Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 апрель, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып тора. Бу иминлек мәсьәләләре белән бәйле диелә.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп администрациясе "Русия һәм Украинада хәрби җинаятьләр турында күзләү мәгълүматларын җыю" төркеме эшчәнлеген туктаткан.
🔸Украина делегациясе Лондондагы сөйләшүләрдә 30 көнгә атышларны туктатуны алга сөрәчәк, Доналд Трампның тынычлык урнаштыру планын карарга җыенмый.
🔸Русия дроннары төнлә Полтава, Одесса, Харьков һәм Киев өлкәләренә һөҗүм иткән. Одессада ике кеше яраланган, Полтавада - өч, дип яза "Эхо Новости".
🔸Украинаның Днепропетровски өлкәсендә Русия дроны һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган, 6 кеше яраланган. Бу хакта өлкә администрациясе башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.
🔸Стендап-кәмитчеләр Слава Комиссаренко һәм Дмитрий Романовның Русия ватандашлыгын алганнар һәм Русиягә керүне тыйганнар. Комиссаренко - Беларус ватандашы, Романов - Украина кешесе.
🔸Кыргызстанда Урыс йорты хезмәткәрен һәм тагын өч кешене Русия армиясенә кешеләр җәлеп итү эше нигезендә кулга алганнар. Бу хакта Азаттык Радиосы хәбәр итте.