зөләйха — татар хатынының символы. Ул сынса да — сыгылмый, янса да — югалмый.

https://www.youtube.com/watch?v=FEHlB4q5UDI&t=857s

Дусларың белән бүлеш! Милләтебез тарихы — безнең кулда!

Татар халкының күңел көче, горурлыгы, хатын-кызның батырлыгы бу фильмда чагылыш таба.
Вакыт узган саен, бу фильм тагын да әһәмиятлерәк була бара.

Карадыңмы инде?
21.04.202512:31
Обвиняется татарский язык
За то, что посмел
Встать вровень с державным,
За то, что сумел сберечь себя,
За то, что «отца и матери язык»,
Эткэм-энкэмнен теле.
Одобряется татарский язык
В строго отведённых местах,
В строго отведённое время,
В строго регламентированных целях,
В строго отведенном объеме –
Кечкенэдэн анлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
Предлагается отказ от татарского языка,
Потому что не в тренде.
Потому что малое поглотится большим.
Потому что империя.
Потому что обречён.
Ярлыкагыл, дип,
үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
И туган тел…

Лилия Газизова
16.04.202509:41
Аның күз алдында сигез ел бербуйдан бертөсле булып, суык кына, соры гына, җансыз гына, сансыз гына татар тормышы төрлеләнә, хәрәкәтләнә башлаган. Анда-монда җанлылык галәмәте күренгән.

Таң вакытында анда карасаң, ыржайган тештән башка көлемсу йөзләр күренгәлиләр.

Көн уртасында зәмһәрир суыгы чыга торган шул җирдән кан җылысы гына килә башлаган…

Сигез еллык шагыйрьлек хәятында эчке җылысы белән генә тора алган, көннең-көнендә Алла биргән шагыйрьлек сәрмаясын кимереп кенә көнен кичерә алган Тукай пакь, тук, ак бер урынга утыртылган.

Менә шул Тукайның алдында өч еллык хәят . татар хәяты үткән… Үзенең тартышы, үзенең табигый үсүе, үзенең бер артка, бер алга чигүләре белән татар тормышының мәнзарәләре үткән…

Сигез ел фәүкылгадә авырлыкта кичергән вакытында, шагыйрьлегенең сабыйлык дәверендә татарның гамәл дәфтәренә шулкадәр зур милли байлыгын мирас калдырган Тукай ниләр язган булыр иде. Нинди әсәрләр белән, нинди шигырьләр белән татар әдәбиятын, татар шигырь дөньясын бизәкләгән булыр иде?

Кем белсен, бәлки, шул өч елда аның «Шүрәле»се унлап иптәш тапкан булыр иде.

Кем белсен, бәлки, безнең иске әкиятләремез, Тукайның шигырь чишмәсендә коенып, бизәнеп, аллы-гөлле булып, алдымызда чын кеше кебек килеп басар иде.

Кем белсен, бөтен шагыйрьлек дәверендәге Тукайның фаразы вөҗүдкә чыккан булыр иде дә, татарның үз «Евгений Онегин»ы1 мәйданга килгән булыр иде.

Кем белсен, бәлки, татарның тарихы, каһарман хатыны Сөембикәсе, хәзер энҗе кебек шигырьләр белән тезелеп, һәммәбезнең телендә йөрер иде.

Кем белсен, бәлки, белегвар Җәгъфәрнең2 төсе, эше, идеясе гәүдәләнеп, бөтен татар дөньясының алдына утыртылган булыр иде.

Кем белсен, Сакмар суы буйлары, Урал тауларының моңнары, бәлки, шагыйрьнең хыялында әллә никадәр милли поэмалар вөҗүдкә китерткән булыр иде.

Бүген боларның барысы да хыял. Фәкать Тукайны, шагыйрь Тукайны ачтан, суыктан үтергән дорфа татар тормышы гына – хакыйкать.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәрхүм Тукай. «Сүз» газетасының 1916 елгы 3 апрель (41 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды (Э.Ханнанова тарафыннан әзерләнеп, «Мәдәни җомга» газетасының 1996 елгы 23 май санында кабат бастырылды).

Мәкалә Габдулла Тукайның вафатына өч ел тулу көннәрендә язылган. Исхакый, шагыйрьнең вафаты көннәре җиткәч, һәр ел саен газетасында аның турындагы мәкалә һәм истәлекләргә урын бирә, үзе дә аңа багышланган язмаларын урнаштыра. «Мәрхүм Тукай» – шуларның өченчесе. Анда Тукайның мирасына һәрвакыттагыча югары бәя бирелә. Тукай исән булса, татар дөньясына әллә никадәр бөек әсәрләр бирер иде, дигән үкенеч белдерә. Язманың буеннан-буена ул Тукай үлеменә гаеплеләрне һәм гаепне эзли.

Гаяз Исхакый.

Чыганак: Гаяз Исхакый порталы - isxaki.com

#гаязисхакый #гаязисхакый150 #Тукай
Увайдзіце, каб разблакаваць больш функцый.