26 февральдә 17:00 сәгатьтә, Сергей Есенин юбилее кысаларында, музейда аның шигъриятен оригиналда гына түгел, ә татар теленә тәрҗемәдә дә тыңларга һәм хозурланырга чакырабыз.
«Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» шигъри квартирнигында Сергей Есенин шигъриятен татар телендә Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина яңгыратачак.
Кичә поэзия, музыка һәм пластика белән үрелеп барачак (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Альбина Ногманова).
Кичә азагында тамашачыларга ачык микрофон тапшырыла – һәркем үз иҗаты һәм уйланулары белән бүлешә алачак.
26 февральдә 17:00 сәгатьтә барыгызны да музейда көтеп калабыз!
Керү ирекле.